поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
23.04.2010 Җәмгыять

“КҮЧТӘНӘЧ” – “АФӘРИН!”

“Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” тапшыруы “ТЭФИ РЕГИОН – 2009” Бөтенроссия телевизион конкурсында “Балалар өчен тапшырулар” номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне 22нче апрель көнне Калининград өлкәсе Светлогорск шәһәрендә бүләкләделәр. Конкурсның финал өлешендә “Күчтәнәч” тапшыруының көндәшләре Краснодар шәһәренең “Шустрое утро” һәм Төмән шәһәренең “Зебра” тапшырулары иде. Ләкин тылсымлы Яңа ел маҗараларыннан торган ТНВның “Күчтәнәч”е Бөтенроссия телевизион Академиясе жюри әгъзаларын әсир итте һәм иң-иң яхшылардан дип танылды.

“Күчтәнәч” “Татарстан – Яңа Гасыр” телевизион каналында инде 6 ел эфирга чыга. Аның даими алып баручылары – Дәү әни, Дәү әти, Йомшаккай һәм Ак тәпи. Әлеге тапшыруның тәрбияви роле зур. Өстәвенә нәни тамашачылар төрле кул эшләренә дә өйрәнәләр, студиягә килгән сәләтле балалар белән танышалар һәм үзләренең яраткан мультфильмнарын татар телендә карыйлар.

 

Тапшыруның редакторы балаларны үлеп яратучы – Резедә Хәсәнова. “Орфей” статуэткасын Казанга балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова алып кайтачак. Аның кайтуын балалар редакциясе генә түгел, бөтен телевидение хезмәткәрләре түземсезлек белән көтә.


ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы