поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2019 Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин концертында Гөлназ Асаева нигә катнашмаган?

“Пирамида” концертлар залында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллиның юбилей концерты узды. Зәвыклы тамашачы Ришат башкаруындагы халык көйләрен, сыйфатлы җырларны рәхәтләнеп тыңлап ләззәт алса, “Фәйзи Гаскәров” исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең биюләрен карап хозурланды. Җырчы туган җиренә, туган теленә булган мәхәббәтен, әти-әнисенә, укытучыларына зур рәхмәт хисләрен җырга төреп бирә алды.

"Концертка әзерлек җиңел булмады, чөнки бу өр-яңа программа иде. Репетицияләргә дә вакыт аз булды. Шулай да концертта тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин бала чактан ук карап, иҗатларын күзәтеп барган “Фәйзи Гаскәров” бию ансамбленең концертта катнашуы минем өчен зур дәрәҗә иде. “Пирамида” залында узган тамашаларда, гадәттә, халык сүлпәнрәк, пассиврак була торган иде, тик бүген бу залга минем үз тамашачыларым җыелган иде. Алар авызыма гына карап торды", – диде Ришат концерт тәмамланганнан соң.
     
Концертта җырчының иҗатташ дуслары Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина да катнашты. Тамашаның кульминацион ноктасы Филүс белән Ришатның Илһам Шакиров репертуарындагы “Сандугач” җырын башкаруы булды. Егетләр әлеге җырчы искиткеч итеп башкарды. Тамашачылар арасында аларны хәтта аягурә басып алкышлаучылар да булды. Әлеге чыгышны символик мәгънәгә ия дип тә әйтергә мөмкин. “Ришат белән Филүс бөек җырчының юлын дәвам итүчеләр”, – дигән фикерне берничә тамашачыдан ишетергә туры килде.  
     
Моннан тыш, концертта Ришатның әнисе Розалия ханым да җырлады.  
 
Концерт алдыннан узган матбугат очрашуында җырчы тамашада Гөлназ Асаеваның катнашачагын да әйткән иде. Тик Гөлназ юбилей концертында катнашмады. Моның сәбәбен Ришатның үзеннән сорадык.  
 
"Бу турыда аның үзеннән сорагыз. Аның башында нинди уйлардыр, белмим. Моннан соң минем авыздан аның турында бер сүз дә ишетмәссез. Аңа кагылышлы бер сорауга да җавап бирә алмыйм. Уфа концертында катнашты ул. Ә бүген концертыма килмәвендә минем бер гаебем дә юк. Аның булмавын үзем дә “Пирамида”га килгәч кенә белдем", – диде Ришат.
 
Гөлназ Асаеваның үзенә шалтыраткач, аның безнең белән сөйләшергә теләмәве аңлашылды. Шулай булгач, вәгъдә итеп тә, хезмәттәшенең концертында катнашмавы безгә сер булып кала. 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.03.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»