поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2019 Язмыш

Күкләрдән карап торадыр... (ЯЗМЫШ)

“Бүген бездә бәйрәм булды. Залда мине укыткан барлык укытучылар да бар иде. Әминә Илдусовна гына юк. Мөгаен, күк­ләрдән карап торгандыр”. Кечкенә кызым­ның әнә шулай диюе уйларымны айкады. Мон­нан биш ел элек мәктәпкә укырга килгәндә, бергә өйрәнчеккә йөргән барлык татар балаларының әти-әниләре берсүзсез укытучыбыз итеп Әминә Гатинаны сайлап алган идек.

Өйрәнчектәге татулык дәвам итте. Балалар да бер-берләрен белә, әти-әниләр дә туганлашырга өлгерде. Юк-бар сәбәпләр табып, әти-әниләр җыелышы да уздырып куябыз. Кирәкмәсә дә, сыйныф җыештырган булабыз. Балалар өчен бәй­рәм­нәр уйлап табабыз, төрле кү­ңелле чаралар уздырабыз. Шулай итеп бер ел узып та китте. Балалар икенче сыйныфка күчте. Ә бер көнне мине укытучы чакырып алды.
 
– Минем хәлем яхшы тү­гел. Әлегә мәктәптән китеп торырга кирәк. Барлык әти-әниләр алдында гафу үте­нәм. Әмма башка эшләп булмый”, – диде. Әминә ханымда яман шеш авыруы тапканнар икән. Дөресрәге, ул аның белән яшәгән инде. Вакыт-вакыт дәваланып, төр­ле анализлар тапшырып торган булган. Әмма бу юлы мәкерле авыру башка органнарга күчкән. Йомшак сүзле, йөзеннән нур балкучы, беркайчан да сабыйларга тавыш күтәрмәс иде ул. Һәр сабыйның гаиләсен белеп торды. Тормыш шартлары белән кызыксынды, авыр яшәүчеләргә барып хәл дә белә иде әле.
 
Моннан дүрт ел элек 8 Март бәйрәме алдыннан без укытучыбызны котларга бар­дык. Ул матур итеп киен­гән, мул өстәл әзерләгән иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. “Тормышның матур якларын күрергә кирәк. Ашыкмаска, сабыр итәргә. Күп уйламаска, шөкер кылырга”, – ди Әминә Илдусовна. Ә үзе нур кебек балкый. Китәбез дигәч тә, бик озак җибәрмичә торды. Мин бу очрашудан укытучым өчен сөенеп кайттым. Әмма бер ай да узмады, аның вафат булганын хәбәр иттеләр. Баксаң, чираттагы химия терапиясе җиткән булган. Теләмәсә дә, табиблар шалтыратып чакыргач, барган була ул. Әмма даруларны кү­тәрә алмаган.
 
Бу авыр көннәрне искә алу да кыен. Әнисе Сания апаның йөрәге ничек түз­гәндер? Соңгы елларда гел бергә яшәгән ана белән кыз үзара нык бәйләнгән иде. Сания апа бер минут та еламый тормады. Әминәсен сагынды ул. “Монда авыр. Кая карасам да, Әминә хәтер­ләт­кән әйберләр. Менә-менә мәк­тәптән кайтып керер кебек”, – ди иде. Казандагы фатирына килеп яшәргә дә көч тапкан иде югыйсә. Әмма биш вакыт намазын укып, һәр баласын үзенең догасыннан калдырмаган Сания апа сабыр була белде. Кы­зының ел ашларын да уз­дыр­ды. Ә аннары үзе мәң­гелеккә китеп барды. Оныгы Алсу белән апасына кунакка барырга дип тукталышка чыккан җи­рендә Сания апаның хәле китә. Ул аңын югалтып егыла. Табиблар хастаханәгә алып китсә дә, ярдәм итәргә соң була. Бер ел эчендә икесе дә безне калдырып китте. Әми­нә Илдусовна авырып торса да, һәрвакыт балаларга күч­тә­нәч өләштерә иде. Кайчак сабыйлар килгән бәйрәмгә дә килә, әмма кү­ренми. Чит­тә генә елап басып торыр иде. Соңгы укыткан сабыйларын бик яратты. Әми­нә ханымны Нур­лат райо­нының Колбай-Мораса авылы мәк­тәбен тәмамлаучы укучылары да сагыналар. Казан гим­назиясендә дә аны онытмыйлар. Кайчандыр кул­ла­рын­нан җитәкләп мәк­тәп бусагасыннан алып кереп киткән, кулына каләм тотарга өй­рәткән сабыйлары инде аңа атап дога кыла.
 
“Әминә апа безне 1 нче сыйныфтан алып 10 нчыга кадәр укытты. Икенче әние­без төсле иде. Аның сабырлыгына еллар узган саен сок­ланам. Бөтен җанын-тәнен биреп укытты. Үз баласы булмагач, безне газиз сабыйлары кебек күргәндер инде, – ди Колбай-Мораса мәктәбен тәмамлаган Илүсә Гыймранова. – Мине аеруча якын күрде. Үзенең туган көнендә гел төшемә керә. Авыр вакытларда киңәшлә­рен бирә. Әле менә бүген дә төштә күргән идем. Үлгән булса да, барысын да белеп тора. Еллар узган саен, укы­тучымның никадәр акыллы, төпле киңәшле икәнен аң­лыйм. Чын мөгаллимә булган бит ул!”

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»