поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
27.03.2019 Җәмгыять

Казанда яшәүче Кадерия Гәбделбәрова: «Өемдә трактор гүли»

Редакциябезгә Казаннан Кадерия Гәбделбәрова шалтыратты. «Безнең өйдә тавыш. Гөрләп эшләгән тракторны хәтерләтә. Кайчак, әллә соляркасы бетә шунда, туктап та ала, аннан тагын эшли башлый, юньләп йоклап та булмый, нишләргә дә белгән юк», – диде укучыбыз, уенын-чынын бергә кушып. Эшнең нидә икәнен ачыкларга теләп, Кадерия апаларга юл тоттык.

Укучыбыз беренче катта яши. Подъездга керүгә, чит-ят тавышларга колак сала башладым. Кайдадыр су челтерәгәне ишетелә, өске катларда музыка тавышы яңгырый. Кадерия апа фатирына кергәч тә, ул әйткән «трактор тавышы»н ишетмәдем әле мин. Әллә тынган чагы булды, алай дисәң, укучыбызның колагы бик сизгер, ул ишетә. «Черки тавышын да тоям мин, әнә бит гүләп тора, хәзер балаларым да кунакка килгәч, оныкларны монда яткырмыйлар, сабыйлар ул тавыштан куркып уяна», – ди Кадерия апа, йокы бүлмәсендәге диванга ишарәләп. Тавыштан котылу өчен, укучыбыз махсус колакчыннар да ясаган. Чүпрәк колакчыннары белән колакларын томалап куя да, яулыгын бәйләп йокларга ята. Тик сәгать төнге икеләрдә кабат уяна икән. Аннары аптырагач, «трактор тавышы»н басар өчен, телефонындагы музыкаларны тыңлый. Шулай йоклап китә. «Мин уянганчы, телефон җырлап тора, аз булса да ярдәм итә», – ди Кадерия апа.
 
Укучыбызга – 65 яшь. Тумышы белән Саба ягыннан. Хәзер лаеклы ялда, яшьлегендә кем булып кына эшләмәгән ул, «Камаз» да төзегән, трикотаж фабрикасында да хезмәт иткән, ташчы да, завод хезмәткәре дә, җыештыручы да булган. Ул чакларны бүген дә яхшы хәтерли. «Корсагы борынына җиткән авырлы хатын-кызлар да таш салалар иде, ул вакытта куркынычсызлык кагыйдәләренә әллә ни зур игътибар бирелмәгәндер инде, бер инвалид Сара апа бар иде, мәрхүмә, биеклеккә гел ул менә иде», – дип искә ала Кадерия апа. Укучыбызның оста кулына сокланырлык. Өйдә ремонтны да үзе ясаган ул, бәйли, чигә, соңгы биш-алты елда интернет белән дуслашкан. «Балаларым, өйдә берүзеңә күңелсез булмасын, дип өйрәттеләр. Шундый рәхәт нәрсә. Бөтен сорауларыма җавапны шуннан табам, интернет ярдәмендә дөрес тукланырга өйрәндем», – ди Кадерия апа. Көндәлек менюсы бик гади: иртән – сыр, май белән ипи, чәй, төш вакытында кәбестәле итле бер котлет ашый, печенье белән чәй эчә, кичкә – салат, майсыз кефир. Майонез, бәрәңге ашамый. Шикәр комын да бер генә кашык сала. Кадерия апа ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, ике кызы игезәк, тормыш иптәше күптән вафат. Биш оныгы бар.
 
«Тавыш булмаганда рәхәт, баш та авыртмый, колак пәрдәләрем тынып тора. Хәзер яз килгәнне көтәм инде, бәлки җылылык беткәч, тавыш тынар», – ди укучыбыз. Бу тавышның килеп чыгу сәбәпләрен ул үзенчә фаразлый, аларын да интернеттан укып белгән. «Хәзер күп кешеләр пластик тәрәзәләр куйдыртып бетерде, нәтиҗәдә фатирларда һава иркен йөрми, вентиляция әйбәтрәк эшләсен өчен, подвалга мотор куйганнар, күрәсең. Безнең йорт яңа түгел бит инде, ничә тапкыр су басты, мөгаен, идәнебез юкаргандыр, шуңа тавыш ишетеләдер», – ди Кадерия апа.
Бу мәсьәлә буенча без әлеге йортка хезмәт күрсәтүче «Уютный дом» идарәче компаниясендә баш инженер Рамил Шәрифуллинга мөрәҗәгать иттек.
 
– Вентиляция системасын яхшырту өчен, подвалга мотор куйганыбыз юк. Куелган очракта да ул өске катка урнаштырылган булыр иде. Әлеге фатирда өч урында тавышны үлчәдек. Нәтиҗәдә, тавыш күрсәткечләре санитар нормаларга җавап бирә, – диде Рамил әфәнде.
 
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин аңлатуынча, әгәр дә тавыш күршеләрегездән ишетелә икән, 2010 елның 12 гыйнварыннан кабул ителгән «Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында»гы 3нче номерлы законга таяна аласыз. Аның нигезендә эш көннәрендә – 22.00дән 6.00гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә сәгать 22.00дән 9.00гә кадәр тавышланырга ярамый. Ягъни бу вакыт аралыгында тавышын каты ачып телевизор карау, радио, магнитофон тыңлау, сигнализация тавышы, музыка уен коралларында уйнау, сызгыру, җырлау, кычкыру, тынычлыкны боза торган башка гамәлләр эшләү тыела. Тәртип бозган кешеләр, Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.8нче маддәсе нигезендә, 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штрафка тартылалар.
 
Рәсемдә: Кадерия апа, тавыштан котылу өчен чүпрәктән үзе ясаган колакчаннар киеп утыра.
Автор фотосы

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 27.03.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы