|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2019 Мәдәният
![]() Камал театры "Тантана" ("Триумф") премиясенең 5 номинациясендә катнаша19 мартта Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының «Тантана» ("Триумф") -2019 Театраль премиясен тапшыру турында Комиссия утырышы узды. Утырышта премиянең 11 номинациясендә катнашучылар исемлеге билгеләнде. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры быел 5 номинациядә катнаша:
Иң яхшы эпизодик роль
Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Галиәкбәр - «Тормышмы бу?..» (реж. А. Җаббаров)
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле
- Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Сорур - «Тормышмы бу?..» (реж. А. Җаббаров).
- Миләүшә Шәйхетдинова, Гайшә - «Тормышмы бу?..» (реж. А. Җаббаров).
Иң яхшы хатын-кыз роле
- Ләйсән Рәхимова, Мәрзия - «Тормышмы бу?..» (реж. А. Җаббаров).
Иң яхшы ир-ат роле
- Искәндәр Хәйруллин, Хәлим - «Тормышмы бу?..» (реж. А. Җаббаров).
Ел вакыйгасы
«Тормышмы бу?..» (реж. А. Җаббаров).
Премияне тапшыру тантанасы 27 март, 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә уза. Билет сатып алу: kamalteatr.ru, 293-03-74.
Аккредитация үтү өчен элемтә: pr@kamalteatr.ru, 293-83-18, 89274464542.
--- |
Иң күп укылган
|