поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.04.2010 Бәйрәм

ХӘЕРЛЕ ЮЛ, АК БӘХЕТЛӘР СИҢА!

Моннан 20 ел элек 1990 елның 25 апрелендә «Бердәмлек»нең беренче саны дөнья күргән иде. Бу дөньяда һәркемнең үз гаме, үз дөньясы, үз фикере бар дигәндәй... Тукта, сүзнең ни турында барганын башыннан ук сөйлим әле. Батыр якташыбыз, милләттәшебез Әсхәт абый Җиһаншин турындагы язмам «Бердәмлек»тә басылып чыккан көнне көтмәгәндә телефон чылтырады. Шенталыда яшәүче танышым Шәһит абый Әхмәдиев икән.

– Нурсинә сеңелем, исәнме? Менә Мәхтүмә апаң белән «Бердәмлек»тән синең язмаларыңны укып утырабыз әле. Әсхәт Җиһаншин һәм аның хезмәттәшләренең моннан 60 ел элек күрсәткән батырлыклары турында укыгач, хәтта күзләргә яшь бәреп чыкты. Язмаң күңелгә үтеп керерлек итеп язылган. Сеңелем, сиңа зур рәхмәт, – диде ул.

 

Бу көнне әле тагын берничә кеше шалтыратып, миңа рәхмәтләрен белдерделәр, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

 

Шул чакта миннән дә бәхетлерәк кеше булдымы икән? Үзеңнең хезмәтең турында шундый яхшы сүзләр ишеткәч, бик рәхәт булып китте. «Бәхет өчен күп кирәкме? Бәхет өчен аз да җитә», – дип җырда да җырлана бит.

 

Мине шулай бәхетле итүче рәхмәт сүзләре ишетергә мөмкинлек бирүче берничә кеше турында әйтеп үтәсем килә. Алар «Бердәмлек» газетасының хезмәткәрләре – баш мөхәрриребез Рәфгать абый Әһлиуллин, җаваплы секретаребез Зәйнәп апа Әһлиуллина, хәбәрчеләребез Эльмира ханым Шәвәлиева, Миләүшә Газимова, компьютер операторларыбыз Зөлфия Юрьева, Гөлнур Мусина, бухгалтерыбыз Юлия Хазиева. Бер караганда коллективыбыз зур да түгел. Ә нинди зур эш башкаралар бу кешеләр – могҗизалы, серле, матур эчтәлекле газетабызга «җан өрәләр». Әгәр алар минем һәм башка хәбәрчеләрнең язган язмаларын укып, эшкәртеп газета битләрендә урнаштырмасалар, бәлки, яңа гына «табадан төшкән» яраткан басмабызны кулыбызга алып, рәхәтләнеп уку бәхетенә ирешә дә алмас идек.

 

Менә күптән түгел генә без укучыларыбыз белән бергәләшеп, яраткан газетабызның егерме яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп үттек. Аңа атап күпме матур шигырьләр, язмалар дөнья күрде, теләкләр әйтелде, котлаулар яңгырады. Шушы уңайдан мин мөхәрриребез Рәфгать абый Әһлиуллинга, дус һәм тату яшәүче хезмәттәш коллективыма ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.

 

Рәфгать абый баш мөхәррир буларак, барыбызга да гел дөрес юнәлеш күрсәтеп тора. Ул кирәк чакта күңелне күтәреп мактап җибәрсә, кайчакта «орышып»та куйгалый. Юк, юк, орышып дигәч тә, сез әллә ни уйлый күрмәгез тагын. Болай гына әйтәм мин аны, сүз уңаеннан гына.

 

Минем биредә хезмәт итүемә инде берничә ел үтеп китсә дә, мин әле баш мөхәрриребезнең безне тавышын күтәреп, ачуланып тиргәгәнен күргәнем юк. Ул беркайчан да туры бәреп әйтми, башта гыйбрәтле хәлләр турында сөйли (хәтта аның тормыш тәҗрибәсенә исем дә китә кайчакта) яки бер кызыклы юмор сөйләп ташлый. Үзеңнән-үзең рәхәтләнеп бер көләсең дә, кая хата җибәргәнеңне аңлап алып, шундук төзәтергә һәм төзәлергә тырышасың.

 

Мөхәррирләрнең журналистларны мактау ягына бик саран булулары турында ишеткәнем бар иде. Сезгә сер итеп кенә әйтәм, безнең мөхәрриребез андыйлардан түгел. Мактарлык җирдә мактап җибәрсә дә, шул ук вакытта: беркайчан да борыныңны күтәрмә, эреләнмә (Аллам сакласын!), уртача бул, бик түбән дә тәгәрәмә, һәрчак гадел дә, кешелекле дә булып кала бел, дип әйтергә дә онытмый.

 

Коллективыбыздагы журналистларның барысының да каләмнәре үткен, холык ягына килгәндә дә күркәм сыйфатларга ияләр, итагатьлеләр, хезмәт сөючәннәр. Нәкъ менә шуның өчен дә, уртак фикергә килеп, эшебезне бик яратып эшләгәнгә күрә, без бәхетле дә инде.

 

25 апрельдә моннан егерме ел элек «Бердәмлег»ебезнең беренче саны дөнья күргән иде. Менә бүген аның чираттагы яңа санын кулыгызга алдыгыз. Шулай итеп, «Бердәмлек» үзенең өченче дистәсен ваклый башлады.

 

20 яшь – ул яшьлекнең иң гүзәл, матур, сөеп һәм сөелеп туймас чоры. Безнең яраткан газетабыз да гүзәл затлар кебек алга, матурлыкка, вакыйгаларга бай булган бөек язмышына аяк баса. Хәерле юл, ак бәхетләр сиңа, яраткан «Бердәмлег»ебез!

 

 

Редакция коллективы – (беренче рәттә сулдан уңга) Зәйнәп һәм Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИННАР, (икенче рәттә) Наилә ХӨСӘЕНОВА, Юлия ХАЗИЕВА, Зөлфия ЮРЬЕВА, Гөлнур МУСИНА, Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА һәм Миләүшә ГАЗИМОВА.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»