поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2019 Мәгариф

Халык рәхмәте – олы бүләк

Һәндәсә ханым Ганиева – чирек гасырга якын КПСС Азнакай район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләгән кеше. КПСС райкомының ул чактагы беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов (соңрак ул ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булды) бервакыт шулай кичке мәктәпкә барып керә һәм андагыларның кызып-кызып «Алтынчы июль» дигән нәфис фильм турында фикер алышкан вакытларына туры килә.

Яшь педагогның, һәр сүзен ихластан һәм өздереп әйтә-әйтә, бик кыю чыгыш ясавы күңеленә бик хуш килә аның, озын-озак уйлап тормый, аны партиянең район комитетына эшкә чакыра.
 
Язмыш җилләре Һәндәсә Ганиеваны гел башыннан гына сыйпап тормый. Заманына күрә хәлле генә яшәүче, алдынгы фикерле Дәүләтбай бабасы репрессиягә тарыгач, кызның әтисе Әхмәт тә, аның бөтен гаиләсе дә зур сынауларга дучар ителә. Ә Ютазы урта мәктәбен тәмамлап чыгасы елны тагын бер каза килә – кыз уң кулын югалта. Шулай да югалып калмый Һәндәсә, бар ихтыяр көчен туплап, мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлап чыга. Әнкәсе кебек үк укытучы булу, балаларга яктылык өләшү, төпле белем бирү турындагы матур хыяллар белән яна...
 
 
Казан дәүләт педагогика институтында укыганда җәмәгать эшләрендә, комсомол һәм профсоюз органнары эшчәнлегендә актив катнашып яши. Институтны тәмамлау белән аны, Азнакай эшче яшьләр кичке урта мәктәбенә укытучы итеп тәгаенлиләр. Анда исә кызның сәләтен, тырышлыгын тиз күрәләр, эшләре алга китә: яшь булуына карамастан, бик зиһенле һәм зирәк акыллы педагогны завуч итеп билгелиләр, үзенә фатир да бирәләр.
 
Х. Ганиева райкомда бүлек мөдире булып эшли башлаганда, аның күзәтчелегендәге тармаклар башында авыр сугыш елларында зур сынаулар кичеп чыныккан яхшы әзерлекле, көчле җитәкчеләр тора. Район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлегендә, мәсәлән, тармак буенча республикада бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое булган фронтовик табибә Газыйфә Хәсәншина мөдир була. Азнакай халык театрының да режиссёр – шулай ук сугыш ветераны, Г. Камал театрының элекке артисты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Еникеев җитәкчелегендә гөрләп эшләгән чагы бу. Узган гасырның 70нче елларында район халык мәгарифе (РОНО) бүлеге дә бик ышанычлы кулларда булды – РСФСРның атказанган укытучысы, СССР Мәгариф министрлыгының Н. Крупская исемендәге премиясе лауреаты Шакирҗан Җәләев үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән зат иде. Алар белән «йомырка тавыкны өйрәтә» дип әйтмәслек итеп эшләргә дә кирәк бит әле! Колхозлар һәм совхозларның да исемнәре бөтен республикага
 
билгеле булган Ленин ордены кавалерлары, союз һәм федерация дәрәҗәсендә премияләр яулаган көчле кадрлары белән шөһрәт казанган дәверләр иде ул. Шундыйлардан, мәсәлән, «Тырыш» колхозының партия оешмасы секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, игенче Алмас Булатов исеме генә дә ни тора!
 
Һәндәсә Ганиева бик принципиаль һәм актив җитәкче булды. Хөкүмәт куйган бурычларны тирәнтен аңлап, аны үз кул астында эшләүчеләргә дә тиешле дәрәҗәдә җиткерә һәм эшкә юнәлеш бирә белә иде. Аның бурычы социаль һәм иҗтимагый юнәлештәге барлык тармакларның, сәяси һәм җәмәгать оешмаларының, шул исәптән нефть предприятиеләрендәге һәм авыллардагы партия, комсомол оешмаларының эшчәнлеген көйләү һәм яхшырту иде. Партиядәш өлкән иптәшләренең ярдәме белән ул үз хезмәт вазыйфаларын менә дигән итеп башкарып кына калмыйча, Азнакай районының ил күләмендә алдынгы район булып, дан казануына да зур шәхси өлеш кертте.
 
 
Сәламәтлек саклау өлкәсе аксакалы, Азнакай район үзәк хастаханәсе баш табибенең 1982 елдан бирле бүгенгәчә алыштыргысыз урынбасары, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре Әнәс Гәрәев болай сөйли:
 
– Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту мәсьәләләрен без башта һәрвакыт Һәндәсә Әхмәтовна белән тикшерә торган идек, аннары, кирәк булган очракта гына, районның беренче җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Ул безнең киңәшмәләрдә гел катнаша иде. Белеме, эш профиле башка булса да, сәламәтлек саклау проблемаларын хәл итүдә бик ярдәме тиде, грамоталы эшләде. Бәлки моңа аның сеңлесе Әдибә Әхмәт кызының озак еллар буе үзәк хастаханәдә баш шәфкать туташы булып эшләвенең дә ярдәме тигәндер Табибләр да бик хөрмәт итә иде үзен, гомер буе чын-чынлап сокланырлык үрнәк зат ул безнең өчен...
 
Пенсиягә чыгып, партия эшеннән киткәч, Һәндәсә Әхмәт кызын Азнакай шәһәренең 2нче урта мәктәбенә тарих укытырга чакырдылар. Ул анда тагын 15 ел уңышлы гына эшләде.
 
– Без идея өчен тырыштык, халыкка аң-белем бирергә, агартырга омтылып яшәдек. Кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнүебезгә ышанып эшләдек, – дип сөйли Һәндәсә ханым. – Кешеләрнең кешелекле һәм әдәпле булуын яраттым.
 
Әйләнә-тирәсендә яхшы кешеләр күбрәк булганга, үзен бәхетле саный ул. Дуслары да онытмый үзен. Һәндәсә ханымны бүген дә күпләр таный, хөрмәт белән эндәшә. Барлык азнакайлыларга чын күңелдән рәхмәтле ул моның өчен. Бу көннәрдә 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Һәндәсә Ганиеваның тормыш кагыйдәсе бер: «Оптимист булырга, киләчәккә ышанып яшәргә!». Күз тимәсен, ул әле бүген дә туганнары белән аралашып, ярдәмләшеп, җәйләрен чиләк-чиләк урман җиләкләре җыеп, шатланып гомер итә.
 
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ. («Мәдәни җомга», 15.03.2019., 17 бит)
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»