поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.03.2019 Шоу-бизнес

"Үзешчәннәр белән шоу ясап, тамашачыны алдап булмый" - Рафинә Ганиуллина ТМТВ премиясеннән соң фикере белән уртаклашты

Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә популяр җырчы Рафинә Ганиуллина “Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә "Исемсез хат" җыры өчен ТМТВ премиясенә лаек булды. Шул уңайдан "Матбугат.ру" хәбәрчесе аның белән әңгәмә корып алды:

- Рафинә, дәрәҗәле премия алуыгыз белән котлыйбыз! Кичәге тантанадан соң хис-кичерешләрегез белән уртаклашсагыз иде.

- Рәхмәт, шатланып, күтәренке кәеф белән йөргән чагым. Шундый зур чараларның берсе эчендә кайнап, хезмәтемне бәяләп, "Исемсез хат" дигән җырымны халык алдында дәрәҗәле сәхнәгә чыгып башкаруым - минем өчен бик куанычлы.

- Авыр булмадымы?

- 6 сәгатькә сузылган концерт, әлбәттә, тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә бик җиңел бирелми. Ләкин тамашачымның яратуы, җылы энергетикасы бу авырлыкларны җиңел генә күтәрергә ярдәм итә. Тамашачыларыма, оештыручыларга, Барс медиа, Татар радиосы, ТМТВ телеканалына да иҗатымны зурдан бәяләгән өчен бик зур рәхмәт. 

- Рафинә, концертта бәлки ошап бетмәгән моментлар булгандыр? Номинацияләр гадел тапшырылды дип уйлыйсызмы?

- Беләсезме, дөрестән дә, арада лаек булмаганнар да бар дип саныйм. Программаның яртысы диярлек үз эше белән тиешенчә шөгыльләнмәгән, сәхнәгә адашып килеп кергән яшь артистларның номерлары белән сыеклана. Хәзер бит эстрадада шундый тенденция күзәтелә: яшьләрнең күбесендә "тавыш булу-булмавы мөһим түгел, иң мөһиме, харизмаң булса, матур күлмәк киеп, чыгып селкенеп, авыз ачып тора алсаң, шул җитә" дигән ялгыш фикер яши.

Гаепләп тә булмый, оештыручылар тарафыннан да, программа төзегәндә дә бу турыдан-туры музыкаль материалга килеп тоташа. Ә бит җырчының үзеннән дә бик күп нәрсә тора: мондый концертларга килгән халыкның шоу күрәсе килә. Әмма үзешчәннәр белән генә шоу ясавы авыр һәм тамашачыны да алдап булмый. Кичә катнашкан 50-60 җырчыны да бертигез яратып, бертигез кабул итеп булмый. Безгә бары тик мәйдан гына тәкъдим ителә - артист үзен күрсәтә ала икән, аның киләчәге бар дигән сүз. Күрсәтә алмый икән, кайчан да булса болай авыз ачып, болганып, үз адресына әллә нинди фикерләр ишетеп йөрүдән, иртәме-соңмы, үзе дә туячак һәм нәтиҗә ясаячак, дип уйлыйм.

- Алга таба да мондый төр премия чараларында катнашырга теләк бармы?

- Әлбәттә, мондый матур, зәвыклы, сыйфатлы чарада һәрбер артистның катнашырга теләге бар, мин дә искәрмә түгел. Бу бит ел нәтиҗәсе, дәрәҗәле сәхнәгә чыгып, иҗатыңны тагын бер кат халыкка җиткерү мөмкинлеге дә.

Тормышымны сәхнә белән бәйләгән артист буларак, әлбәттә, киләчәктә дә тамашачыларымны яңадан-яңа җырларым белән сөендерергә телим. Алга таба да мондый премияләр тапшырганда оялмыйча, лаеклы итеп, үземнең музыкаль материалым белән сәхнәдә горур басып торырга, халыкны яңа иҗат җимешләрем белән куандырырга насыйп булсын иде дип телим!


---
RAFINA/D
№ --- | 24.03.2019
RAFINA/D печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»