поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.03.2019 Авыл

"Сезгә үзебезнең моң-зарларыбызны язарга булдык"

Безнең Әтнә районы, Каенсар авылында элек-электән үк китапханә, клуб эшләп килгән. Хәзер менә авылыбыз ташландык хәлдә калды, чөнки мәктәпне яптылар. Мәктәп беткәч, авыл таркалырга күп кирәкми. Мәктәп бинасында китапханә урнашкан иде. Бик бай иде ул, анда музей да эшләде.

Бу китапханә нигезендә Габдулла Тукайның апасы Саҗидә белән ире яшәгәннәр. Тукайның җизнәсе Каенсар зиратында җирләнгән. Габдулла Тукайга катнашы булган авылларны төзекләндерделәр, карадылар. Ә безнең Саҗидә абыстай яшәгән нигездәге китапханәне күрше Әйшияз авылына күчерделәр. Ул вакытта бер автобус кеше шау-гөр килеп бар нәрсәне төяп киттеләр. Хәзер ул бина нәүмизләнеп калды. Турысыннан узганда, йөрәк әрни. Ул бинада ифтар ашлары уздырыла иде. Өч авыл тарихы биредә сакланды. Казаннан тикшерү килгәч тә китапханәне җәннәт бакчасына тиң, дип сөйләгәннәр, ди. Китап укучылар булса да, китапханәне яптылар. Кызганыч, клубны да авария хәлендә дип таныдылар. Хәзер авыл – ятим бала хәлендә. Югыйсә Президент авылларны сакларга куша. Газеталарда да, 2018 елда Татарстанда 624 яңа клуб төзелде, 221 клубка ремонт ясалды, дип язалар. Ә безнең авыл клубын ник ябалар, ник бетерәләр? Хатны бөтен авыл халкы исеменнән язабыз. Ярдәм көтәбез.
 
Каенсар авылы халкы.
 
Җыелышыр урын юк
 
Хат эзеннән Каенсарга юл тоттык. Авыл үзәгендәге мәчет янәшәсендә агач клубның ишегендә йозак. Карап торышка бина ярыйсы гына хәлдә, хәтта ишектәге элмә тактада эш вакытлары да күрсәтелгән. Тик клуб инде май аеннан бирле эшләми икән.
 
Авылда күбесенчә өлкәннәр, пенсия яшендәгеләр яши. Дүрт-биш буйдак егет, кияүгә чыкмаган кызлар бар. Берничә яшь гаилә авылда төпләнеп калган. Авылга су кермәгән. Урамнарда бүген сирәк очрый торган коелар. «Колонкалар бар анысы, тик аның суы каты, идән юарга да ярамый, ак юшкын кала. Шуңа да коедан су ташыйбыз», – ди Каенсар халкы.
 
– 2009 елда мәктәп бетте. Сугыш елларында да су ташып, мичкә утын ягып көн күргән мәктәп газлаштырылгач кына ябылды да куйды. Мәктәптә китапханә бар иде. Анда бик яратып йөри идек. Китапханә дә, музей да күрше авылга күчерелде. Аннары чират клубка җитте. Клубыбыз әйбәт иде әле. Люция Абдуллина эшләгән заманнарда нинди генә чаралар уздырылмады. Клубның стенасы мактау грамоталары белән тулган иде. Ветераннар ансамбле эшләп килде. Анда йөрүчеләрнең кайберләре «Балкыш» фестивалендә дә катнашты. Люциябез чын намус белән эшләде. Ире Бәгъдәнур баянчы иде. Абдуллиннар гаиләләре белән концерт куялар иде. Кызганыч, баянчыбыз вакытсыз вафат булганнан соң, бар да бетте. Бәгъдәнур авылыбызның нурын үзе белән алып китте. Люция эштән чыкты. Аның урынына күрше авылдан икенче берәүне мөдир итеп куйдылар. Ахыр чиктә клуб ябылды, – дип зарлана каенсарлылар.
 
Артистлар килеп концерт куйган чакларны да сагынып искә алалар. Соңгы тапкыр җырчы Нурзадә килгән булган.
– Алып баручысы нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән бик матур концерт куйдылар. «Чакырсагыз, тагын киләм», – дип киткән иде. Тик менә клубны гына ябып куйдылар, – диләр.
Хәзер алар сайлаулар булса да, бәйрәмнәргә дә бер чакрымдагы күрше Әйшияз авылы клубына йөри. Өлкәннәр көнен дә бәйрәм итә алмаганнар.
– Күчтәнәчләрен китерделәр анысы, рәхмәт, тик менә өлкәннәр көненә элек концертлар була иде, хәзер – юк», – дип борчуын сөйләде халык.
 
Әйшияз авылында клуб яңа төзелгән, заманча күп функцияле үзәк бинасында. Авыллар арасы бер чакрым гына булса да, машинасы булмаган өлкән яшьтәгеләргә бару җиңел түгел. Кайчандыр гөрләп эшләп торган ветераннар ансамблен дә торгызасылары килә каенсарлыларның, тик җыелырга урыннары юк. Сабан туе, урам бәйрәмнәре дә үткәрелми аларда.
Каенсар Күәм авыл хуҗалыгына карый. Күәм авыл башлыгы Риваль Гатауллин үзе дә Каенсар авылында клуб, мәктәп булмауга борчыла. Әмма район мәдәният бүлеге белән сөйләшеп карарга сүз бирсә дә, берни үзгәртеп булмаячагын аңлый. Авыл кечкенә. 70кә якын кеше исәпләнә. Күрше Әйшияз авылында кеше саны 170тән артык. Клубларында янгын булганнан соң, Әйшияз халкы да мәдәният йортына мохтаҗ булган. Дәүләт программасы буенча нәкъ менә Әйшиязда күпфункцияле үзәк төзергә карар кылганнар. Хәзер анда клуб та, китапханә дә урнашкан.

«Чынлыкта клуб кирәк түгел»
 
– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр сүзне сүз итүдән генә язганнар, аларга чынлыкта клуб кирәк түгел, бер-ике карчык өйдә дә җыелышып утыра ала лабаса, – дип җавап бирде безнең соравыбызга Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов.
– Каенсардагы китапханә җитәкчесе, клуб мөдире дә хәзер – пенсиядә. Өлкәннәрне иҗатка тартучылар юк диярлек, шуңа да җыелу урыны булдырылса да, анда ике-өч әби генә киләчәк, – дигән фикердә Әтнәнең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре.
 
– Каенсардагы агач клуб бик иске, ул авария хәлендә дип танылды, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә җавап бирми, утын ягып кына җылытыла иде. Мәдәният йортлары районда салына анысы, әнә Яңа Шашы авылында зур клуб төзелеп килә. Тик 50-60 кеше яшәгән авылда клуб төзеп булмый, бу төзелешне бер дәүләт программасы таләпләренә дә туры китерә алмыйбыз. Ул бина үзен акларга, рентабельле булырга да тиеш бит. Кеше йөрмәгәч, клуб төзеп куюдан ни мәгънә? – ди Азат Хәйретдинов.
 
Кеше саны аз булганга клуб, мәктәп тоту отышсыз, авария хәлендәге биналарны төзекләндерүгә ихтыяҗ юк. Шул ук вакытта клубта йозак эленеп торган, мәктәбе булмаган, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылмаган ташландык авылга кемнең кайтасы килсен? Очы-кырые булмаган боҗра диярсең...
Азат Хәйретдинов Каенсар авылының тарихи булуы һәм аны башкаларга да танытырга кирәклеге белән килеште үзе.
 
– Бу авылда чынлап та бөек шагыйребез Габдулла Тукайның апасы Саҗидә яшәгән. Ире үлгәннән соң, ул Яшел Үзән районына күченеп киткән. Ә Саҗидә абыстайның нигезе бүген дә саклана. Тукай Әтнә хәрби комиссариатына кайткач, апасы янына кунакка Каенсарга килгән булган. Хәтта йортның стенасына дүрт юллык шигырь язып калдырган дигән фактлар бар. Менә шул йортны, авылны тарихка кертү, исемен мәңгеләштерү, Әтнә–Каенсар юлын «Тукай эзләре буйлап» дигән экскурсия маршрутына кертү турында еш уйлыйм. Бу эш белән быелдан ныклап шөгыльләнергә җыенам. Яңалыклар булуга, редакциягезгә хәбәр итәрмен, – дип вәгъдә бирде ул.
Көтеп карыйк.
 
Әтнә, Каенсар

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 01.03.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»