|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2019 Мәдәният
Татарстанның Вәкаләтле Вәкиле Мәскәүдә Фәрит Бикчәнтәев һәм Люция Хәмитова белән очрашты
Татарстан Республикасының Вәкаләтле Вәкиле Мәскәүдә вакытта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова белән очрашты. Кунаклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле Вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты.
Баш режиссер театрның үткән һәм киләсе гастрольләре, яңа проектлары хакында сөйләде.
Равил Әхмәтшин кунакларга быелның гыйнвар аенда Мәскәүдә уңышлы үткән гастрольләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Мәскәүлеләр сезне ярата, һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала. Биш көн дәвамында сез тамашачыларны иҗатыгыз белән шатландырдыгыз, Малый театр сәхнәсеннән татар теле яңгырады». Традиция буенча, ике елга бер үтүче Мәскәү гастрольләре вакытында камаллылар Татарстанның Вәкаләтле Вәкиллегенә кунакка киләлар, дип яза Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле Вәкиллеге матбугат бүлеге.
--- |
Иң күп укылган
|