поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2010 «65»

ЕРАК ИДЕ УЛ КӨН

Мең ярым көн көткән Җиңү көненә быел 65 ел тула. Ә сугышта катнашкан ветераннар инде 80нән дә өстә. Олыгайдылар. Картайдылар. Күбесе инде кеше ярдәменнән башка тора алмыйлар, сугыш яралары тынгы бирми. Нәрсә генә күрмәгән дә, нәрсә генә кичермәгән алар. Тик күңелләре чиста, тупасланмаган. Хатирәләр яңарганда һаман да күзләренә яшьләр килә.

Бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп, һәр көннәрен файдалы итеп уздыралар шул алар. Шундый ике сугыш ветераны турында сөйлисем килә. Берсе – Асия Хәсән кызы Ширеева, икенчесе – Леонид Дмитриевич Реутов.

 

 

КӨЧЛЕЛӘР ТӨС ТАШЛАМЫЙ

 

– Кайсы яклардан сез, Асия апа?

 

– Тумышым белән Архангельск ягыннан мин. Дөрес, әти-әнием бу якларныкы – Татарстанныкы. Әтием Казан артыннан, Дөбьяз авылыннан. Кулак диеп гаепләнеп, ул сөргенгә сөрелгән, шулай итеп авылдашлары белән Архангельск ягына барып урнашканнар. Әнием исә Азнакай районыннан, Тымытыктан. Авыр еллар булган бит, приютка эләгеп, ул да шул Архангельскига барып чыккан. Шунда алар әтием белән очрашканнар, кавышканнар. Сеңлем белән мин шунда, бер энем Мурманскида, соңгы кече энем генә Бөгелмәдә туганбыз. Дүрт бала арасыннан иң чаясы мин идем. Мәҗлесләр уздырганда да мин килеп керсәм, моңаеп утыруның эзе дә калмый иде.

 

– Сугышка ничек эләктегез?

 

– Медицина училищесына укырга кергән идем. Укып бетерә алмадым, сугыш башланды. Бөгелмәдә педагогия училищесының тулай торагында госпиталь ясадылар. Безне – студентларны шунда эшкә җибәрделәр. Табибларга, шәфкать туташларына булышып йөрдек. Кемгәдер повязка ясарга, кемгәдер дарулар эчерергә, кемгәдер җылы сүз белән эндәшергә, кемнеңдер бераз гына булса да янында утырып торырга... 1942 елда исә үземне сугышка ук җибәрделәр. Маршал Жуков җитәкчелегендәге Ленинград, Волхов, Заполярье фронтларында булдым. Бер тапкыр яраландым, әле эзе дә күренә иде, картайгач җыерчыклар арасында югалды инде (Асия апа сул беләген күрсәтә). Кыш көне иде, суык көннәр, тун киеп, фашист пулясы астында сугыш кырыннан яраланган солдатларны эзләп йөрибез. Шул вакытта минем дә кулыма ядрә тиде. Тун аркылы булгангадыр инде, артык тирәнгә китмәгән иде, тиз төзәлде.

 

– Сугыш тәмамлангач та шәфкать туташы булып эшләвегезне дәвам иттегезме?

 

– Юк, сугыш тәмамлангач бөтенләй икенче өлкәгә – Бөгелмә шәһәр электр челтәренә контролер булып эшкә урнаштым. Эшемдә яраттылар, чөнки әрсезлегем бар, телгә оста, энергиям ташып тора, тырышлыгыма чикләр юк иде. Әле хәзер дә мин берәр эшкә тотынсам, ахырына җиткермичә туктамыйм. Ул вакытта исә бөтенләй “афәрин” идем. Шуңа мине махсус белемем булмаган көе дә хисап бүлегенә күчерделәр, предприятие-оешмалар белән эшли башладым. Исемдә әле, Нуриәхмәтов (директор) әйтә иде: “Әйдә әле, Асия туташ, кил әле монда, синең белән генә эш пешә!” Фатирны да шул бирде миңа. Шундый зур бүлмә иде ул. Рәхмәт аңа. Гомумән, хезмәт иткән җиремдә эшләгән чорда да, лаеклы ялга чыккач та хөрмәтләделәр. Хәзер дә онытмыйлар. Бер бәйрәмне дә калдырмыйлар бит. Мин әле белмичә дә торам, ә алар инде, я шалтыратып, я өемә килеп котлыйлар, бүләкләр бирәләр, бәйрәмгә чакыралар, үзләре килеп алалар, китереп куялар. Күптән түгел генә Техника йортына алып бардылар. Искиткеч матур концерт булды, район башлыгы Наил Мәһдиев медаль тапшырды үземә, Бөгелмә электр челтәре директоры Илдус Касыймов бүләкләр бирде.

 

– Бәйрәм костюмыгызда медальләр күп шул, әйе.

 

– Аллага шөкер, күп. Костюмым әзер тора. Берәр җиргә барырга кирәк булса, шуларны киям, матур итеп ясанам. 10 елга ук булмаса да, бер 5 елга яшәрәм. Маңгаема 85 яшь дип язылмаган бит (көлә)! Минем әнә таягым да бар әле, тик аякларым авыртса да, алмыйм, үзем йөрергә тырышам.

 

– Фатирыгыз да кызлар өе кебек шул, чиста, җыелган, яктылык бөркелеп тора...

 

– Өйдә мәш килергә яратам анысы. Ирем Салих, мәрхүм инде, үземне бер дә бакчада эшләтмәде. “Бар, тәмле итеп ашарга пешер, монда үзем эшлим”, – дия иде. Ә мин чыннан да бик оста булдым аш-суга. Кунакка барсак та берәр ятрак ризык күрсәм, хуҗабикәдән рецептын сорый идем. Ирем Салих бик ярата иде минем пешеренгәнне. Бакчада җиләк-җимешләр, аллы-гөлле чәчәкләр үстерә иде. Үзе бик хөрмәтле кеше булды шәһәрдә, рентгенолог булып эшләде ул. Шулай да хәзер инде яшь барыбер үзенекен итә, ярдәмсез булмый. Сеңлемнең кызы Эльмира гел булышып тора, керләремне дә аңа җибәрәм, юып алып килә. Характеры белән миңа охшаган ул. Сөт комбинатында директор урынбасары булып эшли. Бик булдыклы, эшкә тотынган икән, башкарып чыга торган.

 

– Үзегезнең балаларыгыз бармы соң?

 

– Юк шул, бер балам булган иде, зур үскәнен күрергә насыйп булмады, суык тиеп вафат булды (әле генә шат елмайган йөзгә кинәт сагыш иңде, күзләренә мөлдерәмә яшь тулды)... Ялгызым гына торганым юк инде анысы. Энеләрем машина белән мунчага килеп алалар, күршеләрем бик яхшы, һәрчак хәл белешеп торалар. Эшләгән урынымнан да игътибарсыз калдырмыйлар.

 

Асылы матур кеше тормыш авырлыкларына да бирешми шул, эчке гүзәллеген генә түгел, ә тышкы матурлыгын да югалтмый. Асия апага 17 июньдә 85 яшь тула, ә шулай да күңеле көр, тормышка мәхәббәте чиксез.

 

 

ИЛ КАЙГЫСЫН САЛЫП ИҢЕНӘ

 

Тәрәзә төбен тутырып үскән алсу чәчәкле миләүшәләрне күреп, Леонид Дмитриевичтан: “Хатыныгыз гөлләр ярата икән?” – дип сорыйм. “Хатыным вафатына ике ел инде, бу гөлләрне ул ярата иде, шуңа хәзер үзем үстерәм, берсен дә ташламадым”, – ди.

 

25 апрельдә 85 яшен тутыручы Леонид Реутовны ялгызы гына яши дип әйтмәссең дә, өе пөхтәлек белән җыештырылган. “Бу өйгә 1956 елда үземнең проектым буенча салып кердем, нигезен дә, түшәмнәрен дә биек итеп ясадым. Фатир биргәннәрен дә көтеп торырга була иде дә, тик үз йортың үз йортың инде ул. Шулай да картлык көндә уңайлыклар йорт эчендә булса әйбәт икән ул, сугыш ветераннарына фатир бирәләр дигәч, мин дә гариза язып караган идем. Юк, миңа тиеш булып чыкмады”, – ди Леонид Дмитриевич.

 

Тумышы белән Бөгелмә районының Ростовка авылыннан ул, ә сугыш башланган вакытта Бөгелмәдә яшәгән була биш балалы Реутовлар гаиләсе. Әтисе һәм олы апасы үзеннән алда китәләр сугышка. 18 яше тулгач, 1943 елның сентябрендә Леонидны да армиягә алалар. Сугышка китәргә тиеш була, тик шул вакытта Сталин, 3 айдан да азрак сугыш әзерлеге узмаганнарны фронтка кертмәскә дигән Указ чыгара. Шулай итеп, ул яңа елга кадәр Горький училищесында радистлык һөнәрен үзләштерә. Ә аннан ул 335 нче авыр артиллерия гвардиясе полкында хезмәт итә башлый. “Бездә шундый зур, куәтле кораллар иде”, – дип искә ала ул. Хәрби әзерлек, укулар узалар. “Хәтеремдә, 1944 елның кышы иде, без Норофоминск шәһәрендә. Тимер юлдагы хәрби складларны кораллар белән тутырырга задание бирделәр, без шул эшкә керештек. Карыйм, машина кабинасыннан әтием чыгып килә... (Леонид Дмитриевич озак кына мөлдерәмә тулы күзләрен, кулъяулыгы белән каплап, миннән яшереп торды). Очраштык. Кочаклаштык. Ул фронтка снарядлар җибәрә торган булган икән. Бу төнне без, бер дә йокламыйча, таңга кадәр сөйләшеп чыктык. Иртән исә мин аны озаттым. Кабат очрашырбызмы, юкмы, беребез дә белмәдек”.

 

Кабат очрашу насыйп була аларга – икесе дә сугыштан исән-имин кайталар.

 

“1944 елның апрелендә безне тревога белән сугышка керттеләр. Икенче Балтыйк буе фронтына эләктек. Балтыйк-Литва юнәлешендә ул. 1 ел буе бер дә чыкмыйча сугыштык. Бик күп югалтулар булды, нык авыр иде. Җиңүне без Ригага җитәрәк каршыладык. Шулай да Власов армиясенә каршы һөҗүм тукталмаган иде әле. Алар бит Совет армиясен сатканнар, менә безгә, шулар совет халкына зыян салмасыннар дип, аларны “чистартырга” куштылар. Алар исә кулга бирелергә теләмиләр, я алар – безне, я без аларны юк итәргә тиеш идек.

 

Сугыш тәмамлангач безне Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Имештер, ял иттерәләр. Шулай да яңадан сугышка – Америка белән Кытайга японнарга каршы торырга булышырга кертәчәкләр икән дигән сүзләр йөрде. Айдан артык бардык без. Бөтен полк белән Звенивая станциясендә тукталдык. 1 ай буе шунда хәрби әзерлек уздык. Һәм август башында, иртәнге 4тә яңгыраган хәрби тревога буенча, янә сугышка кереп киттек. Бу – Маньчжурия чигендә. Ул җирләр безгә таныш түгел, японнар безне камап ала. Ә безнең корал көчле бит. 20 километрга хәтле бар нәрсәне юк итә ала. Ватан сугышы белән чагыштырганда, бу безгә ул хәтле авыр тоелмады, шуңа тиз җиңдек аларны. Шулай да югалтулар булды инде. Минем менә гомерем булган, ике сугыштан да исән калдым”.

 

3 сентябрьдә Леонид Реутов хезмәт иткән полк сугыштан Мудадзян шәһәрендә чыга. Ә туган ягына – Бөгелмәгә кайту аңа 1946 елда гына, үзенә 21 яшь тулган көнне – 25 апрельдә насыйп була. Ә әтисе тагын да соңрак, 1947 елда гына кайта.

 

“Бөгелмәдә башта тегермәндә (1 нче “Мелькомбинат”) эшләдем мин, аннан, сугышта да радист идем бит, электрлыкка һәвәслегем булганга, электромеханизация мәктәбенә укырга кердем. Тизләтелгән программа буенча көненә 12–14әр сәгать укып, 1 елдан соң электромеханик һөнәренә ия булдым. 10 ел “Татпромстрой”да эшләдем дә , мине шәһәр электр челтәренә күчерделәр. Шулай итеп, пенсиягә кадәр хәзерге Бөгелмә электр челтәре предприятиесендә хезмәт иттем”, – дип тәмамлады сүзен Леонид Дмитриевич...

 

Ә әйтелмәгән сүзләр күп калды әле...

 

Кеше язмышын, бигрәк тә яңа буынның тыныч киләчәге хакына сугыш кырларында фашист һөҗүменә каршы торган, 1945 елның 9 май иртәсендә шәфәкътән бөтен илебезгә Җиңү нурлары таралуының сәбәпчеләре булган батырларның гомер юлын язарга газета битләре генә җитмәс шул...


Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА
Матбугат.ру
№ | 23.04.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»