поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
26.04.2010 Матбугат

НИЖГАРЛАРНЫҢ ВИЗИТ КАРТОЧКАСЫ

Хөрмәтле дуслар, бүген сез “Туган як”ның меңенче санын кулыгызга алдыгыз. Бүтән саннардан берние белән аерылмый да кебек, ләкин ул зур әһәмияткә ия, милли тормышыбызда зур казаныш.

 Искә алыйк. Әле моннан егерме еллар элек милли газетабызны булдыру турында карар кабул ителгән иде. Халык таләбенә буйсынып, аның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен эшләнде бу. Һәм 1990 елның 7 декабрендә “Туган як”ыбызның беренче саны дөнья күрде. Аңа җан өрүчеләрдән редактор Рифат Ибрагимов, Сафа Мостафин, Олег Әндәрҗанов, Рәисә Каюмова, Наил Җәфәров, Наҗия Жиһаншина булдылар.

 

 Оештыру чорындагы киртәләрне узып олы юлга баскан газетабыз редакциясендә төрле елларда Наил Җәфәров, Гөлнара Әхмәтбаева, Гөлнара Курамшина, Равилә Османова, Камил Фәтхуллин, Тәнзилә Паламарчук, Әминә Хәсәнова, Наил Хәсәнов, Әнвәр Камалетдинов, Гүзәл Люкманова, Алсу Әхмәтбаева эшләделәр. Аларның һәрбересе “Туган як”ка бар сәләтен, йөрәк җылысын, иҗат көчен бирде. Һәм аларның һәрбересенә газета укучыларыбыз исеменнән рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

 

 “Туган як” бүген өлкәбездә, илдә, татар дөньясында танылган, абруйлы, дәрәҗәле газеталарның берсе. Аны халкыбыз да, хакимиятебез дә үз күрә, ихтирам итә. Һәм моның өчен бүген редакциядә эшләүче иҗади хезмәткәрләр Рәисә Җәфәрова, Найлә Жиһаншина, Илдар Аминов, Румия Хафизова, техник хезмәткәрләр Илнар Садеков, Лилия Хәсәнова, Гүзәл Гаязетдинова һәм Дина Хөсәиншина көчләрен кызганмыйлар.

 

 Редакциянең дусларына, аңа озак еллар ярдәм итеп торучы данлыклы якташыбыз академик Рәшит Баязитовка, газетабыз белән тыгыз хезмәттәшлектә булган галимнәребезгә, туган як тарихын өйрәнүчеләргә, әдәби клуб әгъзаларына бу көнне без аеруча рәхмәтле, чөнки нәкъ бер теләктә, бер фикердә булып эшләгәнгә “Туган як”ның гомер юлы озын булды.

 

 Икенче меңнең бусагасына басып без киләчәккә якты өмет белән карыйбыз, яңа үрләр турында хыялланабыз. “Туган як” алдагы көннәрдә дә халкыбызның иң якын, иң яраткан газетасы, Түбән Новгород өлкәсе татарларының визит карточкасы булып яшәр дип ышанабыз.

 

 “Туган як” һәр йортка, һәр гаиләгә бәхет, шатлык илчесе булып килсен.

 

 Бердәм булыйк, бергә булыйк, дуслар!

Рауф АБДУЛЛИН
Туган як
№ | 16.04.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы