|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2019 Мәдәният
Кариевлылар Әлмәткә килә (АФИША)3-4 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры – Әлмәттә, 5 март – Азнакай мәдәният йорты, 6 март – Ютазы мәдәният йортында 2018 елның 3 премьерасын тәкъдим итәчәк. Кариевлылар Гастрольләр 3 мартта Гаяз Исхакый әсәре "Кәҗүл читек" спектакле белән ачыла. Гастрольләр афишасында шулай ук "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт ди Камилло), Владимир Гуркин пьесасы буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" спектакльләре бар. Режиссер – Ренат Әюпов. Спектакльләрне гаилә белән карарга мөмкин.
“Әлмәт театры бинасында уйнау безнең өчен бик кызык, чөнки ул театр безнең кебек экспериментлар ярата. Без данлыклы Әлмәт театрының олпат артистлары белән аралашыр өчен дә барабыз. Ул яшь театр белән олы театр аралашуы кебек булачак. Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Салихова, Миннехановлар династиясе, Рәфыйк Таһиров, Гөлнара Кашипова, Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина һәм андагы яшь артистлар белән аралашу теләгебез зур.”, - дип уртаклашты Ренат Әюпов.
Шуны билгеләргә кирәк, Ренат Әюпов 10 ел элек Аяз Гыйләҗевның “Оҗмах капкасы” һәм 4 ел элек Узеир Гаджебековның “Аршин малалан” спектакльләрен куя. Әлеге спектакльләр әле дә театр сәхнәсендә уйнала.
--- |
Иң күп укылган
|