поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.03.2019 Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин концертында микрофон югалу, җиңел акчалар, Гөлназ Асаева турында (ИНТЕРВЬЮ)

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә туган көненә багышланган концертлары үтте. Җырчының төрле шәһәрләр буйлап зур гастрольләре әле дә дәвам итә.

Tatar today Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары, югалган микрофоны, Гөлназ Асаева белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыгы, киләчәккә планнары турында аралашып алган.

– Ришат, Мәскәү сәхнәсенә чыгарга нәрсә этәргеч булды? Кайсы җырчыларны үзегезгә үрнәк итеп куясыз?

Мәскәү сәхнәсендә мин беренче ел гына чыгыш ясамыйм. Юбилей концертын зур концерт залында уздыру теләге күптәннән бар иде. Моңа кадәр без 1000 кеше сыйдырышлы “Космос” кунакханәсе һәм “Измайлово” концерт залларында чыгыш ясый идек. Оештыручылар белән киңәшкәннән соң, 5000 кеше сыйдырышлы “Крокус Сити Холл” залын сайладык. (Ел ярым алдан сөйләшенгән иде).

Җыр сәнгатендә минем өчен үрнәк дип, әлбәттә, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзаловны атар идем. Бу алтын чор җырчылары! Мин аларның җырларында тәрбияләндем һәм алардан калган рухи мирасны тагын да баетып, киләчәк буынга җиткерү – безнең чор җырчыларының төп бурычы дип саныйм.

– Нинди сыйфатларыгыз уңышка ирешеп, Мәскәү сәхнәсенә чыгарга ярдәм итте дип уйлыйсыз?

Беренче чиратта, әлбәттә, тырышлык, куйган максатка ирешү теләге һәм бердәм команда! Теләк белән генә булмый, әзерлекне күпкә алдан башладык, Мәскәүдәге шундый зур залны арендалау җиңел түгел, килешү төзеп, аренда өчен акчаны бер ел алдан түләп куярга кирәк.

– Туган көн концертларыгызны ни өчен шушы форматта үткәрергә уйладыгыз? Бар да Сез теләгәнчә барып чыктымы?

Бу бәйрәмемне тамашачыларым белән уздыруым юкка түгел. Һәр җырчының иҗатюлында бер-берсеннән аерылгысыз иң мөһим ике әйбер бар: берсе аның җырлары булса, икенчесе, һичшиксез, тамашачысы. Минем йөрәк җырларымны аңлап, иҗатыма илһам биреп торулары өчен рәхмәт. Тамашачым мине рухландырып, алга таба үсәргә, камилләшергә этәргеч булды.

Аллага шөкер, бар да уйланылганча килеп чыкты диярлек, берничә вак мәсьәләне исәпкә алмаганда. Монда үземнең репертуарны хәйран гына кыскартырга туры килде, чөнки концерта иҗатташ дусларым да чыгыш ясады. Барлык яраткан җырларны җырлыйсы килгән иде, тик бу мөмкин булмады.

 

– Уфадагы концертыгызда кыйммәтле микрофоныгыз югалды, бу сезнең өчен көтелмәгән хәл идеме? Андый хәлләр еш буламы? Ничек чишәсез?

– Микрофон югалуга килгәндә, минем тәҗрибәдә мондый хәлнең булганы юк иде. Гастрольләрдә төрле хәлләр була, тик югалумы, урлаумы – беренче тапкыр! Микрофонны әле дә эзлиләр, тапмадылар. Әле дә ярый запас микрофоннар бар иде, шуңа күрә, концертка зыян килмәде, бу ситуациядән җайлы гына чыктык.

– Концертларыгызда катнашучыларга, оештыруда ярдәм итүчеләргә, ышанычыгыз тагын да арттымы? Алар турында фикерегез үзгәрдеме?

– Без инде берничә ел бер үк оештыручылар белән эшлибез. Алар бу юлы да концертлар югары дәрәҗәдә үтсен өчен бар көчләрен куйдылар. Аларга ышанычыбыз бары артты гына. Катнашучыларга килгәндә, мине Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле шаккаттырды. Бу чын профессионаллар – аларда бар да төгәл, репетицияләр, концертка, үз эшләренә бик җаваплы карыйлар! Шул ук вакытта үзләре бик ачык, дустанә мөнәсәбәттә.

 

Әлбәттә, миңа Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән эшләве һәрвакыт куанычлы һәм зур дәрәҗә. Без аның белән бер үк укытучыда укыдык, мин иң беренче аның белән гастрольләргә чыктым. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.

Шулай ук иҗатташ дусларым Чулпан Йосыпова белән Алия Карачурина да концертны матур чыгышлары белән бизәделәр. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга мин чиксез рәхмәтлемен. Алар турында фикерем бары яхшырды гына.

– Гөлназ Асаева Казан һәм Мәскәү концертларыгызда ник чыгыш ясамады?

Гөлназ турындагы сорауларга җавап бирмим, үзем дә белмим, аңламадым.

Шундый зур залда чыгышлар ясау нинди тәэсирләр калдырды?

Мондый зур залда тере тавышка җырлауның авыр булачагын алдан ук белдем. Залның игътибарын җәлеп итү, энергетикасын тою авыррак иде. Өченче җырны җырлагач кына аңлашыла башлады, тамашачылар белән җылы элемтә урнашты һәм ниндидер җиңеллек барлыкка килде.

Шулай да концерттан соң бер нәтиҗәгә килдем: миңа 1000нән азрак кеше сыйдырышлы залларда эшләргә кирәк. Алай миңа да, тамашачыларга да уңайлырак, рәхәтрәк, чөнки һәрбер тамашачыны тоям.

Сезнең хакта чыккан язмаларны укып барасызмы? Андагы фикерләр белән килешәсезме?
– Игътибар белән укып барам. Үзем күрми калсам да, аларны миңа җибәреп торалар. Язылган бар нәрсә белән дә килешеп бетмим.

Аеруча Казандагы концерттан соң Интертатта чыккан бер язма мине бер үк вакытта өнсез калдырды һәм шаккаттырды дип әйтсәм дә буладыр. Берникадәр дәрәҗәдә юлымның дөреслегенә тагын бер мәртәбә ышандырды. Тик кемнәргәдер бу статья заказ буенча язылган дип тоелган. Шуңа әйтәсем килә, мин бу журналистлар белән, гомумән, таныш түгел, аралашканым да юк. Бу аларның шәхси фикере.

– Мондый концерттан соң, алга таба планнарыгыз үзгәрдеме?

Мин моны иҗат эшчәнлегемдәге тагын бер баскыч итеп кабул итәм. Бу концертлар минем үз-үземә ышанычымны арттырды. Планнар шул ук, үз өстемдә бертуктаусыз эшләргә, камилләшергә, халык һәм ретро җырларны башкаруны яңа баскычка күтәрергә, чөнки бу җырлар безнең тарих, халкыбызның рухи байлыгы. Тамашачылар аларны яттанбелә һәм һәрвакыт бик теләп тыңлый. Җиңел акча артыннан куып, чит ил һәм рус эстрадасын кабатлау теләге юк иде һәм тумады да.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»