|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2019 Җәмгыять
Бер хатын-кыз берьюлы 6 бәби тапканАмериканың Техас штатында урнашкан хастаханәнең фейсбуктагы битендә гадәти булмаган очрак турында язып чыкканнар. Техаста яшәүче бер ханым тугыз минут эчендә өч пар игезәк тапкан. Табиблар әйтүенчә, әни кеше дә, алты баласы да үзләрен яхшы хис итә. Сабыйларның авырлыгы төрлечә: 800 граммнан 1300 граммга кадәр. Әниләре Чиака ике кызга Зуриэль һәм Зина исемен уйлап куйган да инде. Ә калган дүрт ир балага исемнәр әлегә уйланылмаган. Берьюлы өч пар игезәк табу очрагы 4,7 миллиардка бер туры килә икән.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|