поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2019 Ана теле

Ана теле: Сингармонизм дигән канун бар. Беләбезме, үтибезме?

Телебезнең төп кануннарын Гыйбадулла Алпаров тәртибе белән барлауны дәвам иттерсәк, чираттагысы: ”4. Сингармонизм. Бездә күп вакыт аваздаш сүзләр бер-берсеннән калынлык-нечкәлек белән генә аерылалар. Бездә бер сүзнең бөтен авазлары, кушымчалары белән бергә үк, я бөтенләй калын гына, я бөтенләй нечкә генә әйтелү гадәте бар.

Башка телләрдәге кебек, бездә бер сүзнең эчендәге авазларның бер калын, бер нечкә булып, боргаланып әйтелүләре юк. Мәсәлән: кеше, кешедән, кешеләргә (бу сүзләр бөтенләй нечкә генә әйтелә); ал, алам, алырлар, алганлыктан (болары бөтенләй калын гына әйтеләләр).
   
Бул (калын), бүл (нечкә), оч, өч, тоз, төз, кыр, кер... кебек сүзләр бер-берсеннән бары шул калынлык, нечкәлекләре белән генә аерылалар. Менә шушы сингармонизм табигате дә бездә сүзләрнең тышкы әйтелеш ягыннан булган аерым бер төре дип каралырга тиеш” (Г.Алпаров. Сайланма хезмәтләр.–Казан: Мәгариф,– 2008, 73 б.).
   
Галим телнең бу асыл үзенчәлеген махсус аңлатырга омтыла. “Сингармонизм. Телебезнең иң төп табигатеннән берсе, авазлар янәшә тезелеп сүзләр хасил иткән чагында, аларның бары да калынлык, нечкәлектә бер-берсенә ярашып әйтелүләредер. Авазларның калынлык һәм нечкәлеге, тамыр кисәкләрдә, төп сүзләрдә генә калмыйча, кушымчаларга да күчә. Төп сүзнең азагына ничаклы, ничә рәт кушымча тоташса да, алар бары да калынлык, нечкәлектә төп сүзнең әйтелешенә иярәләр. Мәсәлән: ал, алды, алдылар, алдыгызмы, алганнарыгыздан; кил, килде, килделәр,, килдегезме, килгәннәрегездән... кебек. Бер сүздәге авазларның калынлык, нечкәлектә бер-беренә ярашып әйтелүенә “сингармонизм кануны” дип әйтәләр. Сингармонизм нәрсә ул? Бу канун буенча сүзләрнең калын яки нечкә әйтелүләре берәр төрле авазга иярүдән киләме, әллә ул бөтен сүзнең бер табигатеме? Бу мәсьәләне ачу өчен бу урында беркадәр аңлатма ясап китәргә туры килә.
   
Сүзләрнең калынлык, нечкәлекләре, бер сүзне әйткән чакта тел ни рәвештә торса, сүзне әйтеп бетергәнгә чаклы шул торышын үзгәртми саклавыннан – ялкаулыгыннан тора.” (77 б.).
   
Шушында, галимебездән дә, укучыларыбыздан да гафу үтенеп, бер генә минутка бүленеп алам. “Ялкаулык” төшенчәсен фәнни тәфсирләп китү кирәк дип саныйм. Галим шунда ук фикерен болай дәвам иттерә: “ Калын сүзне әйткәндә, ияк аз гына ачыла төшеп, тел арткарак тартыла. Тел очы турысында бушлык күбрәк калдырып әйтелә. Нечкә сүзне әйткәндә, ияк ябыла төшеп, тел алгарак килә. Тел төбе белән йомшак аңкау арасында ачыклык күбрәк калдырып әйтелә. Бөтен кушымчалары белән бөтен сүзне әйтеп бетерми торып, тел үзенең шул торышын үзгәртми. Менә бездә сингармонизм табигате шуннан гыйбарәт”.  
   
Күренде ки, әгъзәбез  –  телебезгә карата “ялкаулык” дигән тискәре бәяләмәнең фәнни нигезле, дәлилле түгеллеген галим шунда ук таный –  монда бернинди тискәре сыйфат турында сүз бармый; үзебездән өстик: бу гамәлдә безнең әгъзәбезнең тумыштан ук бирелгән сакчыллык  сәләтенә тугры калуыдыр; шушы  мизгелдә дә телебез татар холкына, табигатенә хас  үҗәтлек сәләтеннән тайпылмый.
   
Нигә бу тезиска  шулай җитди, тәфсилле тукталам? Гомерем буена  җурналистлык, язучылык, мөгаллимлек, фәнни эшемне татар телендә уйлап, әйтеп, язып башкардым. Төп коралым буларак телнең тәэсир көчен аның асыл үзенчәлекләрендә, беренче нәүбәттә әлеге сингармонизм канунына тугры булуында дип инанып, аңа таянуны, үз сөйләмемдә генә түгел, гомүмән телебез гамәлиятендә һәм фәнендә аның саклануын төп бурычым дип санадым, ничек кенә булса да аңа тугры калырга омтылдым. Чөнки телебездә аның бозылу очраклары даими күзәтелгән, фәндә дә теркәлә киленгән. Үземнең дә бу турыда борчылып, сәбәпләрен ачыклау, алардан котылу юллары тәгаенләнгән язмаларым аз түгел. Телнең шушындый канун дәрәҗәсендәге сыйфатларының булуы үтә дә әһәмиятле, алар телнең мөстәкыйльлеген хасыйл итә – алар булмаса тел дә юк. Аларның фәндә, гамәлдә танылуы, һәм дә чынбарлыкта канун сыйфатында үтәлүе аеруча әһәмиятле.
Шуңа күрә бүген бу күренешне нәзәри яссылыкта да, гамәлияттә дә һәркайсыбызның чыннан да  канун сыйфатында тануы бик мөһим.   
 
Канунның фәнни нигезле булуына шиктән котыла алмаучыларны чын кыйблалы итү теләгеннән бу табигый күренешне  тагын да ачыграк күзаллар өчен янә дә бер күренекле галимебезнең дәлилен икрар итик. Лотфый Яфаров: “Татар теленең фонетика, лексика һәм грамматика өлкәләрендә хәрәкәт итеп килә торган бик күп тенденцияләрне, ягъни тел законнарын, тарихи үсеш, үзгәреш планында күзәтергә, тикшерергә һәм күз алдына китерергә мөмкин. Без монда шундый законлылыкның берсенә – татар телендә сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясенә тукталырга уйлыйбыз... Тел өлкәсендәге бу үсеш, үзгәреш факты (сингармонизм – Н.И.) нинди процесс соң? Ул моннан гыйбарәт: татар теле сүзлек составының бик борынгыдан килгән үз төп  фондын тәшкил иткән сүзләрнең бик әкренлек белән  генә, арткы рәт (калын) сузыклары белән әйтелүгә караганда, алгы рәт (нечкә) сузыклары белән әйтелү тенденциясе көчәя барганы күренә. Башкача әйткәнчә, татар телендә, сингармонизм законы хәрәкәт иткән хәлдә, сүзләрнең нечкә әйтелеше активлашканы сизелә. Ләкин моннан татар телендә барлык сүзләр дә нечкәрүгә баралар икән, дип аңламаска кирәк, телдә бу тенденциягә каршы хәрәкәт итүче тенденцияләр дә яши (автор моңа аерым туктала – Н.И.); Л. Яфаров:  “Хәзерге алынмалар график нигездә формалашалар. Борынгы алынмалар башкарак юл белән үзләштерелеп ныгыганнар. Монда татар теле сүзләрне үз авазларына яраштырып, шуларга төрендереп ала торган булган”, дип тә кисәткән.
   
Телнең бу асыл сыйфаты турында күренекле әдипләребезнең уй-фикерләренә диккать итү дә файдалы гамәлдер.   Нурихан Фәттахның  “Шәжәрә”сеннән: Табигатьтә тупас һәм каты әйберләр бар. Алар чыгарган тавышлар да тупас һәм каты. Йомшаграк әйберләрнең тавышы да йомшак һәм ягымлы. Менә мондый хәл телдә дә чагыла, имеш. 1646–1716  елларда яшәгән немец философы Лейбниц та шундыерык фикер әйткән. Лейбниц иң беренче тел табигатьтәге тавышларга охшату нигезендә барлыкка килгән дип исәпләгән. (11 б.).
       
Сингармонизм кануны тарихи яссылыкта да кызыклы: борынгы телебездә катгый рәвештә, кагыйдә буларак һәр берәмлек калын да, нечкә дә булган. Бу кагыйдәне искә төшерү көндәлек сөйләм кыенлыкларын хәл иткәндә дә, тарихи бәхәсләрне ачыклаганда да ярап куя. Урда сүзе этимологиясен, тарихи урынын ачыкларга тырышканда уйланулар: урда – орда; үр-үрдә; өр, өрү (сулыш, тавыш чыгару); өркү; эр, эргә (стена); ир, җир; урда – урта, үртә, өртә, иртә (бу сүзләрдә – мәгънә: биеклек, беренчел, өске, (үрә, басып тору); үркәч (дөя);
   
Сингармонизмга карата фәнни, тарихи җирлектә болай тәфсилле тукталуыбыз канунның бүгенге яшәешебездә әһәмиятле урын тотып, аның  бозылу очракларына юл куелуына халыкның борчылуы дигән идек.    Канун бозылу очракларын Г.Алпаров та кисәткән: “Билбау, китап, каләм, бәгърем... кебек берничә сүзләргә карап, бездә сингармонизм юк икән, дип куярга ярамый. Дөрес, бездә кушма сүзләрдә тулы гармония булып җитә алмый. Ләкин бу вакытта да ул бер иҗектән дә кими алмый, ягъни гармония иң кимендә бер иҗектә тулы көенчә кала. Читтән кергән каләм, китап, кадер... кебек сүзләрне без иске мәдрәсәләрдә өйрәнү, махсус күнегү сәбәпле генә әйтергә өйрәнгәнбез. югыйсә аларны авыл кешеләре һәм балалар кәләм, китәп, кәдер... яки калам, кыйтап, кадыр... дип әйтәләр.
   
Билбау, актирәк, Гөлбану... кебек үз сүзләребезне без, гармония ягыннан бил+бау, ак+тирәк, Гөл+бану.. дигән аерым сүзләргә караган кебек карарга тиеш булабыз. Әйтелеш ягыннан тел аларны бер сүз дип белми, алар тел өчен син бар, мә ал, тор эшлә... дигән сүзләрне әйтү белән бер (Күрсәтелгән хезмәт, 83 б.).
   
Тик канунның бозылу күләме һәм аның төрләре һич кимүгә бармавы вә моңа, табигый ки, бөтенхалык борчылуының көчәюе теманың актуаль  калуын дәлиллидер.
 
Сәбәпләрен ачыклау, алардан котылу чараларын билгеләү өчен тирән фәнни анализ сорала. Булганнарына үзебездән дә күзәтү-нәтиҗәләребезне өстик. Үзегез дә күзәтү-уйлануда катнашсын дип башта мисаллар рәтен китерик. Авазлардан, аннары иҗекләрдән теркик. Менә әдәби сөйләм үрнәге саналган Татарстан радиосы дикторларыннан берсе махсус, табыйб (дөресе), дисә,  икенчесе мәхсүс, тәбиб, ди, өченчесе исә мәхсус яисә махсүс (табиб яисә тәбыйб), ди. Күренекле генә артистыбыз: Туры килде миңа хатта алдашырга, диде. Хәттә урынына; Рәсми сөйләмдә дә, көндәлек сөйләмдә дә, хәттә халык җырларында да  бер үк сүзне төрлечә әйтү  чиргә әйләнде: тәкыя-такия-такыйа; Асыя-Әсия-Асия; Нурсөя-Нурсыя; Сәлих Сәйдәшевкә багышланган радиотапшыруда Сәлихне кем ничек кенә әйтмәде (музей хезмәткәре: Сәлих; радио җурналисты: Салих, хәтта Соалыйх; ярый әле  шул радио дикторы  Тәлгат Хәмәтшин Сәлих дип чын татарча әйтте;  Сугыштан кайта алмаган абыем (әнинең энесе) Сәләхетдиннең исемен әбием, бабам берничек тә икенче төрле әйтмәсәләр дә, мәктәптә укыган оныкларының  язылганча Сәлахетдин дип бозып әйтүләре күңелгә тия. Аны язылганча бозып әйтү кыенрак та югыйсә.
     
Радио димәктән,  заманында без радиотапшыруларга атналык күзәтү ясауда катнаша  идек – аларда сингармонизм законының еш бозылуына да игътабар ителгән. Бүген әйтелгән мисаллар да китерелгән. Хезмәткәрләр ул хаталарны – бер үк текстта бер үк сүзне бер үк мәгънәдә ике төрле әйтүне – (акрын-әкрен, аз-әз һ.б.) синоним дип аңлаткан. Әмма һәр синоним мәгънә яисә хис төсмерен төгәлрәк белдерер өчен, ягъни стиль максатларында кулланыла бит, кайсы сүз беренче булып искә төшә, шуны әйтү түгел.
   
Ә бит радиотапшыруларның үзендә үк законны максатчан, иҗат итеп куллану очраклары да аз түгел. Әлеге күзәтү барышында мисалга чөермәс-чыермас, кытыклау-кетекләү, ымсыну-өмсенү, салынган-сәленгән һ.б. вариантлары китерелгән. Алар ярдәмендә сөйләмнең аһәңлегенә ирешелгән. Менә шагыйрь Мөдәррис Әгъләм остазы Сибгат Хәким турындагы чыгышында :”...Бу сыйфат аның холкына бөтенләй ябешми...”, дигән. “Бөтенләй” белән “ябышмый” бер тезмәдә  аһәңсез – гайре табигый булган булыр иде, чыннан да “ябышмаган” булыр иде.
       
Тик бүген иҗади казанышларга караганда канунны  бозу очраклары күбрәк. Тискәре мисалларны иҗек “бозу”белән дәвам иттерик. Бер тапшыруда тәҗрибәле генә дикторыбыз стабильлашу, килька, тәбиблык һ.б. дип азапланды. Гәрчә халык үзе, законны сизгер  тоемлап, килки дип, сөйләмен ятышлы итә бит. Бу мисалларда – нечкә әйтелешле сүзгә калын кушымча ялгау чире. Тулаем нечкә әйтелешле сүзгә, бигрәк тә кеше исеменә, фамилиясенә калын кушымча тагудан да мәгънәсез гамәл булырмы! Урыслар үзләре дә Медведевү,   Менделеевский дип нечкә әйтәләр, алфавитларында ү булмаганга күрә генә у, дип язарга мәҗбүрләр. Ә татар үз телен үзе “газаплап”, Медведевка, Шәймиевка, Гыйләҗевны ди. Кул астымдагы бүгенге газетларның берсен алам (Ирек мәйданы,  7 март, 2019). Менә бу сүзләрне мин берничек тә язылганча укый алмыйм: Айрат һәм Радик Шәймиевларның; Роберт Шәймәрдәнов; Эльмира Сәлахова; Фәрит Салихов; Рәйсә Шәрәпова; Рифат Фәттахов; Дания Гәрәева; Рифат Рәшитов, Айдар Шиәбетдинов... Татарча әйтеп булмый торган янә унлап фамилия теркәлгән.  Шунда ук, шөкер, “татарчалары” да бар: Мансур Ганиев; Раяз Фасыйхов; Ризидә Гасыймова. Тик болар йөзгә берәү генә.
 
Бүген килгән газетлардан менә янә берсе (“Мәдәни җомга”, 7 март, 2019). Бәлки анда?  Юк икән шул. Бер үк әйтелештәге  Һадый Атлысый белән Исхакый төрлечә языла икән:  Һади Атласи, Исхакый. Нигә Марат Сахипгәрәев? (Паспортка да алай язмаганнардыр ич!)  Кушымчалар да татарча түгел: Ягьфәров, Шәрипов, Ф.Зыятдинов, Т.Биктимерова, Шамил Абдюшевның; Дамир Мөхетдиновның; Аптырарсың: бәйрәмдәгечә дигән сүзне берничек тә бәйрәмдагыча дип әйтеп булмый, ә газеттагы “Ф.Бәйрәмовага”ны ничек дип әйтим!? “Алсу Нәбиеваның”ны чын татарча әйтеп карагыз! Бу казадан котылу юлын газет үзе үк күрсәтә югыйсә – “Р.Гайнетдиннең бу фикере”, дип яза. Шиһабетдин Мәрҗанинең; Габдесәләм, Яушев, Даушев, Гыйләҗев;
  
Закон икән, ул һәркемгә мәҗбүри гамәлдә булырга, һәркем тарафыннан бердәй, тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Нигә үтәлми? Сәбәпләрен ачыклау зарур. Ни кызганыч, хәтта фән әһелләребез дә әлегә мондый җитди гамьсезлеккә тиешле бәя биреп, кискен чара күрә алмый. Күренекле генә галимебезнең  “ачы” – горький, “әче “ – кислый дип аңлатуы хәтердә калган; Дәреслек, кулланмаларда, төрле китапларда законның үтәлергә тиешлеген шик астына ала торган искәрмә, чыгармаларга юл куела?! Ә мәктәп укытучылары шуларны кагыйдәгә саный. Бер укытучының менә болай аңлатканына юлыкканым бар: “Калынлыгы-нечкәлеге ягыннан сүзләр аерыла икән, алар бөтенләй үзгә мәгънәле берәмлеккә әверелә: бара-бәрә, бул-бүл, оч-өч, тоз-төз, кыр-кер, таба-тәбә һ.б. Шул ук вакытта ул үзенең сөйләмендәге, укучыларның көндәлек сөйләмендәге калынлык-нечкәлек ягыннан төрле булып та мәгънәләре белән синонимнар, ягъни бер мәгънәле  сүзләр тәшкил иткән акрын-әкрен, ачы-әче, ачкыч-әчкеч, сыпыру-сеперү, торгызу-тергезү, ябышу-ябешү, миңа-миңә һәм башка бик күп очракны аңлатып-төшендереп бирмәде.
   
Канун бәлки Г.Алпаров заманыннан соң үзгәргәндер, дип шөбһәләнүчеләргә, мәсәлән, югары һәм урта уку йортлары укучылары өчен дәреслектән (Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф.– 2002) рәсми фәнни фикерне  җиткерәбез. “Төрки телләрдә сузыклар ярашуы хәтта закон дәрәҗәсендә булып, сингармонизм законы дип йөртелә: кайткалаштырганнармы, киттерттергәннәрдер”. Биредә канунны сөйләмдә гамәлгә ашыру өчен әһәмиятле киңәш-тәкъдимнәр җыелмасыннан торган бүлекчә бирелгән. Тик монда да канун бозу мисаллары теркәлеп тә, алардан котылу юллары ап-ачык  тәкъдим ителмәгән.
   
Сизелә ки, монда фактны теркәп, күзәтеп кенә котылып булмый, анализ ясау, сәбәпләрен ачыклау, котылу юлларын тәгаенләү дә сорала. Үзенә тәфсилле анализ зарур. Аллаһы боерса, интернетчыларыбызның да булышлыгында дәвам иттерербез.
                                                         Илдар Низамов,
                                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»