поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2010 Милләт

...ТАРИХ ЮККА ЧЫГА

Тарихи һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны саклау – йөрәк әрнеткеч темаларның берсе. Халык мирасы дип тормыйлар, җимерәләр, ваталар, җир белән тигезлиләр, тарихи биналарны хосусыйлаштыралар… Моның мисаллары күп. Казанның татар бистәсендәге җирләргә кызыгып, татар сәүдәгәрләренең утарларына ут төртеп, янгын чыккан очраклар еш булды. Гаепне сукбайларга сылтыйлар, ләкин урын бушагач, “ә” дигәнче элиталы йортлар калкып чыга. “Болгар номерлары”н да җәмәгатьчелек саклап кала алмады.

Тарихи һәйкәлләр җимерелү бер хәл, халыкның милли аңы юкка чыга бара. Теориядә без тарихи мирас белән горурланырга, аны сакларга кирәклеген беләбез кебек, ләкин чынлыкта битараф калабыз. Тарихи һәйкәлләрне саклау эше ничек куелырга тиешлеге турында тарих фәннәре докторы Фаяз Шәех улы ХУҖИН белән сөйләштек.

 

– Фаяз әфәнде, Татарстанда ничә архитектура һәйкәле, тарихи урыннар исәпләнә?

 

– Республикада алар 5 меңнән артык. Бу санга атаклы шәхесләр яшәгән йортлар, биналар, тарихи һәйкәлләр, музей-тыюлыклар да керә. Татарстанда архитектура һәйкәлләренең күбесе XVIII-XIX гасырга карый. Тагын да борынгылары – Болгар, Свияжски, Алабуга. Начар сакланганнары – Биләр, Сувар, Җүкәтау. Алабуганың меңьеллыгы уңаеннан шәһәр шактый төзекләндерелде, Болгар чорыннан калган корылма-крепость манарасы мәйданын тәртипкә китерделәр, элмә такталарга тарихи мәгълүматлар язылды. Болгарда да вакытында Җәмигъ мәчетенең манарасы күтәрелде, карарлык корылмалар бар, ләкин бу бик аз.

 

Телибезме-юкмы, тарихи һәйкәлләр җимерелә, күз алдыбызда тарих юкка чыга. Мисаллар җитәрлек. Казанны гына алыйк. Меңьеллыктан соң шәһәр үзәге матурланды, яңа биналар төзелде, ләкин шул ук вакытта бик күп тарихи һәйкәл җир белән тигезләнде, яндырылды. Бауман, Мәскәү, Профсоюз, Тукай урамнары сугыш чорын хәтерләтә. Шәһәребезнең йөзе булган “Казан” кунакханәсе бинасын махсус җимертәләр кебек. Әле кайчан гына Бауман урамы, 19 йорт адресын бөтен татар дөньясы белә иде. Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Сибгат Хәким белән бәйле Матбугат йортын таркаттылар, билгесезләргә саттылар, ул сер, беркемгә берни әйтмиләр. Реставрация була, диләр, ләкин төзелеш эшләре күренми.

 

Ярый, Матбугат йортының әле бинасы исән дип саныйк, аны саклап калырга акыллары, намуслары җитәр дип өметләнәм, ләкин Тукай яшәгән “Болгар номерлары”н инде кайтарып булмый. Тарихи бина дип тормадылар, бульдозер белән эттерделәр. Бу бинаның җир белән тигезләнүе барыбыз өчен дә хурлык! Аның урынына шундый ук бина салыначак дип вәгъдә иттеләр, ләкин ул тарихи түгел. Аның макеты Казанга килүчеләргә татарның башкаласы XIX гасырда нинди булуын күзалларга ярдәм итәр иде. “Болгар номерлары”н яклап Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары пикет белән чыгар дип уйлаган идем, булмады. Фаҗигадән соң, сәбәпчесе кем икәнен ачыкларлар, дидем, ләкин берничә мәкалә бастырудан башка берни эшләмәделәр. Җеп очы югарыда утыручыларга барып төртелгәч, ләм-мим калдылар. Ә көрәш туктамаска тиеш иде.

 

Тагын күңелне сыкраткан күренеш – Татар бистәсе. Ул шәһәрнең уникаль районы, аның үз рухы бар иде. Бистәдә гомер кичергән татарларны шәһәрнең ерак районнарына күчереп утыртып хаталандылар. Бүген алар төзекләндерелгән элеккеге утарларында яшәп, сәүдә итеп, остаханәләрдә эшләсәләр, нинди яхшы булыр иде!

 

– Җәмәгатьчелек архитектура һәйкәлләренең сакланышына битараф. Аяк астында тарих ята дип белмиләр. Балык Бистәсендәге борынгы Чаллы шәһәре территориясендә җир дә сөрәләр, көтүне дә шунда көтәләр дигәнне ишетергә туры килә. Аннары еш кына тарихи һәйкәлләрнең җимерелүе аларны тарихи мирас исемлегеннән төшереп калдырудан башлана. “Болгар номерлары” белән дә нәкъ шулай булды.

 

– Тарихи һәйкәлләрне саклау законнары бар, аларны үзгәртергә, яңаларын кабул итәргә кирәкми. Эш анда түгел. Русиядә, шул исәптән Татарстанда да законнар эшләми. Гаеплеләрне табып булмый. Законнарның эшләтү механизмы юк. Әйе, ТР Мәдәният министрлыгы каршында Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча баш идарә бар. Анда да белгечләр эшли. Ләкин еш кына югарыда торучылар басымы астында тарихи һәйкәлләр мәдәни мираслар исемлегеннән төшереп калдырыла. Түрәләр ни тели, шуны эшли, ә без карап торабыз. Мондый хәл бер Казанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Псков, Ярославль, Түбән Новгородта да тарихи үзәкләр җимерелә, матур архитектура ансамбльләре юкка чыга.

 

Алабугада тарихи биналар күп, аларны төрле оешмаларга тапшырдылар, ләкин бер шарт куйдылар: бинаның фасады үзгәрешсез калырга тиеш. Чит илдә гомумән тарихи биналарны төзекләндерер өчен алынган эшкуарларны, инвесторларны күп кенә салымнардан азат итәләр, ләкин килешү шартларын үтәмәсәләр, аларны закон нигезендә җавапка тарталар. Ә бездә бу юк. Тарихи урыннар, һәйкәлләр, музей-йортларның сакланышы хакында сөйләгәндә инвесторларны җәлеп итә белү турында да онытмаска кирәк.

 

Казанда Апанай йортын төзекләндерделәр, бу яхшы күренеш, ләкин анда хастаханә урнашты. Әлбәттә, аның җимерек хәлдә, буш торуына караганда биредә ниндидер оешма утыруы хәерле. Ләкин музей, мәдәни учак оештырылса, дөресрәк булыр иде. Казанда музейлар әллә ни күп түгел, татар тарихына, шәхесләргә кагылышлылары исә иске, җимерек биналарда урнашкан, күбесе авария хәлендә, халыкны кабул итә алмый. Бүген бер Каюм Насыйри музее гына яхшы хәлдә шикелле, курчак йорты кебек. Ә Шәриф Камал, Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай музейлары?! Тукай музееның шундый хәлдә булуы күңелне әрнетә. Киләсе елга шагыйрьнең тууына 125 ел. Тукай – татар өчен символ. Ләкин аңа карата мөнәсәбәтебезне музейның бүгенге хәленнән дә чамалап була. Дәүләткә генә ышанып ятмыйча, үзебезгә дә хәрәкәтләнергә кирәк. Җәмәгатьчелек актив булырга, үз фикерен әйтә белергә тиеш. Салих Сәйдәшевка һәйкәл куярга кирәк дигәч, халык акчаны үзе җыйды. Попечительләр киңәшен, фонд оештырып, татар байлары белән элемтәләр булдырып, эшне кузгатып булыр иде. Мәскәүдә Булат Окуджава, Андрей Сахаров музейларын коткарып калу өчен җәмәгатьчелек радио, газеталар аша чаң сугып мәскәүлеләрне күтәрә алды.

 

– Минтимер Шәймиев президентлыктан киткәч, Болгар белән Свияжскины торгызырга көчемне куячакмын дип вәгъдә итте, моның өчен фонд булдырылды. Бу турыда төрле фикерләр ишетергә мөмкин. Ниһаять, Болгарны тәртипкә китерәчәкләр диләр, кемдер “пир во время чумы” дигән бәяләмә бирә, икътисадый кризис вакытында республика казнасыннан бу кадәр акча күчерү дөрес түгел дип әйтә. Өченчеләре исә, Болгарга карата артык игътибар биреп, башка тарихи һәйкәлләр онытыла дип борчыла.

 

– Болгар – безнең горурлыгыбыз. Алтын Урда чорына караган архитектура һәйкәлләре сакланып калды, Җәмигъ мәчете, олы манара төзекләндерелде, ләкин монда да эшләр җитәрлек. Болгарның башлангыч чорының археологик материаллары юк, анда казу эшләрен яңадан башларга кирәк. Шәймиевның бу эшкә алынуы галимнәрнең күңеленә өмет өсти, бәлки, казу эшләре максатчан, системалы барыр.

 

Свияжскига карашым тискәре түгел. Ул да безнең тарих. Җәмәгатьчелекнең бер өлеше моңа каршы килүен аңлап була, чөнки бу утрау белән татарның дәүләтсез чоры башлана. Ул – төрки татар цивилизациясенең бетү символы. Ләкин тарихның матур чорын да, фаҗигалесен дә онытырга ярамый.

 

Болгардан соң безнең өчен иң әһәмиятле урыннарның берсе – ул Идел Болгарстанының башкаласы Биләр. Дөрес, анда халык күп йөри, ял итәргә баралар, изге чишмәдән су алалар, дәваланалар, тауга менәләр, гыйбадәт кылалар. Табигате матур, үзенә җәлеп итеп тора. Ләкин шуннан ерак түгел Биләр шәһәре корылмаларының нигезләре бар. Анда монголлар чорына кадәр салынган Җәмигъ мәчете, феодал йорты нигезе, кое, Кәрвансарай, мунча урыны табылды. Шунда кызыклы экспонатлар саклана торган музей булдырылды. Ләкин шушы җирне туристларны җәлеп итәрлек итеп оештыра алмыйлар. Башта халык Биләрнең үзенә барып, тарихи урыннар белән танышып, аннары изге чишмә янында ял итәрлек итеп оештырсалар, менә булыр иде ул ичмасам! Биләр шәһәре кешегә күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел, ә туристларны җәлеп итәрлек мөмкинлекләр бар.

 

Казанда татарның архитектура мирасына караган корылмалар аз. Чиркәүләр мәчетләргә караганда күбрәк. Казан урыс шәһәре буларак үсеш алган, ләкин аның татарлыгын кайтару безнең кулда. Аны татар шәһәре дип күрсәтергә телибез икән, чит илдән килүчеләр карарлык урыннарыбыз булырга тиеш. Мәсәлән, Кремльнең Тайницкая манарасы астында Изге чишмә аккан. Татарлар чолганышта калгач, шуннан су алган, җирасты юллары булган. XX гасыр башында да ул чишмәдән су алып йөргәннәр. Бүген аны төзекләндерү өчен акча жәлләргә кирәкми, халыкны җәлеп итәргә дә менә дигән форсат. Беренчедән, тарихны күрсәтеп сөйләп була, икенчедән, шешәләргә су тутырып алып китәрләр иде. Благовещен чиркәве янәшәсендә XVI гасырның беренче яртысына караган бина нигезе табылды, ул – Кол Шәриф мәчете ташлары. Ләкин аны күтәртергә рөхсәт бирмәделәр.

 

Татарның бөек шәхесләренә куелган һәйкәлләр дә юк. Балаларыбыздан Казан ханнарын сорасагыз, берсе дә белми, ләкин Святославтан алып Медведевка кадәр санап чыга ала.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 16 | 23.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»