поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2019 Милләт

Таң суының серләре (ЫРЫМНАР)

Борынгыдан килгән мәҗүси ышануларыбыз арасында ырымнар үзенә аерым бер саллы өлеш алып тора. Ырым ул борынгы кешенең үз максатына ирешү өчен сүз һәм хәрәкәт «кодрәтенә» таянып эш итүе, хуҗалык һәм көнкүреш ихтыяҗларын махсус сүз формулалары һәм йола-хәрәкәтләр ярдәмендә хәл итәргә омтылуы. Димәк, ырым сүз белән хәрәкәттән — башкару йоласыннан тора. Чөнки ырым текстларын әйткәндә гадәттә махсус йоласы да башкарылган.

Ырымнар, барлыкка килгәндә үк, йола белән тыгыз бәйләнештә булганнар. Шуңа күрә кайбер фольклорчылар аларны йола фольклоры составында карыйлар да. Ләкин вакыт үтү белән, ырымнарның йола белән бәйлелеге кимегән. Кайчандыр турыдан-туры йола-хәрәкәт белән бәйле текстлар (арбаулар, әфсен-догалар) мөстәкыйль рәвештә дә башкарыла башлаганнар.
 
Китап текстыннан аермалы буларак, фольклорда текст контексттан башка яши алмый. Контекстта гына ул тулы мәгънәсендә ачыла, аңлашыла, төгәл информация саклана. Им-том йоласын барлык структур берәмлекләр берлеге итеп карарга мөмкин. Ул үз эчендә төрле кодларга кергән элементларны туплый:
 
— акциональ код (йола — билгеле бер эш-хәрәкәтләрнең башкарылу тәртибе);
 
— реаль яки предметлы код (им-том башкарылганда билгеле бер көнкүреш предметлары яки махсус җиһазлар кулланыла);
 
— вербаль код (им-том йоласы билгеле бер сүзтезмә формулалары, дога, теләк, мөрәҗәгать һ.б. белән эш итә);
 
— персональ код (йола хәрәкәтләре билгеле бер кеше тарафыннан башкарыла һәм нинди дә булса шәхескә, персонажга юнәлдерелгән булырга мөмкин);
 
— локатив код (эш-хәрәкәтләр тирә-юньдәге билгеле бер предметларга яки гомумән пространстводагы бер тарафка (күк, җир, кыйбла һ.б.) юнәлеп башкарыла);
 
— темпораль код (йола, билгеле булганча, көннең, елның билгеле бер вакытында, берәр мөһим вакыйга алдыннан яки аннан соң башкарыла);
 
— музыкаль код (им-том тексты белән бергә яки аннан башка);
 
— сәнгати код (ритуал символлары, азык-төлек, кием-салым, мөһим предметлар һ.б.).
 
Им-том йоласын тулысынча аңлау, аңлату өчен барлык элементларны да игътибарга алу мөһим.
 
Җәйге кыр фольклор практикасы вакытында Саба районының Сатыш, Урта Саба авылларында «Таң суы алу»га кагылышлы ырымнарга тап булдык.
 
Беренче информант Сатыш авылы абыстае Әминә Хафиз кызы Хафизова (1933 елда туган) күрсәткәнчә, таң суы — таң атканчы, беренче әтәч кычкырганчы алына. Нигездә, мөмкинлек булганда, чишмә суы файдаланыла. Ләкин, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, бу гамәл өчен теләсә нинди агымсу кулланыла ала. Информантның үз сүзләре белән әйткәндә: «Таң суыннан халык бик шифа таба. Аны кайткач, бик әйбәтләп өшкерәләр: 41 бисмилла, 41 «Көлхуаллаһ», 41 «Фәлакъ», 41 «Нас» сүрәләре белән. Менә ул бөтен авыртуларга шифа. Электән үк, борынгыдан ук, Рәсүлебез заманыннан ук бозыклар булган, менә шушыны сулар белән өшкереп, шуннан шифа тапканнар».
 
Әлеге ырымның акциональ коды:
 
1. Су алу;
 
2. Аны өшкерү;
 
3. Авыруга эчертү яки аны таң суы белән юындыру.
 
Реаль яки предметлы код — «таң суы» үзе.
 
Вербаль код ролендә Коръән сүрәләре, ягъни 41 бисмилла, 41 «Көлхуаллаһ», 41 «Фәлакъ», 41 «Нас» сүрәләре чыгыш ясый.
 
Персональ код таң суын алып өшкерүчедә һәм авыруда реальләшә. Таң суын алу, әйтеп үтелгәнчә, таң атканчы башкарыла. Су алыну урыны — агымсу.
 
Икенче информант, шул ук авылда яшәүче Фәһимә апа Харисова сөйләвенчә (1936 елда туган), «Таң суын алу» йоласын башкаруның тагын берничә мөһим моменты бар: әгәр суны чишмәдән алсаң, суга барганда белгән
 
дога-сүрәләрне укып барырга, шул ук вакытта беркем белән дә сөйләшмәскә кирәк. Суны алгач, «Раббана» укып, дога кылырга. Кайткан вакытта дәшми кайту мәҗбүри түгел. Темпораль кодта да үзгәреш бар: таң суы чәршәмбе таңында алына. Предметлы кодка килсәк, суны 41 савыт алырга кирәк: нигездә таң суына банка, чиләк белән барганнар; су алу савыты ролендә кашык, касә, чокыр кулланылган. Су алганда Коръән сүрәләре — «Аятел-Көрси», «Нас» — укыла. Локатив код — су алучы кыйбла тарафына карап (савыт та кыйблага юнәлгән булырга тиеш) алырга тиеш. Вербаль код — өшкергәннән соң түбәндәге ырым тексты әйтелә: «Алты ала күз, биш кара күз, дүрт куй күз, минем күзем түгелдер, Гайшә-Фатыйма күзедер, тфү-тфү...»
 
Таң суы төрле авыруларны дәвалау өчен, өшкерү өчен кулланыла. Аны эчәргә һәм аның белән юынырга мөмкин.
 
Урта Саба авылында туып-үскән Минтаһирә апа Кыямова (1932 елда туган) сөйләве буенча, таң суы чишмәдән алына. Бер дә булмаса, үз краныңнан булса да аласың. Темпораль код — таң суы беренче азан тавышы ишетелүгә, ягъни иртәнге намазга чакырып әйтелгән азан тавышы ишетелүгә алына. Бу турыда кайбер дини китапларда да язылган, дип искәртә информант. Әлеге авылда яшәп килгән гадәт буенча, ырым тексты да үзгә, су алганчы башта су хуҗаларыннан рөхсәт сорала:
 
Су анасы Сылубикә,
 
Җир анасы Җирәнбикә,
 
Су алырга рөхсәт бир.
 
Шуннан соң гына Коръән сүрәләре укый-укый су алына, өшкерелә һәм авыруга эчерелә.
 
Таң суы алу белән беррәттән, Урта Саба авылында «Бәрәат суы» дигән төшенчә дә яшәп килә. Таң суыннан аермалы буларак, әлеге суны бары чишмәдән генә алырга кирәк, һәм су кичен кояш баткан вакытта алынырга тиеш. Халыкта яшәп килгән ышану буенча, әлеге су бер елга кадәр бозылмый. Аны, таң суын алгандагы кебек, су хуҗаларыннан рөхсәт сорап алалар. Кайткач, су өшкерелә. Әлеге суны өшкерүче үзе дә куллана ала, шулай ук башкаларга да бирергә мөмкин. Информант һәр ай саен «Бәрәат кичәсе» булуын да искәртә.
 
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: им-том, ырымнар җанрында текстларны гомумән контексттан башка карау бернинди информация бирми. Мәсәлән, алда әйтеп үтелгән:
 
«Су анасы Сылубикә,
 
Җир анасы Җирәнбикә,
 
Су алырга рөхсәт бир!» текстында әлеге тезмәнең таң суына караганлыгын белдерүче бер генә элемент та юк. Текстның су алганда әйтелгәне генә ачык аңлашыла. Шулай ук авыруларны дәвалау, өшкерү өчен кулланылуына да ишарә итүче сүз, формалар юк. Аны аңлау өчен әлеге текст белән бергә реаль (предметлы) кодны тәшкил итүче Коръән сүрәләрен дә игътибарга алырга кирәк.

Фәнзилә ҖӘҮҺӘРЕВА
Түгәрәк уен
№ --- | 06.03.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»