|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2019 Медицина
Җенси органын зурайту буенча операция вакытында гомере өзелгәнПарижда җенси органын зурайту буенча операция вакытында 65 яшьлек "алмазлар короле" Эхуд Арье Ланидоның гомере өзелгән. Табиблар миллиардерның җенси органына инъекция ясагач, Ланидоның йөрәге туктый. Реанимация чаралары да ярдәм итми. Полиция мәгълүматлары буенча, операция эш вакытыннан тыш ясала. Ланидоның дуслары сүзләренчә, ул һәрчак кыска буеннан оялган. Мөгаен шуңа да "алмазлар короле" җенси органын зурайтасы килгәндер...
Ланидо тышкы кыяфәтеннән канәгать булмаса да, бу аңа бриллиантлар сатып баерга бер дә комачауламаган. Үзенең карьерасын ул Үзәк Африка республикасында 20 яшендә башлый. Соңрак Omega Diamonds компаниясен оештырып җибәрә.
Алмазларны бәяләү буенча дөнья белгечләре арасында Ланидо беренчелекне яулаган. 2015 елда ул «Голубая Луна Жозефины» бриллиантын Гонконг эшкуарына 48,5 миллион долларга сата.
Фото ачык чыганактан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|