|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2008 Юмор
МӘЛИКӘ КОНЦЕРТЫННАН РЕПОРТАЖНЫ КАЙСЫ ГАЗЕТА НИЧЕК ЯЗАР ИДЕ
“ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН” Кичә Казанда Мәликәнең концерты булды. Без булдырабыз! “ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ” Кичә Мәликә җырлаган. “УРТАК ТҮШӘК” Мәликәнең күкрәкләре сәхнәдән шактый мул күренде. “БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ” Йә Хода, инде татар кызлары да бот ялтыратып җырлый башлады. Кая бара бу дөнья? Кыйблабызны табарга ярдәм ит! “ИРЕК МӘЙДАНЫ” Кичә Мәликә концертында ут куючыны ток суккан, төтен җибәрүче тончыгып үлгән, алып баручы сәхнәдән егылып аягын сындырган. “АКЧАРЛАК” Мәликәгә чәчәк бирергә хәтта Габделфәт Сафин да чыккан иде. “ЗАКОНЛЫ ГАЗЕТА” Салым инспекторлары Мәликәнең администраторына дәгъва белдергән. “МӘДӘНИ ҖОМГА” Меңнәрчә гасырлар үзенең кабатланмас моңы һәм аһәңе белән бөтен дөнья күләмендә зур һәм шанлы урын алып торган бөек татар җырларын бүгенге яңа үрләргә күтәрергә омтылучы яшь буын җырчыларының кабатланмас асылташы Мәликә сәхнәдән гаҗәеп бай һәм тамашачылар күңеленең иң түренә үтеп керерлек җанлы тавышы белән барыбызны да татар җыры, татар моңы дулкыннарында тибрәтте. “САБАНТУЙ” Мәликә бала чагыннан ук җырчы булырга хыялланган. “САЛАВАТ СҮЗЕ” Мәликәгә зур сәхнәгә менәргә заманында Салават ярдәм иткән иде. “СКАНВОРДЛАР” Кичә бер җырчының концерты булды. «М»га башлана, «Ә»гә бетә. “ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР” Мәликәнең әнисе Гөлсинә апа шәп итеп күкәй кыздыра белә! “ШӘҺРИ КАЗАН” Кичә Илсур Рәис улы Метшин Мәликә концертында булды. “ВЕЧЕРНЯЯ КАЗАНЬ” Вчера в Казани прошел концерт татарской певицы. По данным источника, заслуживающего уважения, ее звали Малика. “ЮЛДАШ” Кичә Казанда Мәликәнең концерты булды. Без булдырабыз! Мәликәнең күкрәкләре сәхнәдән шактый мул күренде. Йә Хода, инде татар кызлары да бот ялтыратып җырлый башлады. Кая бара бу дөнья? Концертта ут куючыны ток суккан, төтен җибәрүче тончыгып үлгән, алып баручы сәхнәдән егылып аягын сындырган. Салым инспекторлары Мәликәнең администраторына дәгъва белдергән. Меңнәрчә гасырлар үзенең кабатланмас моңы һәм аһәңе белән бөтен дөнья күләмендә зур һәм шанлы урын алып торган бөек татар җырларын бүгенге яңа үрләргә күтәрергә омтылучы яшь буын җырчыларының кабатланмас асылташы Мәликә сәхнәдән гаҗәеп бай һәм тамашачылар күңеленең иң түренә үтеп керерлек җанлы тавышы белән барыбызны да татар җыры, татар моңы дулкыннарында тибрәтте. Мәликә бала чагыннан ук җырчы булырга хыялланган. Аңа зур сәхнәгә менәргә заманында Салават ярдәм иткән. Кичәдә Илсур Рәис улы Метшин да бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|