поиск новостей
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 25.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 25.12 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Декабрь
  • Николай Колесов - эшмәкәр
  • Зыя Мансур (1916-1965) - шагыйрь
  • Ләйсән Мәхмүтова - җырчы
  • Илсур Нәфыйков - журналист
  • Рәшит Сәләхов (1941-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Чулпан Әхмәтова - шагыйрә
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
Архив
 
25.04.2010 Милләт

“ТАТАР ДОЗОР” УЕНЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ

24 апрель “Татар дозор” уен-маҗара узды. 6 команда катнашты, һәрберсендә 10 шар кеше. Әле бу уен турында ишетеп Питрәчтән дә 20ләп бала килеп төште. Кире борып җибәрмәдек, алар да командаларга кушылып Казанны татарча сөйләштереп йөрде.

Сәгать 12.00дә командаларга мөһерләнгән конвертлар бирелде. Беренче биремдә Г.Тукай, С.Сәйдәшев, М.Җәлил, Су анасы, яшь Ленин, Бутлеров һәйкәлләренә барып, Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга кирәк иде.

 

Бу биремне үткәч, бәйгенең иң авыр өлеше башланды. Казан үзәге 6 секторга бүленеп, командалар тәгаенләнгән маршрут буенча юнәлде. Уенда катнашучылар кибет, кафе, сәүдә нокталарына кереп, сатучыларның татарча сөйләшүләрен тикшерергә, элмә такталарда, кулланучылар почмагындагы мәгълүмат ике телдә дә язылганын тикшерергә, жалу кенәгесен сорап, теләкләрен язарга, татар телендә хезмәт күрсәткән урыннарда “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән ябыштыргычны беркетергә кирәк иде. Яшьләрнең күбесе акциянең максатын аңлата алды, республикада ике дәүләт теле кулланышта булганын исләренә төшереде, каршы торучылар белән аяк терәп сөйләшә белделәр.

 

Өченче бирем – “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән 3 футболка сату. Сәүдә итү татарның канына сеңгән, күрәсең, бу бирем “ә” дигәнче үтәлде.

 

Дүртенче конвертта иң якын тукталышка килеп, Печән базары, Мәрҗәни мәчете, Ханнар төрбәсе, Тукай музее, Кабан күле, Мөхәммәдия мәдрәсесе янына ничек барып җитәргә мөмкин булуын сорарга кирәк дип язылган иде. Җәмәгать транспортына кергәч, автобусларда тукталышлар ике телдә игълан ителәме, юкмы, транспортта йөрү кагыйдәләре ике телгә дә тәрҗемә ителгәнен, кондуктор дәүләт теллеләрен ни кадәр камил белгәнен ачыкларга кирәк иде. Татарча белмәгән кондукторга шелтә белдерү дә биремнең шарты булды. Халык та, автобус йөртүчеләр дә Печән базарын кайда икәнен белә булып чыкты, димәк, аны Киров урамы тукталышы дип атау артык, тарихи исемен кулланышка кертеп җибәрергә кирәк!

 

Һәрбер команда Казанның тарихи урыннарына бәйле кызыклы мәгълүмат тупларга, үтеп баручыларга (Мәрҗәни мәчете, Тукай музее, Кабан күле, Ханнар төрбәсе, Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Печән базары) экскурссия оештырырга тиеш иде. Шунысын әйтергә, алдан ныкап әзерләнгән командалар булды, алар бик кызыклы фактларны кешеләргә ирештерде. Ләкин шул ук вакытта кайсыберәүләр үзеләре дә истәлекле урын кайда булганын төгәл белми азапланды, үтеп баручылар квестта катнашучылардан күбрәк хәбәрдәр икәне ачыкланды. Ләкин шул ук вакытта безнең яшьләр инглизлеләргә дә, гарәпләргә дә аларның телләрендә җиңел аралаша алуларын күрсәтте. КДУның гарәп теле белгечләре туган телебезне генә түгел, ә инглизчәне, гарәпчәне дә су кебек эчәләр. Австралия кунагы урысча аңласа да, алар урысчага күчмичә Кабан күле турында инглизчә сөйләде, кунакны берничә татар сүзенә дә өйрәтергә өлгерделәр.

 

Иң соңгы конвертта Бауман урамына килеп, халыкны татарча биергә өйрәтергә дип язылган иде. Бауман бу көнне татарча сөйләшүче, биюче, җырлаучы яшьләр белән тулды.

 

Урыннар билгеләнде! Командаларны бүләкләү иртәгә, 26 апрель Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында игълан ителәчәк!

 

Башлана 15.00дә.

 

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте катнашучыларга зуууур рәхмәт белдерә.

 

 

 

Җыелып беттек! Без уенга әзер!

 

 

Киоск сөйләштерү

 

 

Матур кызлар

 

 

Айзат үз эшеннән канәгать

 

 

Болар да татар телен ихтирам итәләр

 

 

Гел татарча гына сөйләшүче Рәйсә апа

 

 

“Тукай оныклары” командасы

 

 

 Ә анда татарча да язып куярга мөмкин!

 

 

“Тукай оныклары” татарча элмә такта тапкан

 

 

Футболка 500 сум тора. Ләкин татарча сөйләшүчеләргә 150

 

 

Мәрҗәни мәчете тарихын тыңлаучылар

 

 

“Татар-дозор” тәмам

 

 

Йохоу

 

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы