|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2019 Редакция баганасы
Илсөя Бәдретдинова: "Как таң булды, "Матбугат" багам""Матбугат.ру"ның Инстаграм тасмасында көн саен даими рәвештә яңадан-яңа язмалар урнаштырып барабыз. Укучыларыбызга да кызыклы, безгә дә күңелле. Бүген анда язылучыларыбыз саны 61 меңнән артып китте - бу бик югары күрсәткеч. Укучыларыбыз арасында төрле кешеләр бар: барысы да безнең өчен якын, бер гаиләдәй шушы зур челтәр казанында кайныйбыз. Ләкин очраклы килеп эләккәннәре дә бар. Мәсәлән, бер язылучыбыз килеп кушылгач, татарча сәламләп эндәшкән идек, ул: "Мин бу телдә не шушу" дип җавап бирде. Бер көннән тагын берсе инглиз телендә "hi my dear" (сәлам минем кадерлем) дип язып җибәрде. Моңа җавап итеп "Матбугат.ру" инстаграмы администраторы "Безне бер нормальный кеше укымый. Берсе татарча белми, берсе бөтенләй чит ил кешесе. То робот, то ботлар яза" дигән шаян пост элеп куйды. Бу вакыйганың дәвамы бик кызыклы. Пост чыгуга даими укучыбыз Илсөя Бәдретдинова аңа үз җавабын язган. "Атач... нормальный юк атя.. ту дир бот дир... ту рубот... как инде так? Ә мин? Как таң булды, Матбугат багам" ди ул. Илсөя Бәдретдинованың нинди телдә язганын аңламадык.
--- |
Иң күп укылган
|