поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2010 Җәмгыять

ЧИРТТЕМ, ЧӘЛДЕМ, ШУДЫРДЫМ...

Слесарь булып эшләүче бер ир сөйли: “Бездә нәчәлникләр. эш куша беләләр, ә эш коралларың бармы дип сораучы юк. Нием белән борырга тиештер мин аларның гайкаларын?! Ничарадан-бичара дип үзең юнәтәсең инде ачкычларны. Беркөн эшемә малай килде. Сумкамнан кичә генә складтан чәлдергән ачкычымны табып алды да: “Бәт-тәч, әти! Мондые юк иде бит әле синең, каян пәчтең?!” – дип, күпме халык алдында рисвай итте”, – ди.

 Иллә дә тапкыр, киң фантазияле инде халкыбыз! Телебезне ничек кенә “баетмыйбыз”. Әнә шул гап-гади “урлау” сүзенең генә дә халык телендәге синонимнарын чутласаңмы?! “Чирттем”, “суктым”, “пәчтем”, “чәлдем”, “шудырдым” дип яратып, горурланып сөйли безнекеләр. Бер дә “сорамыйча алдым”, “урладым” димиләр. Хәер, хуҗасызлык хөкем сөргән дөньяда урынында ятмаган әйбернең нәрсәгә дип хуҗасын эзләп йөрим ди инде, кыстырдың киттең дип фикерли күпләр.

 

 Сорамый алу дигән нәрсә инде канга сеңгәнме, законнар да йомшакмы – бездә кая бакма “прихватизация” галәмәте. Базарда сату итүче туганым: “Монда кәсеп итүче кесә каракларын инде танып беләбез. Шул мөртәтләр пәйдә булуга сатып алучыларны кисәтергә тырышабыз”, – ди. Кеше кесәсен, сумкасын капшаучылардан тыш, икенче төр угрылар да базар тирәсен үз иткән. Эре сәүдә үзәкләреннән күләме зур булмаган теләсә нәрсәне алып чыгалар да, базарда шуны ярты бәясенә генә ычкындыралар икән бу бәндәләр. Кибетләрдәге видеокүзәтү, контроль-тикшерү хезмәтләренә төкереп тә бирмиләр, хәтта заказ да кабул итәләр икән әлеге елгыр егетләр. Фәлән үлчәмдәге джинс чалбар кирәкме – рәхим ит, нәфесең салями колбасасы сорыймы – баш өсте! Эт сигәнче китереп тә җиткерәләр икән. Монда инде тулы бер “чылбыр” ысулы эшли дип фаразлыйк, ягъни, сәүдә залында да, тикшереп чыгару урыннарында да боларның үз кешеләре кереп оялаган, димәк.

 

 Ни кызганыч, халәл белән хәрамның чиген чамаламауны адым саен очратырга мөмкин. Хәтта иң матур, иң пакъ калырга тиешле әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә башкаларның фикер-идеясен, иҗат җимешләрен үзләштерү очракларына юлыгасың. Беркөнне шулай бер китап укып утырам. Кызыклы гына күренә. Тик бераздан үз-үземә алдан күрү сәләтенә ия даһи сыман тоела башладым бит. Никтер, укымас борын әсәрнең дәвамын чамалыйм, сюжет корылышы да таныш кебек. Аннары аңыштым: эчтәлеген бер урыс киносыннан алган бит автор, тик геройларның исемен үзгәрткән дә, эчтәлекне бераз татар көнкүрешенә җайлаштырган. Ачуым кузгалып китапны тотым аттым.

 

 Кайчак матбугатта да фикер урлау, ягъни бер авторның мәкаләсен үзгәртеп, икенче газетада бастыру очракларына тап буласың. Сәнгатьтә дә “чиртү” гайре табигый хәлгә әйләнеп бара. Ник, ирек бит хәзер! Худсовет иләге аша үтәсе юк. Тегеннән йолкы, моннан йолкы да – менә дигән “чидибр” килеп чыгачак.

 

“Мунча ташы” театрының бер миниатюрасы бар. Монда нәкъ менә җыр сәнгатендәге “чиртү” мисаллары тәнкыйтьләнә. Бер артист татарча җыр башлый: “Сабантуйга, сабантуйга нигә ашкына күңел...”. Икенчесе шуның урысча “туганын” суза: “Я готов целовать песок по которому ты ходила...” Нәкъ бер үк көй бит, чыннан да!

 

Кайчак композиторның иҗат җимеше көйне аранжировкалаучы музыкантның артык тырышып ташлавы нәтиҗәсендә берәр урыс хитының игезәгенә әйләнә дә куя. Үзем “моң татарда гына!” дип тәкрарлаучылар белән күңелемнән бәхәсләшә-бәхәсләшә урыс халык җырларын да тыңларга яратам. Бәлки моң сүзенең башка телләргә туры тәрҗемәсе юк дип, яисә татарның бары үзенә генә хас моңы турында сүз алып барсаң дөресрәктер. Кайберәүләр уйлаганча, милизматикага гына сыешып бетә торган төшенчә түгел ул моң дигәнебез. Хуш, шулай беркөн, радиодан таныш көй агыла башлады. Яраткан җырчым Надежда Кадышева һәм “Премьер-министр” төркеменең “Плачет дождик, листья шуршат...” дип җырлавын көтеп утырам. Ялгышканмын. “Уйга калырсың әле син, сагышка күмелерсең...” – дип Резидә Төхвәтуллина үзебезчә җырлый икән лә! Колагымны аю таптамаган, анысы. Әлеге охшашлыкның, нәкъ менә алда әйтеп үткәнемчә, җырчы яки көй авторы гаебе түгел, ә аранжировкалаучының артык мавыгып киткәнлеге нәтиҗәсе икәнлеген аңладым. Кызыккандыр инде, бигрәк матур бит!

 

 Бары безнең милләткә генә хас моң нечкәлекләрен бик үк саклап мәшәкатъләнмәүче кайбер яшь башкаручыларның репертуарында юморчылар “азыгы” булырдай игезәк җырлар бихисап. Әллә “өлкән абзый”га охшарга тырышу, әллә кешенекен чиртми чыдап булмый, аңламассың. Тупасрак итеп әйтсәң, кәҗә койрыгын күтәрә дип, сарык та күтәргән дә, кайсыбер әгъзалары өшегән ди.

 

 Кешенекенә кызыгу димәктән, үземнең дә балачакта Тукайның “Су анасы” әкиятен укыгач, ике яклы хис кичергәнем искә төште. Үзе тарагын теләсә кайда ташлап калдырып, аннан шул таракка кызыккан бичара баланың котын алып йөргән Су анасы бер дә күңелемә хуш килмәгән иде. Угрылык кебек начар гамәлнең җәзасыз калмаска тиешлеген дә аңлыйм, бур малай да кызганыч... Хәзер бит элеккеге киноларның дәвамын төшерү модага керде. Әгәренки берәрсенең башына “Су анасы”ның дәвамын язу уе керсә?! Шул, Су анасының язмышы фаҗига белән тәмамланасын көт тә тор! Безнең заман бурлары басмада шәрә килеш чәч тарап утырган сурәтеңне интернетка куям дип шантажлап алачак ул таракны, яисә акыртып-бакыртып чәчеңнән сөйрәп кыйнап, бөтен бака-балык халкы каршында рисвай итеп талап алачак... Ярый әле әкиятләребез вакытында язылган, ичмасам!


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 50 | 22.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»