|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2019 Җәмгыять
![]() Туй күлмәкләре кибетен судка биргәнЯр Чаллы шәһәрендә кәләш минем размердагы туй күлмәге сатмадылар дип кибетне судка биргән. Судта ачыкланучынча, булачак кәләш кибет белән 23,9 мең сумга күлмәк сатып алуы турында килешү төзи. Килешүдә ул күкрәген 46 нчы, билен 44 нчы размер дип билгели. Туй күлмәген килешүдә күрсәтелгән вакыттан соңрак китерәләр, шуның өстәвенә ул кәләшкә зур булып чыга. Судта кибет вәкиле экспертиза үткәрүләрен таләп итә һәм тикшеренүләр чынлап та күлмәкнең кәләшкә зур булуын күрсәтә.
Суд күлмәк хакын тулысынча кайтаруны, кәләшкә 1 мең сум күләмендә әхлакый зыян түләү турында карар чыгара. Кибет хуҗасы 5 мең сум штраф та түләргә бурычлы.
Фото социаль челтәрләрдән алынды.
--- |
Иң күп укылган
|