поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.03.2019 Матбугат

Бертуктамый эшлә син, “Бердәмлек”!

2 мартта, Аллаһы Тәгаләдән ризалык булгач, “Бердәмлек” газетасының 1500нче саны да дөнья күрде. Зур бәйрәм булмаса да, үзенә күрә бер казык бит инде бу.

Мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин, бу көнне алдан кайгыртып, ниндидер чаралар оештырырга планлаштырып йөри иде. Мин моны бер мәкалә язып китергәч ишеттем. Ул аны карады да: “Бик яхшы булган. 1500нче номерга куярбыз”, - дигән иде. “Бердәмлек” укучыларына ул мәкаләм белән танышырга насыйп булмаган икән. Баш редактор бакыйлыкка күчкәч, аның кәгазьләре арасыннан мәкаләм табылмаган. Кызганыч...

 
Ә без әлегә исән һәм тормышны алып барырга тиешбез. Менә өемдә сакланган “Бердәмлек” тупланмаларын актарып утырам. Үземнең беренче язмаларым искә төште. Язарга мине Рәфгать Нәбиулла улы өйрәтте бит. Бу болай булды. Самарага җырчы Ренат Ибраһимов килеп, 23 февральгә - Ватанны саклаучылар көненә багышлап, концерт куйды. Дөресен генә әйткәндә, миңа бу концерт бер дә ошамады. Мин инде ул концерттан алган тискәре тәэсирләрем турында Рәфгать абыйга сөйләп бирдем. Артистның үз-үзен тотышы, киемнәре бу бәйрәмгә килешми, дип сөйләдем аңа. Безнең белән башка кешеләр дә бар иде. Ул миңа әйтә: “Болай сөйләп йөрмәгез, төп фикерегез булырга тиеш. Шуны ачып күрсәтергә тырышыгыз”, - диде.
 
Башта минем күңелем калды. Тора-бара, газеталар укый-укый, аның белән аралаша-аралаша, мин дә фикер йөртергә өйрәндем кебек. “Сез үзегезнең фикерләрегезне язып китерегез әле, кызыклы, мәгънәле булса, бәлки, бастырып та чыгарырбыз”, - дип әйтә башлады ул. Шулай минем мәкаләләр дә дөнья күрә башладылар.
 
Газета битләренә күз салсак, “Бердәмлек” безнең татар халкын берләштерүче басма булуын күрәбез. Әле дә исемдә, ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккач, Рәфгать Нәбиулла улы табибә Әлфия Салих кызы белән бергәләшеп, “Туган тел” оешмасы белән “Бердәмлек”не дуслаштырырга йөргән иде. Безнең “Розалина” татар кафесында Татарстаннан килгән Индус Таһиров, Гөлдания Хәй-руллина, Зәлидә Әкбәрова, Фәния Хуҗиәхмәтләрне каршы алган идек. Рәфгать Әһлиуллин эшкуарлар Равил Яһудин, Әнвәр Бульхиннар белән әңгәмә корып, татар дөньясы өчен янып сөйләгәнен әле дә хәтерлим.
 
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин тәкъдиме буенча Татарстанның “Без - бергә” һәм региональ Диния нәзарәтенең “Кыйбла” кушымталары да “Бердәмлек” белән бергә даими рәвештә чыгып киләләр. Аларга хәзрәтләребез дә бик зур бәя бирәләр, халык та яратып укый. Аның битләрендә Самара төбәге язучылары Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Хәким Галидән һәм башкаларның тормыш юллары яктыртыла, иҗат җимешләре бастырыла.
 
Бик күп мәкаләләр авыл хуҗалыгына багышлана. Шенталы районының Денис авылында яшәүче махсус хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова, Әбдеки авылыннан Әлфия Нуртдинова, Похвистнево районының Гали авылыннан Саимә апа Морзаханова, Кәүсәр Шәйхет-динова, София Сәлимова, Мәчәләйдән Шамил Мамышев, Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Фәния Кәримова һәм башкалар газетаның географиясен киңәйтәләр, аны чын халык газетасы итеп күрсәтәләр.
 
Кызганычка, газетаның штаттагы хәбәрчеләре күп калмаган шул. Моны татар телен белүче яшьләр юклыгы белән дә, аларга түләргә акча булмау белән дә аңлатырга була. Алия Арсланова бөтен яңалыкларны белеп, бөтен хәбәрләрне язып бара. Техник бүлектә эшләүче җаваплы сәркатиб Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-версткалаучы Гөлнур Рыбакова да эш күп дип тормыйлар, нәрсә кирәк, барысын да җиренә җиткереп эшләп торалар. Ә Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева бөтен оештыру эшләрен дә, газетага куелачак мәкаләләрнең сыйфатын да үз өстенә алган.
 
Бухгалтер Әминә Мортазинаны аерым куясым килә: ул редакциянең булмаган акчасын тартып-сузып типографиягә дә, почта хезмәтенә дә, салымнарга да, хәтта хезмәт хакына да җиткереп тора. Афәрин, кызлар! Юкка гына Рәфгать абый сезнең эшкә югары бәя бирмәгәндер. Аңардан башка газета туктамаган, үз юлы белән бара икән. Димәк, аңа алмашка лаеклы кешеләр килгәннәр.
 
Ә аның кул астында эшләп чыккан күпме журналистлар дәрәҗәле урыннарда эшлиләр хәзер? Раушания Ситдыйкова безнең татар кафесы турында мәкаләләр язгач, аны “Нурлы, җырлы, догалы” дигән исем астында “Сөембикә” журналында да бастырып чыгардылар. Шулай ук 2000 елда язылган “Разия ханым һәм “Татар кухнясы” дип аталган мәкаләсен дә халык яратып кабул итте. Гомумән, 20 ел эчендә “Розалина” кафесында эшләнгән милли эшләр, татар гореф-гадәтләре буенча пешерелгән сый-хөрмәтләр турында бик күп мәкаләләр язылды.
 
Ә инде 2014 елда оешкан Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары эшләгән һәр эш: тегүме, чигүме, милли ашлар пешерүме, каз өмәсеме - нәрсә генә эшләсәк тә, газетада яктыртылып бара. Алга таба да шулай булсын иде, дигән теләктә калабыз.
 
“Ак калфак”ка быел 5 яшь тула инде. Димәк, “Бердәмлек”кә тагын эш була. “Бердәмлек”нең - 1500нче саны, “Туган тел”нең - 30 еллыгы, Камышлыдагы Бөтенроссия авыллар Сабан туе, “Ак калфак”ның беренче юбилее - язып өлгер генә!
 
Газиз ана телебезне саклап калу турында күп сөйлибез. Бу мәсьәлә Самара өлкәсендә генә түгел, бөтен дөньяда да кискен тора. Уйлавымча, “Бердәмлек” газетасына язылучылар булганда, милләтебез бетмәячәк. Яшьләр башка милләт халыклары арасында йөриләр-йөриләр дә, картая башлагач, барыбер милләт күләгәсенә кайталар. Шушы кайтулары авыр булмасын өчен балаларыбызны кечкенәдән үк милли рухта, татар телле итеп үстерик. Булдыра алган кадәр укырга өйрәтик, җыр-моң белән генә түгел, әдәби әсәрләр аша да мәдәниятебезгә карата кызыксыну уятыйк. Ә “Бердәмлек” безгә берләшергә ярдәм итәр - юбилейларыбыз белән котлар, концерт афишалары бастырып торыр, матур-матур хикәяләребезне, күңелебездә туган шигырьләребезне халыкка күрсәтүче булып хезмәт итәр. Моның өчен тик аңа язылырга гына кирәк. Бүгенге кебек 2400 тираж белән генә түгел, икеләтә күбрәк язылырга иде. Бер кило колбаса бәясенә языласың да, ярты ел буе рәхәтләнеп газета укып ятасың. Эх, күбебез шул 440 сумны гына да кызгана бит!
 
“Бердәмлек” газетасының үземдә сакланган саннарын укып чыктым да аның сыйфатын, эчтәлеген яхшырту мәсьәләсендә бертуктамый эшләвен аңладым. Рәхмәт, кызлар! Юбилейлы 1500нче газетагыз белән котлап, тагын шулкадәр газеталар чыгарырга насыйп булсын, исәнлек-саулык, эшегезгә уңышлар телим.
 
Разия ӘЮПОВА,
 
өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
 
 
Разия ӘЮПОВА (беренче рәттә сулдан уңга), Сәлимә КРАСНОВА, Вазыйх МӨХӘММӘТШИН һәм Наилә ТИМЕРБУ-ЛАТОВА (икенче рәттә уңда) "Бердэмлек" редакциясендә кунакта.
 
“Бердәмлек” тирәсендә берләшеп яшик
 
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы укучылары! Сез бүген кулыгызга басмабызның 1500нче санын алдыгыз. Андый юбилейлар еш булмый - ун елга бер генә. Шулай булгач, бу “Бердәмлек” гомерендәге өченче зур юбилей.
 
Дүрт ай элек, баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы дөнья куйгач, “Бердәмлек” ябылыр инде, дип әйтүчеләр күп булды. Ләкин халык, татар басмасы кирәк булуын раслап, үткән елдагыга караганда да газетага күбрәк язылды. Шулай итеп, ел башында тиражыбыз 400 данәгә арткан булса, январь һәм февраль айларында тагын 150 кеше язылып, бүген инде 2410 әбүнәчебез бар, дип горурланып әйтә алабыз. Чын күңелебездән рәхмәт сезгә, милләттәшләр!
 
Почта яисә Роспечать хезмәткәрләре “Бердәмлек”не вакытында китереп җиткерә алмаган көннәрдә телефоннарыбыз шалтыраудан туктамый. Ә без моңа тик шатланабыз гына! Димәк, эшебез халыкка кирәк! Ә кирәк булгач, ике тапкырга кимегән коллективыбыз көнне төнгә ялгап та эшләргә әзер. Тик күзләребез арып, хата җибәргән очракта, бәлки гафу итәрсез, дип өметләнәбез.
 
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген, 2 мартта, нәкъ 1500нче саныбыз дөнья күргән көнне, Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Бердәмлек - киләчәккә караш” дип аталган газета укучылары конференциясе үтә. Самара өлкәсенең шәһәр һәм авылларыннан күпсанлы укучыларыбыз килеп, газетаны тагын да яхшырту, эчтәлеклерәк итү, интернет-версиясе турында уйлашу, әлегә үз хәбәрчеләребез булмаган авыллар белән элемтәләр сузу турында киңәш тотачакбыз.
 
Әйе, планнарыбыз зурдан. Тик, бөтен дөнья кризис кичергән чорда, “Бердәмлек”кә дә җиңел түгел. Шулай да, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов, Фәхретдин Канюкаев кебек абруйлы милләттәшләребезнең тырыш-лыгы, өлкә хөкүмәтенең теләктәшлеге һәм ярдәме белән, Аллаһы насыйп итсә, яшәрбез әле. “Бердәмлек” тирәсендә берләшеп, бердәм милләт булып яшәрбез!
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 02.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»