поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2019 Җәмгыять

Фатирыннан куылучы тыл ветераны: "Мин монда үләм"

Яшел Үзәндә хакимият тарафыннан фатирыннан чыгарылучы 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваның киләчәге билгесез кала. Узган атнада Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова бала чагында ук хәрби заводта сугыш өчен эшләргә мәҗбүр булган Мәрфуга Һадиевага ярдәм итәргә теләүче, үз исемен танытасы килмәгән химаяче табылды дип хәбәр иткән иде.

93 яшьлек тыл ветеранының кызы Дания Перминова Азатлыкка әйтүенчә, Мәрфуга әби белән хакимият тә, серле хәйрияче дә элемтәгә кермәгән. Гомумән, хәйрияче барлыкка килүен интернет аша гына белгәннәр.
 
"Әниемнең интернетта барлыкка килгән шикле химаячесе мәхкәмә карарындагыны сүзгә сүз үтәүне тәкъдим итә. Социаль яки базар бәясе белән аренданы яки ипотеканы әнием үлгәнче түләргә тәкъдим итәләр. Химаячелек нәрсәдә булуын аңлый алмадым. Безнең белән берничек тә элемтәгә кермәүче бу химаяче, ярдәм итәсе килсә, безнең йорт түбәсен төзәтсен иде. Без өченче катта яшибез, безнең түбә генә һәм йорт нигезен яңгырдан саклаучы бетон җәймә генә каза хәлендә. Безне теләгән һәркем таба. Ә бу кеше безгә шалтыратмады да, язмады да", ди Дания ханым.
 
Яисә башка фатир алырлык, фатирыбызның мәйданына карап, бер дүрткел метр өчен тиешле акча бирсеннәр, 11 мең сум түгел ди ул.
 
"Ике вариантның берсен сайларга кушып йорттан чыгара башласалар, нишләргә уйлыйсыз?" дигән сорауга, Мәрфуга әби китмәячәген әйтте:
 
"Сугыш чорында көнгә 200 грамм ипи ашап 12-шәр сәгать эшләдем. Миңа 15 яшь иде. Хәзер шуның бәясе - йортымнан куарга. Миңа хәзер 94-нче яшь. Беркая бара алмыйм. Тәрәзәдән чыгарып бәрәбез дисәләр генә инде. Кая барыйм мин? Беркая чыкмыйм. Шушында үләм. Беркая бара алмыйм. Аяк-кулларым эшләми. Сугыш ашады бөтенесен. Хәзер үзебезнең хөкүмәт, үзебезнең кешеләр, үзебезнең җитәкчеләр 95 яшьләрдәге әбигә "Әйдә әле, әби, чыгып кит моннан!", дип әйтә икән, ул кешегә оят кирәк, миңа шулай әйтергә теле бар бит әле", диде Мәрфуга әби.
 
Интернетта Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петицияне 26 февральгә 200 меңләп кеше имзалаган. Моны да Перминова зур уңыш һәм көтелмәгән ярдәм дип атый:
 
"Безнең хәлебезгә кереп петицияне имзалаган һәрбер кешегә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу дөрестән дә көтелмәгәндә булды. Гади халык безне ишетә, бары хакимияттәгеләр кенә ишетергә теләми”, ди ул.
 
22 февральдә Мәрфуга әбигә 93 яшь тулды. Туган көнен Коръән ашы уздырып үткәргәннәр.
 
Мәрфуга әбине туган көне белән котларга "Бердәм Русия" партиясе бүлегеннән берничә кеше килгән. Алар тыл ветеранына чәчәк бәйләме бүләк иткән һәм күченергә ярдәм итәчәкләрен белдергән.
 
"18 яше дә тулмаган диярлек берничә малай безгә күченергә ярдәм итәчәкләрен әйтте. Күрәсең, безнең хәлне ишетмәгәннәр. Аптыраганнан "Кая күченергә? Урамдагы көрткәме?", дип сорадым", диде Дания ханым.
 
Перминова алга таба гаделлек өчен көрәшәчәген белдерде һәм аларга ярдәм итәрлек адвокат та табылганын әйтте:
 
"Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр бар. Адвокатның исемен әйтәсем килми, ләкин йортыбызның коточкыч каза хәлендә булуы хакында ялган бәяләмә биргән белгечкә карата мәхкәмәдә эше ачылды. Адвокат хәзер ул биргән бәяләмәне кире кагарга ярдәм итәргә тели", диде ул.
 
Яшел Үзән хакимияте кешеләрне каза хәлендә дип санаган йортлардан күчерү програмы нигезендә тыл ветераны булган әбине өч бүлмәле фатирыннан чыгарырга карар кылды. Хакимият мәхкәмә карары белән әбинең өч бүлмәле фатирын дүткел метрына 11 мең сум түләп тартып алырга тели.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 01.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»