|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2019 Шоу-бизнес
Эллариның җырлаганын 200 меңнән артык кеше карап 2 меңгә якын комментарий калдырган (ВИДЕО)Гүзәл Уразова инстаграмда кызы Эллариның видеосын урнаштырып, тамашачылардан киңәш сорый. "Җырласынмы, юристлыкка барсынмы?" дигән сорау бирә җырчы. Әлеге видеоязманы 200 меңгә якын кеше карап, 2 меңгә якын комментарий калдырган. Барысы да Эллариның тавышына югары бәя биреп, искиткеч сәләте булуын раслый. Шуңа өстәп, шушы көннәрдә уртанчысы Камилә дә тәүге тапкыр җыр бәйгесендә катнашып, беренче урын алган. Венера Ганиева оештырган “Сандугач – Соловей” конкурсында ул Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан җыр башкарып җиңгән. "Алма алмагачыннан ерак төшми" дигәндәй, берсүзсез, талантлы, җыр-моңга гашыйк кызлар үсеп килә. Ә инде тормышта киләчәк һөнәрен сайлаганда, комментарийларда тамашачылары киңәш иткәнчә, икесе дә үз йөрәге кушканны тыңларлар дип ышанасы килә.
--- |
Иң күп укылган
|