|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2019 Фаҗига
Сабыйлар өч тәүлек әниләренең мәете янында үткәргәнСанкт-Петербургта булган бу хәл. 12 мартта бер коммуналь фатирда 1981 елгы хатын-кыз мәетенә юлыгалар. Ачыкланганча, хатынны опека органнарына шалтырату нәтиҗәсендә тапканнар. Күршеләре аның бүлмәсеннән сирәк чыгуы, ә балаларының еш елавы турында хәбәр иткән, дип яза Кызыл таң.
Әлеге вакытта дүрт яшьлек ике малай һәм ике яшьлек кыз дәваханәдә. Бу ананың барлыгы биш баласы бар. 18 һәм 12 яшьлекләрен опека тартып алган булган. Бәләкәйләрен ул берничә ай ялгызы караган, чөнки бергә яшәгән ире, яңа мәхәббәтен табып, гаиләдән киткән.
Ханым моңа бик кайгырган һәм соңгы арада үзен начар хис иткән булган...
Фото: "Комсомольская правда".
--- |
Иң күп укылган
|