|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2019 Мәдәният
Тукай музее һәм Тукай филармониясе 50 ел элек Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсен тәмамлаучыларга багышланган кичәгә чакыра2019 елның 22 мартында Габдулла Тукай әдәби музее һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сезне «Тукай моңы» әдәби-музыкаль циклына кергән «50 ел элек... Иңнәргә канат куйган еллар» дип аталган кичәгә чакыра. 1969 – 1970 елларда Мәскәүдә – Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә Татарстаннан дистәдән артык егет һәм кыз белем ала.
Кичәдә әлеге остаханәне тәмамлап татар сәнгате дөньясында танылган шәхесләр – җырчылар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова, Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина; нәфис сүз осталары – Татарстанның атказанган артистлары Зәйтүнә Яруллина, Виктор Шәрәфетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Нәзифә Кәримова, Мәрзия Вәлиева, Надия Низамиева, оригиналь жанр артисты Татьяна Романова, биючеләр – Татарстанның атказанган артисты Эльба Закирова һәм Мөнир Мөхәммәтдинов катнаша
Кичәнең махсус кунагы– Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев.
Кичә сәхнә осталарының истәлекләре, җыр, нәфис сүз белән үрелеп барачак.
Урыны - Габдулла Тукай әдәби музее (Казан, Габдулла Тукай урамы, 74нче йорт)
Башлану вакыты – 14 сәгатьтә
--- |
Иң күп укылган
|