поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.03.2019 Җәмгыять

“Сәләт-Самара” аланында кышкы смена узды

2 - 7 мартта Самараның “Алтын балык” ял итү һәм сәламәтләндерү балалар лагеренда Татарстан Респуб-ликасының “Сәләт” дип аталган сәләтле яшьләр оешмасының кышкы сменасы узды. Анда, гадәттәгечә, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 6 - 9нчы сыйныф укучылары һәм Татарстаннан килгән балалар - барлыгы 52 сәлкеш (сәләтле кеше) ял итте.

Алан программасы бик тыгыз итеп төзелгән иде. Төшке ашка кадәр балалар дәресләрдә булсалар, көннең икенче яртысында мастер-классларда, бәйгеләрдә катнаштылар.
 
- Биредә дәресләргә вакыт күбрәк бирелә. Шулай да балалар аларга бик теләп йөриләр. Чөнки мавыктыргыч һәм бик кызыклы итеп төзелгән дәресләрне “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштерүче студентлар алып бара. Ә кичке чараларны Татарстаннан килгән әйдаманнар оештыра. Балаларга күңелсезләнергә вакыт юк, - дип сәлкешләр тормышы белән таныштырды Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхретдинов.
 
“Сәләт-Самара” аланы директоры Булат Вәлиуллин Татарстаннан көчле әйдаманнар (вожатыйлар) килүен белдерде. Наил Габдрахманов һәм Энҗе Шакирова, Равил Хәйруллин һәм Фәридә Хәйбуллова, Элина Зәйнуллина һәм Лия Шәкүрова өч төркемнең әйдаманнары, Адель Хәйретдинов - өлкән әйдаман. “Арабызда “Сәләт-Самара” аланында берничә тапкыр булучылар да бар. Балаларны, Самараны сагынып килдек”, — дип сөйли Булат Вәлиуллин.
 
Ә бер көнне “Сәләт-Самара” аланына кунакка өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов килде. Балалар аны “Сәләт” тормышы, төрле аланнар белән таныштырдылар. Ә мөхтәрәм кунак җирле милли оешмалар, аларның эшчәнлеге турында сөйләде, әйдаманнарның сорауларына җавап бирде.
 
- “Сәләт-Самара” аланына да өч ел тулган икән. Моның нәтиҗәләре бармы соң? - дип кызыксынды Әнвәр Имран улы.
 
- Әлбәттә! Һәр аланның нинди дә булса юнәлеше бар, балалар аннан бик күп яңалыклар, белем туплап кайталар. Мәсәлән, “Сәләт-Самара” аланы программасы балаларны белем һәм иҗат ягыннан үстерүне максат итеп куя. Әйдаманнар балалар белән тик татар телендә аралашып, сөйләм телен үстерергә ярдәм итәләр, - дип җавап бирде “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов.
 
 
Ә балалар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, кызыклы сәлкеш тормышы турында сөйләргә ашыктылар.
 
- Биредә бик әйбәт. Һава саф, көненә биш тапкыр хәләл ризык белән тукланабыз, җиләк-җимеш тә җитәрлек. “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Дания Абдрәхимова һәм Вәсимә Фәрдиева һәрвакыт безнең белән, әти-әниләребезгә борчылырга урын юк. Самара буйлап экскурсияләргә йөрдек, шәһәрнең танылган урыннары белән таныштык. Бик матур, кунакчыл шәһәр, - дип канәгатьлекләрен белдерделәр Татарстаннан килгән Камилә һәм Мәрьям Вәлиевалар.
 
- Иртәбез “турытаяк”тан (линейкадан) башлана. Анда без бер-беребезне сәламлибез, физкультура ясыйбыз. Дәресләр белән кичке чаралар арасында бераз ял итеп тә алабыз. Ләкин бөтен уебыз кичен нәрсә буласы турында. Көтеп ала алмыйбыз инде, чөнки бу - иң күңелле вакыт. Төрле уеннар, викториналарда катнашабыз, “шәмчек”ләргә җыелып, серләшәбез. Миңа дискотекалар да бик ошый, - дип сөйләде 7нче сыйныф укучысы Әдилә Хаҗиева.
 
7 мартта “Сәләт-Самара” аланының кышкы сменасы тәмамланды. Яктылыклылар әйдаманнары, яңа иптәшләре белән аерылышканда бераз күңелсезләнеп, киләсе елга да очрашырга сүз бирешеп хушлаштылар.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 15.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»