|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2019 Сәясәт
Нурсолтан Назарбаев отставкага китте
Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев дәүләт башлыгы вәкаләтләреннән баш тартуы турында игълан итте. "Мин Президент сыйфатында үз вәкаләтләремне туктатырга карар иттем", - диде Назарбаев, республика телеканаллары эфирларында Казахстан халкына мөрәҗәгать итеп. Интерфакс язуынча, быел Нурсолтан Назарбаевның иң югары постны биләвенә 30 ел тула. Республика Президенты вәкаләтләре Казахстан Парламенты Сенаты спикеры Касым-Жомарт Токаевага күчә.
"Закон буенча, Президент вәкаләтләре туктатылган очракта, аның вазыйфаларын Сенат спикеры башкара. Аннары Президент сайлаулары булачак", - ди Назарбаев.
Быел 79 яшь тулган Нурсолтан Назарбаев - Казахстанның беренче һәм бердәнбер Президенты иде. Аның Президент вәкаләтләренең хәзерге вакыты 2020 елның апрелендә тәмамланырга тиеш иде.
--- |
Иң күп укылган
|