|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2019 Җәмгыять
Отставкадагы подполковник Татьяна Зарипова: Эштән бәхет бар минемФотодагы бу мөлаем ханым – отставкадагы подполковник Татьяна Зарипова – Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак идарәсендә аналитик булып эшли. Март – ел дәверендә аның иң яраткан ае. Чөнки 1 март – туган көне, 8 март – иң якын иткән бәйрәме, 25се – сөекле оныгы Эмильнең туган көне. 27 мартта – хезмәт бәйрәме – Рәсәй күләмендә Милли гаскәрләр көне билгеләп үтелә, ә ул бөтен гомерен шушы хезмәткә багышлаган кеше. Казан дәүләт университетының биология-химия факультетын тәмамлагач хезмәт юлы башкаланың Мәскәү районы ведомстводан тыш сак бүлегендә саклау пульты дежурные вазыйфасыннан башланып китә. 2 ел эшләгәч, актив һәм тырыш кызга погоннар кияргә тәкъдим иткәннәр. Озак еллар кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли. - Беренче карашка кадровик эше күзгә күренмәскә дә мөмкин. Эштән бәхет бар минем – бер минут та тик торганымны хәтерләмим. Кешене эшкә алу, аларны тикшеренсләр уздырту, югарырак вазыйфага документлар әзерләү, бүләкләүгә, званиеләргә тәкъдим итү, пенсиягә озату, эш вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарның гаиләләре белән социаль эш алып бару, ветераннар оешмасы белән эшләү – барысы да безнең бүлекнең вазыйфасында булды, – дип сөйли Татьяна Зарипова.
Моннан тыш, рейдларга бару, кизү тору, спорт һәм мәдәни чараларда тәртип саклау эшендә катнашу, коралдан ату буенча бәйгеләрдә ярышу дисеңме – Татьяна ханым һәркайсында актив катнашып һәм призлы урыннар алып бара.
20 ел ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли. Башта Казан буенча идарәгә, соңрак – республика буенча идарәгә эшкә чакыртып алалар үзен. 2017 елдан Татьяна ханым пенсиядә. Әмма лаеклы ялда да өйдә утырасы килмичә, яраткан хезмәтенә эшкә чыга.
Отставкадагы подполковник Зарипова - үрнәк хезмәткәр генә тугел, ул әле - яраткан тормыш иптәше, ике кызын сөюче ана, бердәнбер оныгына - күркәм әби, үрнәк хуҗабикә дә. Яраткан эше ана беркайчан да балаларын тәрбияләргә, өйдәге хуҗалык эшләрен үрнәк башкарырга да комачауламады. Хоббие - гөлләр үстерү вә бәйләп гүзәл күл эше үрнәкләре булдырырга аның вакыты табылып торды. Сөйгән тормыш иптәше - ире Ринат Зарипов белән дә аны хезмәт таныштырды. Татьяна эшкә урнашканда егет ул вакытта тоткарлау экипажында хезмәт иткән. Бүген дә бу матур пар бергә.
--- |
Иң күп укылган
|