поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2019 Язмыш

"Караңгылыкта яшәсәм дә, күз алдымда якты сурәтләр"

Рәвия апа Рамазанова – Кушнаренко районында ярты гасыр яшәсә дә, мин аның белән күптән түгел генә очраштым. Иске Гомәр авылында мәчеттә мәүлид бәйрәмендә аның илаһи тавышын ишетеп таң калдым! Кара күзлек кигән ханымның йөрәкләрне өзәрдәй тавышы белән Коръән укуын ишетеп әсәрләндем. Аның белән бергә килгән районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәсимә апа Гаделовадан исемен сорадым.

“Рәвия апа”, - дип таныштырды ул. Рәвия апаның күзләре күрмәвен аңладым. “Мин Казан шәһәрендәге “Ярдәм” мәчетендә Брайль системасы белән Коръән укырга өйрәндем”, - диде ул. Аның телефон номерын алып, күрешергә вәгъдә биреп хушлаштык...
 
Гыйнвар аеның бер матур көнендә машинабыз Кушнаренкога юлланды. Телефоннан таныш, ягымлы тавышны ишетеп сөендем: “Килегез, кил, мин өйдә булам”...Аның тавышында шулкадәр итәгатьлелек, ягымлылык... Гүя Рәвия апа бу дөньядагы бөтен гүзәллекне үзенә җыйган!
 
Үзе кебек матур йорт каршында каршы алды ул безне. Машина килеп туктаганны, безнең машинадан төшеп аның янына атлавыбызны ишетеп көтеп торды һәм колачын киң җәеп кочаклады. “Рәхим итегез!”
 
Рәвия апаның күркәм, пөхтә йортын күреп исебез китте. “Менә шушы йортта ялгызым яшәп ятам инде... Ирем бер ел элек бакыйлыкка күчте. Балаларым килеп йөриләр, улым да, кызым да гаиләләре белән Кушнаренкода яшиләр”, - дип бәян итте ул.
 
Ул ялт итеп кенә, безнең ай-вайга карамый, чәй әзерли башлады. “Ирем белән Кушнаренкода ике йорт салып кердек. Тап-такыр җиргә... Бурычка кермәдек, икебезнең эш хакын ала тордык, төзи тордык”, - дип чәй эчкәндә ул тормыш йомгагын сүтте. Ул арада килене Ләйсән дә йөгереп килеп җитте. Рәвия апаның йөзе тагын да нурланды. “Ярый әле балаларым, оныкларым бар”, - диде сөенеп...
 
Балачагы
 
Рәвия апа тумышы белән Аскын районы Яңа Мотабаш авылыннан. Әтисе Хәйрислам Гата улы бер сыйныф белеме белән колхозга җитәкчелек иткән, бухгалтер, ветеринар һөнәрләрен үзләштергән гаҗәеп акыллы, чая кешек булган. Әнисе Хәдичә Гайнелҗан кызының белеме исә имза куярга гына җиткән. Гомере буе колхозда төрле эштә эшли.
 
Әтисе Хәйрислам Гата улы бер сыйныф белеме белән колхозга җитәкчелек иткән, бухгалтер, ветеринар һөнәрләрен үзләштергән гаҗәеп акыллы, чая кеше булган. Әнисе Хәдичә Гайнелҗан кызының белеме исә имза куярга гына җиткән. Әмма ул искиткеч яңгыравык, чиста тавышка ия булган.  Яшьрәк чагында авылга башкаладан килгән артистлар аны үзләре белән алып китәргә өндәгән. Кызны күндергәннәр дә бит... Гайнелҗан бабай да башта күнгән булып кыланган да, алып китәргә дип килгән юлчылар капкадан керү белән Хәдичәсен базга төшергән дә җибәргән. “Әле генә шушында иде, әллә кайда югалды, чукынчык”, дип эзләгән булган. Артистлар ишек төбендә таптанып торган да, чыгып китүдән башка чараны табалмаган. Шулай итеп Хәдичә җырчы булудан базда яшеренеп калган. Әмма сәләте барыбер югалып калмаган — балаларына күчкән.
 
Рәвия башлангыч белемне үз авылында ала, аннан биш чакрым ераклыктагы күрше Кышлау-Елга мәктәбенә йөреп сигезне сыйныфны тәмамлый, тугыз-унынчы сыйныфларны Казанчыга йөреп укый. Андагы үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнә, укытучылар коллективы оештырган спектакль-концертларда да катнаша. Аның иң яраткан, тирән хөрмәт иткән укытучысы — ул вакыттагы мәктәп директоры Динисламов Фәрит Динислам улы. Күзләре яшьтән начар күргәнгә, гел күзлек кия кыз. Чыгарылыш имтиханнары җиткәч, күп укырга туры киләчәк дип, директор аны имтиханнардан азат итә. Аттестатка еллык билгеләр төшерелә. Моңа рөхсәтне министрлыктан алырга туры килсә дә, директор авырсынмый, башкалага барып юллап ала. Сәнгать училищесына юл күрсәткән кеше дә Фәрит Динислам улы була.
 
— Беркемгә дә әле аттестатлар бирелмәгән иде, Фәрит Динислам улы миңа аттестатны биреп Уфага җибәрде. Училищены эзләп таптым, документларымны тапшырдым. Иң беренче сынау тавыш тикшерү булды. Минекен ярыйсы дип таптылар һәм имтиханга үткәрделәр, — дип хәтерли Рәвия ханым. — “Иртәгә имтиханга кил”, - диделәр. Мин аптырадым. “Иртәгә имтихан мени? – димен.  “Әйе”, - дип җавапладылар. “Ә мин имтиханга дип килмәдем, мин документлар тапшырырга гына килдем”, - дидем. Сыйныфташларым янына чыгарылыш кичәсенә кайтасым килә! Документларымны кире алдым да, ул вакытта безнең якка “кукурузниклар” оча иде, шуңа билет барып алдым. Җил чыгып яңгыр ява башламасынмы? Самолетның очканын көтеп өч көн аэропортта кунарга туры килде. Имтиханга да бармадым, чыгарылыш кичәсенә дә кайта алмадым...
 
Аскынга кайтып җиттем. Һаман күз алдымда гөж килеп торган мәктәп. Барсам – тып-тыныч, капка бикле... Болдырына утырдым да (мин бит өч көн  юньләп йокламаган), йоклап киткәнмен... Минем кыз фамилиям Гатина. “Гатина!” дигән тавышка уянып китсәм, Фәрит Динислам улы басып тора. “Ә мин документны кире алдым”, - дидем. “Минем чыгарылыш кичәсенә кайтасым килгән иде. Өч көн аэропортта кундым, самолет очмады”...
 
“Ярар, кайгырма, шундый ук училище Стәрлетамак шәһәрендә дә бар”, - диде...
 
Шулай итеп Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына укырга керә кыз. Гомерендә бер тапкыр фортепьяно да күрмәгән авыл баласына һөнәри музыка серләренә төшенү җиңелдән булмый, билгеле. Башкалар нотага карап уйный, ул бер нотаны да танымый... Ярый авылы ерак, каникулларга кайта алмагач, калганнар ял иткәндә программаны куып җитәргә була. Тиздән практикага җибәрәчәкләр. Кушнаренко районына...
 
Урман ягында үскәнгә, бу якларның ачыклыгы, яктылыгы гаҗәпләндерде. Тормыш итүләре дә башкачарак. Әмма Кушнаренко миңа бик тиз үз булып китте, чөнки биредә юлыма мәңгелек ярым килеп чыкты...
 
Сары төнбоеклар
 
Ничек танышуларын Рәвия апа көлми генә сөйли алмый. “Практикага Рәсмәкәй авылына җибәрделәр. Китапханәдә нәрсәдер язып, әзерләнеп утыра идем. Хорга язылырга иде дип өч егет килеп керде. Берсе – солдат, берсе – милиция, берсе гади киемдә. “Фамилиягез ничек?” – димен. Гади киемдәгесе: “Пүртиков” – диде. Мин дә югалып калмадым: “Бер дә андый фамилияне ишеткәнем юк иде, ул ничек языла?” – дип сорадым. “Мин надан, яза белмим, син бит укыган кеше, үзең белеп яз инде”, - диде дә көлеп чыгып китте...
 
Тик егет кызның күңеленә шаянлыгы, сөйкемлелеге белән кереп кала. Язмыш аларны үзе очраштыра: Рәвия апа практикага килгән курсташлары яшәгән фатир хуҗасына бәрәңге утарга ярдәмләшергә бара һәм Мәйсәрә ханым төшке ашка кайткан улы – теге “Пүртиков” Мәсгуть белән таныштыра.
 
– Булачак кайнам аңа безне Чәрмәсән буена алып чыгарга кушты. Мәсгуть миңа шунда сары төнбоеклар бүләк итте...
 
Шулай итеп, дуслашып китәләр. Училищены тәмамлагач, Рәвия Кушнаренкога эшкә җибәрүләрен сорап өч тапкыр керә. “Юллама бирүче абый безнең яктан иде, мине шулкадәр үз ягыбызга кайтарасы килде... Башта Караидел районына, аннан Балтачка юллама язып бирде. Мин һаман тынычлана алмыйм. Өченчегә кергәч: “Ярар, бар инде, бик тырышасың бит. Хор оештыра алмассың, әмма ләкин үзеңнең ансамблең булсын, - диде. – Кушнаренко районы Уфага якын, алар безнең кебек яшәмиләр, башка төрле яшиләр...” Миңа аларның ничек яшәүләре мөһим түгел, мине Мәсгуть көтә!
 
Шаян егет Мәсгуть Рамазанов белән 1975 елның 12 апрелендә - Рәвиянең туган көнендә – өйләнешәләр. “Телеграмма сугып әтиемне Иске Мотабаш авылына телефонга чакырдым. “Әти, мин кияүгә чыгам”, - дип аның фатыйхасын алдым. “И, балакай, шоферга кияүгә чыгасың, юарга керләре күп булыр инде”, - диде әти...
 
Искиткеч чуак, балкып торган ул көнне ак гипюрдан туй күлмәге кигән кызның йөк машинасы арбасында килен булып төшүен бүген дә хәтерләүчеләр бар. Ул көннең яктылыгы, хисләр кайнарлыгы гомер буе  бу парны озата килә...
 
Беренче сынау
 
Рәвия апаның елмаеп, якты истәлекләргә бирелеп яшьлеген, беренче мәхәббәте тарихын сөйләвен тыңлап утырып, бер сәгать вакыт үтеп тә киткән... Гаилә корып яши башлауларын сөйли башлагач Рәвия апаның тавышы моңсуланды. Язмышның беренче сынаулары алда көткән булган шул аларны.
 
Бер елдан көтеп алган кызыбыз Ревина дөньяга килде, - дип тагын хәтирәләргә күмелде Рәвия ханым. – Мәсгуть белән беренче кайгыбыз шунда көткән булган: дүрт ай да унтугыз көн булгач кызыбызны югалттык... Битенә диатез чыкты. Табиб клизма ясый торган груша белән тамагыннан какырыгын суыртты. Шунда ул баланың тамагын тишкән...Балабыз иртәнге уннарга кадәр яшәде. Бер еламады, бер иммәде. Төне буе аны күтәреп йөрдем. “Нәрсә булды соң?” – дип аңлый алмыйм. Иртән практикантлар килделәр, табиб: әнисе арыды, дип, баланы аларга бирде. Палатага кереп пеленка алып чыксам, коридорда беркем калмаган. Бөтенесе перевязочныйга кереп тулган. Барса, балама ясалма сулыш ясап маташалар... Ә аның йөзе үлекнеке кебек агарынган... “Яфаламагыз баланы, ул бит үлгән”, - дидем.
Мәсгуть белән безнең өчен бу бик авыр кайгы булды... Икенчегә тагын кызыбыз туды, аңа үлгән кызыбызның исемен бирдек... Аннан улыбыз Рөстәм дөньяга килде...
 
Гомер юлы
 
Мәсгуть абыйның гомере – юлда, Рәвия апаныкы сәхнәдә үтә. “Көнләшмисеңме?” диючеләргә, Мәсгуть абый: “Юк, мин аны гомерлеккә һәм сынап алдым бит”, – дия торган булган.
 
— Ул елларда районда мәдәни тормыш гөрләп торды. Хор, халык театры, бию ансамбльләре көчле. Урак чорын агитбригадалар бер бәйрәмгә әйләндерә, — дип искә ала Рәвия апа. — Гадәттә, чаралар соң тәмамлана. Кайтканда иң беренче өй башындагы мич торбасын күрергә тырышасың. Ул исән булса, балалар да исән дигән сүз. Алар бит еш кына ягылган мичне үзләре томалап йокларга ята иде.
 
Ул елларда халык театры коллективында Рәвия Рамазанова уйнаган рольләр бүген дә күпләрнең күз алдында. Бигрәк тә Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасындагы Мәдинә образы онытырлык түгел. Билгеле булуынча, ул да гомер көзендә сукырлыкка дучар була.
 
Күзләрем бәләкәйдән начаррак күрү өстенә, глаукома чире өстәлде. 1990 елда педколледжда музыка дәресеннән укыта башладым. Күземнең берсе дәрес вакытында инә кадаган кебек булды да лампочка яктысы бәләкәй генә булып калды... Шул бер күземнең сукырайганын иремә дә, балаларыма да әйтмәдем. Бу өйне сала башлаган идек, аны салып бетерәсе килә. Әмма бер күзем сукырайганнан соң сизелеп икенчесе дә начарая башлады. Шул килеш тә беркемгә әйтми дәрес укытырга йөрим. 1998 елда безне медкомиссия үтәргә җибәрделәр. Күз табибы миңа: “Сез ничек йөрисез эшкә?” – диде...
Шулай итеп, Рәвия апаның икенче күзен саклап калыр өчен операция ясарга юллама бирәләр. Эх, белгән булса ул шунда операциядән соң яктылыкны бүтән күрмәячәген?! “Барыбер сукырайган булыр идем, әмма соңрак, ул кадәр сызланып түгел”, – ди хәзер Рәвия апа ул көннәрне күз яшьләрсез искә алалмыйча...
 
Мин дөньяны Мәсгуть күзләре белән күрдем
 
Операция алдыннан төш күрдем һәм сукыраячагымны аңладым, - дип дәвам итте Рәвия апа. – Хирург ханым операциягә әзерләнеп киләм, диде. Кеше әзерләнеп килә бит  дип, операциядән баш тартырга кыенсындым... Ә төшем болай булды. Урамга чыкканмын. Төн кап-караңгы. Бер кайдан бер яктылык төшми. Ни өчен соң бер яктылык та күренми? Болытлы булса да, яктылык күренер иде  дип аптырыйм... Кешеләр үтә, пыш-пыш сөйләшкәннәрен ишетәм, әмма шәүләләре юк... Аллаһы Тәгаләнең мине кисәтүе булгандыр инде...
Операциядән соң күзләрем ачылыр дип табиб белән өч көн өметләнеп йөрдек. Бер каян да яктылык күренми, дөм караңгы. Өч көннән соң инде күзләремнең башка күрмәячәген аңладым һәм түгелеп-түгелеп еладым. Кызым юата: “Әни, елама”, –  ди. Юк, мин бүген генә елыйм да, калган гомеремдә еламаячакмын! дидем...
 
Тик күңел тулган чаклара була шул: бер тапкыррадиодан “Сарман” көен ишетеп еламый кала алмый...
 
Иртән Мәсгуть эшкә китте. Мин радио тыңлап ятам. Зөһрә Сәхәбиева “Сарман”ны җырлап җибәрде. Минем өчен генә җырлый диярсең! Еламый түзеп булмый! Әрнеп еладым шунда... Мәсгуть төшке ашка кайткан, өйгә кергән, минем янга килгән һәм: “Ни булды, Рәвия? Әллә егылдыңмы? Берәр җирең авырттымы?” – диеп эндәште. Сорау артыннан сорау яудыра. Миңа оят булды. Мин шып туктадым. Юк, Мәсгуть, мин егылмадым, минем бер җирем дә авыртмый”, –  дидем. “Нигә соң елыйсың?” – ди.  Беренче тапкыр: Минем яшисем килми дидем... Мин караңгылыктан арыдым, минем яктыга чыгасым килә, биш кенә минутка булса да шушы караңгы пәрдәне күтәреп якты дөньяны күрсәтсеннәр дә яңадан каплап куйсыннар! Ходай миңа тагын ун ел вакыт бирсә, ничек яшәрмен соң?  дидем. Мәсгуть: “Рәвия, беләм сиңа авыр, - диде, – мин күземне йомып йөреп карыйм, тегендә бәреләм, монда сугылам. Нишләргә? Түзәргә! Без балаларыбыз, оныкларыбыз өчен яшәргә тиеш!” - диде... “Мин өйрәтермен сине яшәргә, барсын да бергә эшләрбез”... Мәсгутемнең сүзе шул булды. Аннан мин башка беркайчан да еламадым... Кулым белән сәрмәп бәлеш, ипи салырга өйрәндем. Шулай итеп, барсын да җайга салдым. Мәсгутьнең күзләре минем күзләрем булды. Мин дөньяны аның күзләре белән күрә башладым. 18 ел кулларымнан җитәкләп йөрде. Концертларга йөртте, хорга, репетицияләргә, кибетләргә, кая барасым килсә, шунда алып барды, кунакларга да йөрдек. Мәсгуть, кайсы күлмәгемне киим икән дип сорасам: “Менә шунсын ки, менә монсын юарга кирәк”, – дип кулларыма тоттырып күрсәтә иде. “Менә шушы савытны ныклабрак ю әле, менә шул урында пычранып киткән, сөртеп ал әле”, –  ди иде. Ул минем күзләрем булды. Ни өчендер бу якты дөньядан гел беренче мин китәрмен кебек идем. Мин шулай теләдем дә. Аңа яшәве ансатрак булыр иде кебек. Син миннән башка яши алырсың, бакчаны карый аласың, ашарга пешерә аласың, дип әйтә идем. Икәү ашарга пешерәбез, мин пирожкиларны ясыйм, ул майда кыздыра. Кыстыбыйны да икәү пешерәбез. Мин бәрәңге чистартам, ул ярып суга салып пешерә, төя, мин камырны җәям, ул аны табада кыздыра, мин бәрәңгене камыр эченә кыстырам да ул майлый. Мин белен изәм, ә ул шулкадәр тәмле итеп пешерә... Менә шулай бик мәслихәт яшәп яттык...
 
Мин хастаханәдән кайткач, шундый бер хәл дә булды әле. Апам белән җизни мине алырга килгәннәр. “Мәсгуть яшь, өйләнер, без Рәвияне алырга килдек”, - диделәр. Мин шунда ук кызып китеп, Мәсгутьнең авызыннан сүз чыкканны көтеп тә тормый: өйләнәсе килсә, бар, чыксын да китсен! Мин беркая да китмим! Мин Кушнаренкога ияләштем, минем монда балаларым, оныкларым бар дидем. Мәсгуть исә сабыр гына: “Апа! Безнең бит бик матур яшь чакларыбыз булды, тормышны да матур итеп көттек, ничек мин Рәвиясез яши алам?! Без бергә картаябыз,” – диде... Үләренә бер өч көн калгач аны кочаклап утырдым. Дөнья булгач төрле хәл булгандыр, мине гафу ит – дидем. “Рәвия, мин китеп барсам, сиңа авыррак булыр инде, әмма күпме тораласың, шулхәтле яшә өйдә, йортны ташлама, яме!” – диде... Балалар мунча керергә чакыра, беркая да бармыйм, үземдә ягып керәм... Чирләгәч, миңа әйтми генә каен миллегенә киткән. Мин аны югалттым, и-и-и кайгырам. Хәлсезләнеп берәр җирдә егылса, кайдан эзлим инде дип өзгәләнәм... Хәле бетә башлагач кайткан. Мин ул бәйләгән минллекләрне саклап-саклап кына кулланам, аларның матурлыгы!
 
Иманга килү
 
Сукырайганда миңа 47 яшь иде, - дип дәвам итте Рәвия апа. – Казан шәһәрендә “Сөләйман” мәчетендә сукырлар белән эшләгәннәр. Әмма мин ул вакытта моны белмәдем. Аннан Казанда махсус “Ярдәм” мәчете төзеп, күзләре күрмәгәннәргә Коръән серләренә укыта башлаганнар. Дүртөйледә сукырлар оешмасының рәисе алмашынды да, Марат Нил улы эшли башлады һәм ул миңа “Ярдәм” мәчетендә укырга тәкъдим итте. 60 яшь иде инде миңа, Казанда бер ай укып кайттым. Мәсгуть минем укыйсым килү теләгемне белеп тора иде, укырга барырга чакыргач, нишлим икән дип, иң беренче аңардан сорадым. Ул бер генә кистереп: “Әлбәттә, бар”, - диде.
Шулай итеп Рәвия апа намазга баса, күп сурәләр ятлый. “Тагын әллә килә алам, әллә юк, мин белемне башыма көрәк белән тутырырга килдем”, - ди ул. Бик күп нәрсәгә өйрәнә. Икенче барганда инде бармагы белән тәҗвид буенча берничә сурә укырга өйрәнеп кайтып китә. Өченче баруында мөгаллимәсе Роза ханым Рәвия апаны бик көчлеләр сыйныфына утырта. Олыгая бару белән бармакларның сизгерлеге дә югала, күпләр укый да алмыйлар. Рәвия апа сул кулында бер бармагы укырга сәләтле булуына сөенеп көне дә, төне дә укый. “Роза ханым бик таләпчән иде. Мин яратам шундыйны. Төнлә буш сыйныфка кереп утырам да кычкырып укыйм. Һәр хәрефнең әйтелеше бар, әле генә каты әйтелә, әле генә йомшак. Шулай тырыша торгач сыйныфташларымны куып җиттем”, – дип искә ала Рәвия ханым.
 
Шуннан укуы туктала: Мәсгуть абый авырый башлый.
 
Мәсгутьне югалтуы миңа миңа бик авыр булды... Мәсгутьне югалткач, мин икенчгә сукырайдым. Мәсгуть күзләре белән яшәргә өйрәнгән идем... Еламаска куштылар. “Әгәр еласаң, аның сурәтендә җеннәр килә башлый”, - диделәр. Мин шул сүзләрдән бик курыктым, еламый башладым. “Гел “Аятел-Көрси” укы дип киңәш иттеләр миңа.
 
Мин бәхетле хатын – Мәсгутем мине Коръәнле итте!
 
Соңрак тотынганмын...Иртәрәк килсә иде миңа иманым...Аллаһы Тәгаләнең бирүе шулай булгандыр инде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Биргәнгә бирермен” дигән бит. Бирмәгәнгә бирми ул. Кемдер бик тырышса да, аларга керми. Мин шушы кергәненә дә шөкер кылам. Абыстай итеп хөрмәт итеп чакыралар, савап өчен йөрим. Коръәнне укыгыз, тәмугълары бик куркыныч бит ул дип сөйлим. Әлеге иман белемем гаилә корганда булса, мин икенче төрлерәк хатын, икенче төрлерәк ана булыр идем. Без бит гаиләне уйламадык, баланы бакчага илтә идек тә, хөкүмәт тәрбиясендә калдырып, эшкә йөгерә идек... Әмма мин Аллаһы Тәгаләкәемә чиксез рәхмәттә, шөкердәмен. Яраткан кешемә кияүгә чыктым, яраткан хатын булып яшәдем, балаларыма ана булуыма сөенеп бетә алмыйм. Биш оныгыма картәни булдым, мин бит хатын-кыз үтәсе бөтен бәхетләрне үттем. Аллага шөкер, әти-әниле булып үстем, студент тормышын да күрдем. Кушнаренко безне яратты, хөрмәт итте, кеше итте. Мәсгуть мине Коръәнле итте, ахирәт байлыгы белән калдырды ул мине.
 
Соңгы сүз.
 
Коръәни-Кәримдә сабыр итүчеләр турында күп аятьләр бар. Белгечләр әйтүенчә, сабырлык сүзе Изге китапта 90 урында искә алына. “Әй иман китергәннәр, сабырлык белән намаз аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Берәр бәла яисә авырлык килсә, сабыр булыгыз”, – ди. Сабырлык – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Рәвия апаның үз язмышы турында сөйләвен тын да алмый тыңлап утырдым. Аның кайбер урыннарында шаяртуына рәхәтләнеп көлдек тә, еларлык урыннарында еладык та. Аның язмышын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Һәрбер сүзеннән беренче никахына тугрылык, Мәсгуть абыйга җылылык бөркелеп торуы таң калдырды. Язмышның һәрбер биргән нигъмәтенә рәхмәтле ул, сынауларны да сабырлык белән җиңгән,

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 28.02.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»