|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова дустының туган көненә... протез бүләк иткән!Бу кызыклы вакыйга турында Гүзәл Уразова болай дип искә ала. Җырчы Мәскәүдә яшәүче дус кызының туган көненә бүләк ясамакчы булып, сумка сайлый. Сатып алган сумканы ул Мәскәүгә барыр алдыннан өенә алып кайта. Шул вакытка туры килеп, Гүзәлләргә кунаклар килә һәм алар арасында өлкән яшьтәге абый-апалар да була. Шуларның берсе, күрәсең юлдан арып, йокларга ята. Менә шуннан соң башлана да инде!..
Иртән уянгач, әби үзенең протезын таба алмыйча, өенә тешсез кайтып китә. Шул ук вакытта Гүзәл Мәскәүгә баручы танышы аша бүләккә алынган сумканы дус кызына озата. Күп тә үтми, теге дус кызы шалтырата: «Сумка өчен зур рәхмәт. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк», ‒ ди.
Баксаң, әби йоклар алдыннан, теш протезын стаканга салып куйган, ә Гүзәл Уразованың кечкенә улы Самир моны күреп, теге протез белән уйнап, кызык өчен бүләк-сумка эченә салып куйган икән.
"Менә шулай: әбинең Татарстаннан чыкканы да юк, әмма протезы Мәскәүләрне күреп, самолетта исән-сау әйләнеп кайтты" дип көлеп искә ала Гүзәл Уразова.
--- |
Иң күп укылган
|