поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 22 Апрель
  • Гөлнара Сабирова - журналист
  • Марат Әмирханов - язучы
  • Гөлназ Гыйниятова - журналист
  • Әлфис Кыямов (1960-2004) - җырчы
  • Илсур Сафиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Резеда Кадыйрова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.03.2019 Дин

"Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”

Әлеге язманы әзерләргә бер мөрәҗәгать сәбәпче булды. Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев шалтыратты. “Үлгән кешене җирләү буенча бик кискен хәлләр килеп чыга, – диде ул. – Сиксән яшьлек әбиләрне дә ярырга кирәк, дип әйтәләр. Кеше озату белән ун ел шөгыльләнәм инде, элек алай түгел иде.

Участок табибыннан язу ала идек тә, ритуаль хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн вакыт үтә. Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш алып киттеләр, бу бит адәм көлкесе. Бөтен кеше рәнҗи, нишләп алай ул? Без – мөселманнар – намаз кешеләре шуңа бик борчылабыз. Картаеп үлгәч тә тынычлык юк. Кешене шулай тилмертмәсеннәр иде, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”.
 
Чыннан да, мондый проблема белән теләсә кем очрашырга мөм­кин. Бу хәл районнарда ничек куелган соң? Алабуга шәһә­рендәге Әл-Кадыйр мәчете имам-хатыйбы Мидхәт хәзрәт Кадыйров әйтүенчә, аларда мондый низаглар юк. “Олы яшьтә үлгән кешенең туганнары тарафыннан баш табиб исеменә гариза язылса, аны ярдырмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Татарстан Диния нәзарәтендә Сәламәтлек сак­лау министрлыгыннан җибә­рел­гән махсус хат та бар”, – диде Мидхәт хәзрәт.
 
Табиб-патологоанатом Габделхак Ризванов аңлатуынча, судка барып җитәрлек хәлләр булганда гына ярдыру мәҗбүри куела. Башка очракларда ярдыру-ярдырмау мәсьәләсе вафат бу­лучының туганнарыннан тора. Кеше шәригать кануны буенча ярдырудан баш тарта ала. Һәркем исән вакытта яшәү урыны буенча кайсыдыр поликлиникада исәпкә баса бит инде. Авыру тарихында нинди чирләр булуы язылган. Олы кеше үлем хастасы белән чирләгәндә яки өйдә үлгәндә учас­ток табибын чакырталар. Суд белән бәйле эшләр юк икән, табиб йөрәк, үпкә яки башка авырулардан үлде, дигән белешмә бирә. Шул белешмә белән үлем турында таныклык һәм җирләргә рөхсәт кәгазе алына. Моргка ярдырырга җибәрсәләр, баш табибка гариза белән керергә кирәк. Россия Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының 179 нчы боерыгында да ул турыда язылган.
 
Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Диния нәзарәте матбугат үзәгеннән дә шул ук сүз­ләр­не әйттеләр. “Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөй­ләшүләр уздырылды. Туганнары гариза язган очракта, ярдырмаска мөмкин. Мондый кыенлыклар белән очрашучылар безгә мөрә­җәгать ит­сеннәр иде”, – ди нәза­рәтнең матбугат сәркатибе җи­тәк­чесе Ре­зедә Закирова.
 
– Россия Федерациясенең “Ха­­лык сәламәтлеген саклау ту­рын­да”гы 323 нче Законы ниге­зен­дә эш итәбез. Шунда кеше җирләү тәр­тибе дә язылган, – ди Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Халиев. – Әгәр дә олы кеше исән вакытында, үлгәннән соң мине ярмасыннар, дип язып калдыра икән, шул язуны амбулатория картасына ябыштырып куябыз. Ул аны үз кулы белән язарга тиеш. Әгәр хас­та­ханәдә операция вакытында яки реанимациядә вафат булса, язу көчен югалта, барыбер ярырга туры килә. Олы кеше икән, кочак-кочак чире бар икән, участок табибына күренеп тора. Үлем турындагы белеш­мәне дә участок табибы язып бирә. Андый кешене беркем дә ярмый, мәҗбү­риләү дигән нәрсә юк. Өлкән яшь­тә дигәндә, җитмешне узганнарга да бирәбез. Өендә үлгән икән, участок инспекторы да килеп карый. Район-авыл җи­рендә дә төрле хәлләр була. Җир­ләгән­нән соң да, үтермәделәр микән дигән шик белдереп, мәетне казып, тикшертеп йөрү очраклары да булгалый. Бездә дә андый хәл­ләр булды. Мондый чакта үлгән ке­шенең проблемасы тере ке­ше­некенә караганда да күбрәк килеп чыга. Авырып үлгән кеше өчен участок табибы белешмә яза да бирә, аның бернинди авырлыгы да юк.
 
Диния нәзарәте каршында эш­ләүче Аксакаллар шурасы рәи­се Айрат хәзрәт Әюпов та үз фикерен әйтте. “Бүген Түбән Камадагы очрашуда да шул хакта сөй­ләштек. Андый очрашулар башка төбәкләрдә дә булды. Ул җые­лышларда табиблар да катнаша. Сәламәтлек саклау ми­нистр­­лыгының бу уңайдан әзер­ләнгән махсус хатын имамнарга да таратабыз. Әлеге мәсьәлә чи­шелгән, ләкин аңлату эшләре беркайчан тукталырга тиеш тү­гел. Кешене яру шәригать кануны буенча гөнаһ санала. Тик хәзер дөньялар үзгәрде. Ниндидер шик булганда, шулай ук табибларга фән өл­кә­сендә ачыш ясау өчен икән, ризалык булганда ярырга ярый, ди га­лимнәр. Кеше теләсә кайсы яшь­тә, мине ярмасыннар дип, язу калдыра ала, әмма дөньяда кисәк үлем дигән нәрсә дә бар бит әле. Андый очракта үлемнең сәбәбен ачыклау өчен ярмыйча булмый. Бәлки агу эчерткәннәрдер яки башкасы... Хәзер заман шулкадәр катлаулы ки: әллә нәрсәләр булырга мөм­кин. Шуңа күрә болай килештек: кеше 75 яшьне узгач киткән очракта, картлык сәбәпле үлем дип әйтеп була”, – диде ул.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»