|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2019 Хәвеф-хәтәр
![]() Күкрәк баласын аэропортта онытып калдырганСогуд Гарәбстанында Saudi Arabian Airlines компаниясенә караган самолет очып киткәч, Джиддидагы Абдел Азиз исемендәге аэропортка кире кайтып утырган. Нигә дисәң, бер хатын үзенең күкрәк баласын аэропортта онытып калдырган. Портал диспетчер белән командирның әңгәмәсен дә урнаштырган. Анда диспетчер командирның нигә кире җиргә төшәргә җыенуын ачыклый. Командир ачулы тавыш белән бер пассажир хатынның терминал бинасында баласын онытып калдыруын һәм ары очудан баш тартуын белдерә.
Баласын да онытучы хатынга карата җәза каралгандырмы, ул хакта портал белдерми.
Фото ачык чыганактан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|