поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2019 Шоу-бизнес

ТMTV Премиясе яңа рекордлар куя (ФОТО)

5 мартта Татар Музыкаль телеканалыныңТMTV Премиясе уңаеннан матбугат конференциясе оештырылды. Очрашуның беренче өлешендә спикерлар: «Барс Медиа» татар медиа группасы башкарма директорыДинә Гәрәева, «ТатМузТВ» телеканалынын баш мөхәррире, Премиянең режиссеры Алмаз Гыйлметдинов һәм Татарстанның атказанган артисты, “TMTV - 2019” Премиясенең алып баручысы Гөлназ Сәфәрова булачак тантананың үзенчәлекләре турында сөйләп китте.

Быел дүртенче тапкыр узачак грандиоз тамашада ниләр көтелә соң?
 
Беренчедән, бу юлы да TMTV Премиясе алдыннан “Кызыл келәм” оештырылачак. Ул 15.00 сәгатьтә Пирамида фойесында узачак.Игътибар! Кызыл келәмнән үтүче йолдызларны күрергә телисез икән, рәхим итегез, керү бушлай.
 
Икенчедән, 2019 ел Премиясе бигрәк тә рекордлары белән истә калырга мөмкин: 45 номинация!!! 55 җырчы! 10 дуэт! 60 биюче! Һәм 6 сәгатьлек шоу!
 
 
Өченчедән, тамашачыларны лазерлы шоу һәм бик күп кызыклы номерлар көтә. Һәрбер чыгыш үзе бер тарихка әвереләчәк.
 
Дүртенчедән, тантананы Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шараповтан кала әле Айваз Садыйров, Иркә, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев алып барачак.
 
Бишенчедән, җиңүчеләрне игълан итүчеләр арасында татар эстрадасының үсешенә үз өлешен керткән шәхесләр дә булачак: җыр авторлары, модельер, аранжировщик, җырчыларны җыр сәнгатенә алып кергән остазлар һ.б.
 
 
Алтынчыдан, иң яхшы урыннар аз калып бара икән. Шуңа да оештыручылар озакка сузмаска киңәш итә. Билетларны Пирамида кассаларында һәм кассир.ру сайты аша алу мөмкинлеге бар.
 
TMTV Премиясенә багышланган пресс-конференциянең икенче өлеше уен форматында узды. Артистлар (Ландыш Нигъматҗанова, Алсу Әбелханова, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Вадим Захаров, Рамил Шарапов) һәм журналистлар ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярышты.
 
 
Уен барышында эстраданың популяр җырчыларын танып белергә, җырда төшеп калган сүзне әйтергә, җыр исемен белергә кирәк иде.
 
Бер команда да сынатырга теләмәде, ахыр нәтиҗәдә берничә балл белән журналистлар беренчелекне яулады.
 
Ә араларында иң актив җавап бирүчегә 23 мартта Пирамидада узачак TMTV Премиясенә ике кешелек билет тапшырылды!
 
Язның көтелгән чарасына санаулы көннәр генә калып бара икән инде! 23 март көнне Пирамидада очрашканчыга кадәр!
 
Фото: Татар-информ

---
Барс-Медиа
№ --- | 06.03.2019
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»