|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2019 Шоу-бизнес
Элвин Грей белән Гүзәл Уразова нигә дуслашырга булган?Ике популяр җырчының бәхәсен татар шоу-бизнесыннан ерак кешеләр дә чәйнәп алган иде. Гаҗәп түгел, конфликтын җырчылар интернетка, бөтен халык алдына чыгарды. Эмоциональ көрәштә, кемдер, яшь түккән Гүзәл Уразованы, кемдер, закон белән янаган Элвин Грейны яклады. Ниһаять, бу низаг тәмамланды. Җырчылар икесе дә инста сәхифәләрендә "Конфликт исчерпан" дип язып бергә төшкән фотоларын уртаклашкан.
Бәхәснең кем файдасына тәмамлаганын әйтү кыен. Күрәсең бу яхшы планлаштырган пиар ход булгандыр, шул рәвешле ике җырчы да бу ситуациядән нинди дә булса керем таба алгандыр.
Болай тиз генә дуслашуның сәбәбе дә аңлашыла - тиздән Гүзәл Уразованың Мәскәү кирмәнендә узачак зур концертында Элвин Грей да катнашачак.
--- |
Иң күп укылган
|