поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
26.04.2010 Язмыш

ХОДАЙНЫҢ ӘМЕРЕ ШУЛДЫР…

Туган ягым – Сарман төбәгендә булган хәл бу. Шуңа күрә, кайткач тотып тукмамасыннар өчен, исемнәрне үзгәртеп язам. Хәер, безнең авылда сүзнең кем хакында барганын барыбер беләчәкләр, чөнки инде ике дистә елдан артык гомер узса да, ул мәҗлесне халык әле дә гаҗәпсенеп, таңга калып искә ала.

…Мәхәббәт дигән изге хис Хәмит абый белән Сәрия апаның яшь йөрәген мәктәп елларында ук зынҗырлый. Хат алышудан, тәнәфес вакытында бер-береңнең учына «зәпискә» салып китүдән башлана ул «мәктәп гыйшкы». Мәктәпне тәмамлагач, яшьтәшләре әле клуб бакчасында сирень ышыгында кызларның чәнти бармакларын гына тотып сөйләшкәндә, болар исә урам буйлап култыклашып вечерга чыгалар. Күрше Наҗия апа белән Хаят түтинең: «Һай, бигрәкләр дә пар килгәннәр. Сөбханалла! Икесе дә юньле кеше баласы, олыны – олы, кечене кече итә беләләр, күз генә тимәсен. Дөрес гаилә чыгар болардан!» – дип, капка төбендә сөйләшкән сүзләре әле дә истә.

 

Хәмит әтисез үсте. Әнкәсе эштә чакта йорт-җир аның өстендә. Мондый җаваплылыкның ни икәнен авыл кешесе генә белә. Уңган-булганлыкка килгәндә, Сәриягә дә тиңнәр сирәк: чибәр һәм сылулыгы өстенә – уку отличнигы, чаңгы ярышында район чемпионы, фермада әнисенә булышырга да вакыт таба. Мал җанлылык аңа, мөгаен, әнә шунда йоккандыр. Берзаман Хәмитнең армиягә алыныр чагы җитә. Сәрия чит-ятка күз салмаска вәгъдә биреп, озатып кала. Исән-сау әйләнеп кайткач, гомергә бергә булырга сүз куешалар. Кыз вәгъдәсен бозмый, һәр көнен, һәр төнен санап, заринтизар булып көтә. Тик бу ике яшь йөрәккә тиз генә янәшә лепердәргә язмаган икән әле. Язгы бөр көндә Хәмиттән әнисенә хат килеп төшә: «Әнкәй, служак малайлар белән сүз беркетештек, дембельгә чыгуга ук Уфа заводына эшкә китәбез…» Армиядә алган һөнәре ярап куя, заводка электрик булып эшкә урнаша егет. Хезмәт хакы шәп, ял итәргә дә мөмкинлек бар! Тик бер генә күңелгә ошамаган ягы бар: тулай торактагы бүлмәдәшләре эчкечеләр, ә исерек лыгырдауны җене сөйми Хәмитнең. Ләкин, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың дигәндәй, акрынлап шешә белән дуслашып китүен искәрми дә кала. Күрше бүлмәдә яшәүче Фирая исемле кыз бу хәлне күреп-күзәтеп, эчтән генә егетне кызганып йөргән икән. Ул аны бәладән йолып калырга, аракы коллыгыннан коткарырга ниятли. Күңелендә бу егеткә карата җылы хисләр уянмаса, яшерен өмете булмаса, кыз бала мондый катлаулы эшкә алыныр идеме? Ул Хәмитне, җае чыккан саен, үзенә кич утырырга чакыргалый башлый. Сабый чагыннан ук әти-әнисез калып, ятимнәр йортында үскәнгәме, Фирая, яшь кенә булса да, һәр нәрсәне төптән уйлап, акыл белән эшләргә күнеккән, аның янында тыныч, рәхәт. Туган оясыннан, әнкәсеннән аерылып, чит-ят җирдә калган авыл баласына терәк, киңәшчегә әверелә кыз. Шөкер, аракы онытыла. Уфа якын җир түгел, авылга әллә нигә бер генә кайтыла. Ә янәшәдәге кояшның җылысы кечәйгәннән-көчәя бара. Танышуларына бер ел дигәндә, өйләнешергә була болар. Хәмит ял алып, әнкәсен көйләргә, туй мәшәкатьләрен җайлый торырга авылга юл тота, берничә атнадан Фираясы да кайтып җитәргә тиеш була. Сәриягә барысын ачыктан-ачык сөйләп бирергә кирәк. Ул әле яшь, тормышта тиңен табар, баш бәласе түгел.

 

Аңа әйтмәсәм, качып-посып өйләнгән кебек килеп чыгар. Әнә шуларны аңлатмакчы булып очраша Хәмит Сәрия белән. Ләкин әйтер сүзе тел очында төер булып кала. Берничә көн очрашып-аңлашып йөри торгач, үзгәрә дә куя безнең егетебез. Тәүге мәхәббәт өстен чыга – колхоз бакчасындагы көзге алмагачлар арасында мәңгегә бергә булырга сүз бирешәләр яшьләр. Ә Фирая? Хәмит, туй үтүгә үк Уфага юнәлергә, элеккеге кәләшенең авылга юлын бүләргә уйлагандыр. Әмма аның бу нияте дә тормышка ашмый кала.

 

… Тимерне кызуында сугалар – туйны озакка сузмыйлар. Кунакларга өйдә генә урын җитмәс дип, табынны мәктәп спортзалында әзерлиләр. Бокалларны иренгә тидердем дигәндә генә… туй өзелә. «Спектакль»нең тагын бер төп каһарманы – Фирая килеп керә (соңыннан аңлашыла: җай табып ял алган да, билгеләнгәннән алдарак кайткан).

 

– Хәми-ит, биргән вәгъдәң шушымы? Мин монда ирем янына кайттым, иптәш кызларымны туебызга чакырдым. Хәзер аларга ни күзем белән күреним, бу хурлыкка ничек түзим?! – дип ачыргалана кыз. Кунаклар баштарак моны шаярту гынадыр дип кабул итәләр. Туйларда уен-көлке ясап йөрүче чая кызлар булгалый бит. Тик бераздан хәлнең үтә дә четерекле икәнлеге аңлашыла. Адәм ышанмаслык вакыйга бит бу! Хәмит көтелмәгән кунакны тынычландырырга, нидер аңлатырга тырыша, әмма агарынган иреннәре арасыннан мантыйкка ярашлы сүз чыкмый. Җитмәсә икенче якта Сәрия үрсәләнә.

 

– Гомергә бер тапкыр килә торган бәйрәмебезне нәҗесләдең, оятсыз, – ди ул күз яшьләре аша.

 

– Ә син… Син минем иремне тартып алдың…

 

Бу хәлдән чыгу юлын үлсәң дә табып булмас кебек. Ләкин нәкъ шул мәлдә чып-чын могҗиза була. Хәмитнең сабакташы Ирекнең сүзләре, төн карасын телгәләгән елтыр яшен кебек, халыкны өнсез-тынсыз калдыра:

 

– Сеңлем, – ди ул, – безнең авылга кияү эзләп килеп, дөрес эшләгәнсең. Бездәгедәй егетләр Рәсәйдә юк! Килеш-килбәтең – Аллага шөкер, Уфа тикле җирдән иренмичә кайткансың икән, тырышлыгың бар, димәк. Холкың да шәп – анысын күрсәттең. Тәк чту, ярыйсың син безгә. Мин үзем, пример, өйләнмәгән егет. Әгәр күңелеңә хуш килсәм, чык, әйдә, миңа!

 

Нишләве бу, шаяртуымы, әллә чынлап сөйләвеме дигәндәй, кунаклар тагын шомраялар. Ирек – авылның беренче егете, алдынгы механизатор, Сабан туе батыры. Йөргән кешесе юк югын, ләкин авылның иң чибәрләре дә, алам, дисә, барам, диячәкләр. Юк ла, шаяртагынадыр. Шунда кызның зәгыйфь кенә пышылдавы ишетелә: «Алсаң, чыгам…»

 

Туй төн буе дәвам итте. Кайтып китәргә өлгергән кунакларны өйләреннән чакыртып алдылар. Ә тагын бер атнадан авылда Ирек белән Фираяның туе гөрләде, табын түрендә кәләшнең дус кызлары иде.

 

… Ирек абыйны күптән күргән юк. Шулай да, кайткач, сораштырдым: Фирая апа белән елгада – кaз, күлдә – үрдәк булып, күрше-күләннәргә үрнәк булып, инде оныкларың сөя-сөя чөкердәшеп Чаллыда яшәп яталар икән.

 

Бу туй искә төшкән саен, авылдашлар уйга кала: гомерендә беренче тапкыр күргән кеше белән тормышын бәйләргә кайлардан алды икән батырлыкны Ирек? Фираясы да ничек куркып калмады икән? – дип аптырыйлар. Аннары үз сорауларына үзләре үк җавап та бирәләр: “Ходайның әмере шулай булгандыр”…

Нәсим АКМАЛ
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы