|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2019 Мәдәният
Тинчуринлылар Питрәчтә булып кайтты - тамашачылар алкышларга күмгәнКичә, 12 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Питрәч районы халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Төш” спектаклен тәкъдим итте. Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Альберт Валерьевич һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазулҗанов Тинчурин театры коллективына Питрәч халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр. Зал тутырып килгән тамашачыларыбыз якташлары Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтованы һәм барлык артистларыбызны чәчкәләргә, алкышларга күмеп, гастрольгә кабат килүләрен чакырып озатып калдылар.
--- |
Иң күп укылган
|