|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2010 Җәмгыять
![]() САНСЫЗЛЫКРоссиядә күпме милләт барлыгын беләсезме? 140 дип, кем әйтте? 180 дип, 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләрен кайсыгыз исенә төшерде? Сез дөньядан артта калып барасыз, ахрысы. Безнең ил шулкадәр бөек, инновацион, милли сәясәт шулкадәр акыллы һәм камил ки, дөньядагы глобальләшү процессларына бирешмичә, Россиядә милләтләр, киресенчә, күбәергә генә тора. Быел 14-25 октябрьдә үткәреләсе сан алуда халык турында мәгълүмат җыючылар 1840 (!) төрле милләт атамасын теркәргә әзерләнә икән. Росстатның 27.01.2010 елгы №74 боерыгы белән расланган “Алфавитный перечень возможных вариантов ответов населения для кодирования ответа на вопрос 7 Переписного листа формы Л Всероссийской переписи населения 2010 года” дигән кушымтасы белән танышкач, әнә шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин. http://www.perepis-2010.ru сайтында эзләп табыгыз әле шуны. Башта көләрсез, аннары уйга калырсыз, арагызда нечкә күңелле кешеләр булса, елап та җибәрергә мөмкин. Сан алу анкетасының милләт турындагы 7 нче графасында “саны алынган” кеше үзе теләгәнен язарга тиеш. “Айдан егылып төшкән” дияргә дә хокукың бар, чөнки ялган мәгълүмат биргән өчен бернинди дә җаваплылык каралмаган. Ә санга алуны оештыручыларыбыз ифрат дәрәҗәдә толерант, ирек сөючән, алар хәтта кайбер тузга язмаган җавапларны рәсмиләштереп, аларга статистик код биргән. Мәсәлән, “без нации”, “без национальной принадлежности”, “без национальности” кебек җаваплар гына түгел, “гражданин земли”, “гражданин мира”, “жители вселенной”, “жители земли”, “иностранцы”, “интернационалисты”, “каменщики”, “нацмены”, “полукровки”, “помесь”, “сложная национальность”, “советские”, “человек”, “человек земли”, “человек мира” дигән “милләт атамалары” да рәсми код алып эшкәртеләчәк. Хәтта газета бите күтәрми торган, коймага гына языла торган теге өч хәрефле сүз дә “689” кодына лаек булып исәпкә алыначак.
Монысы хәбәрнең көлкеле өлеше булды. Ә хәзер аның турыдан-туры безгә кагылган, ягъни моңсу өлешенә күчәбез. Исемлектә татарның нинди генә төрләре, төркемнәре һәм төркемчәләре юк! “Алабугатские”, “астраханские”, “башкирские”, “заболотные”, “казанские”, “касимовские”, “нократские”, “нукратские”, “нухратские”, “сибирские”, “тобольские”, “тюменско-тюринские” һ.б. – һәрберсе аерым код белән исәпләнәчәк. “Башкиро-татары”, “татаро-башкиры” да бар. Мин татар түгел, ә керәшен, диючеләргә дә керәшеннең теләгәнен сайлау мөмкинлеләре бик бай: “крещенцы”, “крещёны”, “крещеные”, “крещеные татары”, “кряшены-русские”, “кряшены-татары”... Үзләрен татар димичә “болгар” дип атаучылар да күп төрле икән: “булгаро-татары”, “булгаро-тюрки”, “булгары”, “булгары волжские”, “волго-камские”, “камские”, “самарские”, “семберские” һ.б... Үземне кем дип язарга да белмим, чөнки “татар”, “татарлар” һәм “татары” вариантлары да аерым исәпләнә.
Мондый трагикомедик фарсны кем иҗат иткән дип, халык санын алу белән шөгыльләнә торган ТР Социаль-икътисадый мониторинг комитетына шалтыратып сорадым. Халык санын алу һәм демографик статистика бүлеге башлыгы Елена Бирюкова аңлатканча, 2002 елда халык санын алганда кешеләр милләтләрен атап әйткән вариантларны әлеге документта тулы итеп чагылдырганнар икән. Россиядә бу исемлектәгечә 1840 милләт булуын булмас инде ул. 14-25 октябрьдә алыначак җавапларны, янәсе, бары тик “тарихи тикшеренүләр” өчен генә файдаланмакчылар икән. Милләт атамаларын исә гомумиләштереп исәпләячәкләр. Ләкин ничек итеп? Аңлашыла, “татар”, “татарлар” һәм “татары” вариантлары, аерым код белән йөртелсә дә, ахыр чиктә бер милләткә керәчәк. Ә башка “төрләрне” кем һәм ни рәвешле берләштерәчәк? Елена Бирюкова сүзләренә караганда, моның белән Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясе галимнәре һәм РФ вице-премьеры Сергей Собянин җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия шөгыльләнәчәк.
Ә андагы иптәшләрнең тарихи белемнәренә 2002 елда халык саны алынганнан соң да мин, гади татар, “өчле” куйдым инде. Чөнки нәтиҗәләр чыгарылгач (кара: http://www.perepis2002.ru), Әстерхан татарлары, Себер татарлары гына түгел, ә керәшеннәр дә башка чыгып, татарлар саны 36 меңгә кимеп куйды. Шуңа да карамастан, 1989 елгы сан алу белән чагыштыргач, рус милләте 4,1 млн га (3,3 процентка) кимегән (1989 ел – 120 млн, 2002 ел –115,9 млн), ә икенче иң зур милләт – татарлар – “киметеп күрсәтелгән” хәлдә дә чама белән 100 меңгә (0,6 процентка) артып, 5,6 млн була язган. Әзәрбайҗаннар һәм ингушлар исә – 1,9, чечен, авар һәм комыклар 1,5 тапкырга күбәйгән. Кыскасы, руслар кими, ә башка милләтләрнең кайберләре, киресенчә, артып тора. Кемнеңдер эчен пошырган бу хәлне “тарихи тикшеренүләр” өчен иҗат ителгән Росстатның 27.01.2010 елгы №74 боерыгы белән расланган 1 нче кушымта төзәтеп куймагае. Мәсәлән, бер төркем акыллы башлар үзләрен “булгар” дип язган икән, халык санын алу нәтиҗәләрен чыгаручылар: “Әйдә боларның күңеле булсын, аерым милләт булып йөртелсеннәр!” – дип “болгарларның суверенитетына” рәхәтләнеп юл куячаклар. Ә син, татар, әйдә бүлен мишәргә, типтәргә, керәшенгә, болгарга, әстерханга, себергә! Уйлап тап үзеңә төрледән-төрле атамаларны! Татарны ваклаучыларга, саныбызны киметергә теләүчеләргә ярдәм ит!
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|