поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.02.2019 Ана теле

Парлы сүз – кабатлауның бер төре. Кирәклеме, кирәксезме?

Соңгы язмабыз бәян ителгәннән соң үткән атна сөйләмебездә “Ана теле” гыйбарәсенә бай булды. Чөнки ул Матбугат.руда Халыкара туган тел көнендә урнаштырылган иде. Шәхсән үземне дә таныш-белеш, иҗатташларым, шәкертләрем, шул җөмләдән Әтнә районы Югары Шашы мәктәбе мөгаллимнәре һәм укучылары Туган тел көне, язмам басылып чыгу уңаеннан котладылар.

Форсаттан файдаланып, үзем  дә аларны, янә хөрмәтле сайтыбызның тырыш, игътибарлы журналистларын, барлык интернетчыларыбызны ихластан тәбриклим, яңадан-яңа иҗат казанышлары телим. Ана телебез илһам чыганагыбыз булудан туктамас, сөйләмебез тагын да тәэсирлерәк, үтемлерәк булсын өчен тырышырбыз дигән өметтә калам.
 
Шундый күтәренке халәттә язмабызны дәвам иттерәбез.
   
Телебезнең кабатлау канунын өйрәнү-үзләштерү өчен иң кулай чара ул татар теленең асыл сыйфатларыннан берсе – парлы сүзләр, дигән идек. Шул дәлилгә  тәфсиллерәк  тукталыйк әле.
   
Фәлән кеше телне төпле белә, аның сөйләме чын татарча – үтемле, тәэсирле, аһәңле, дип бәяләнә икән, бу сөйләм, иң беренче чиратта, парлы сүзгә бай булыр; язучыларыбыздан Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширев, Хәсән Сарьян һ.б. тел осталарының әсәрләрен бүгенге язучыларныкы белән чагыштырып карагыз, соңгыларында парлы сүзләрнең ким булуын, шул сәбәпле әсәрләренең сәнгати-хисси үтемлелегенең дә кайтыш булуын тоярсыз. Яисә матбугатта күренекле язучы, журналистларның, халык хәбәрчеләренең татарча уйлап язган язмаларын урысчадан тәрҗемә ителеп бастырылган язмалар белән чагыштырып карагыз, һич шикләнмичә әйтә алам, соңгыларында парлы сүз бермә-бер ким булыр яисә бөтенләй булмас, чөнки аларда татарның милли рухы, милли фикерләү нечкәлекләре чагылып җитмәгән булыр. Әйтик, күпчелек газетның яңа ел алды саннарында “якынаеп килүче Яңа ел” диелә, ә оста журналист “менә-менә килеп кергән Яңа ел”, ди. Гомәр Бәширев әйткән “тел мамыгы” менә шушындый энҗе бөртекләреннән җыела да инде.
   
Парлы сүзләргә, аларны тел һәм гыйлем чарасы буларак куллану үзенчәлекләренә тукталыйк әле. Әйткәнебезчә, телебез фәнендә алар турында мәгълүмат инде аз түгел. Тик,
аяныч ки, парлы сүзләр дә, башка лексик берәмлекләр кебек үк, күбрәк форма ягыннан тикшерелгән һәм классификацияләнгән. Аларны җентекле анализлаган Г.Әхәтев, мәсәлән, башлыча, төзелеше, ясалышы ягыннан күзәтә; парлашу модельләренә карап 13 төркемгә, компонентларының тотрыклылык дәрәҗәсенә карап – ике, төрләнү-төрләнмәүләренә карап ике төркемгә бүлә, ә мәгънә ягы бер генә аспектта карала һәм ике төркемгә бүленә: туры мәгънәле парлы сүзләр (ата-ана, савыт-саба һ.б.), күчерелмә мәгънәле парлы сүзләр (ул теш-тырнагы белән каршы торды ( Әхәтев Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979, 63–68 бит).
   
Ф.Ганиев исә парлы сүзләрнең мәгънә-семантик ягын тикшерә. Менә нинди мәгънә белдерелүе аерып күрсәтелә: күплек, җыелмалылык (дус-иш, кардәш-ыру, туган-тумача һ.б.), хәрәкәт, тавышның кабатлануы (шык-шык, бак-бак, шыгыр-шыгыр һ.б.), фамильярлык, пародия максатында хис төсмере (карт-коры, чокыр-чакыр, карчык-корчык һ.б.), абстракт җыелмалылык (уку-укыту, күз-колак, ашау-эчү һ.б.), тискәрелек, түбәнсетү (бүләк-санак, артык-портык һ.б.), билгесезлек (кеше-мазар, күрше-фәлән һ.б. (“Лексика и стилистика” дигән китаптан; Казань, 1982, 22–26 бит).
   
Парлы сүзләрнең мәгънәви мөмкинлекләре болар белән генә бетми, әлбәттә.  Шулай да башта парлы сүзләр арасында бер мәгънәлеләре дә барлыгын искә төшереп китик. Мәсәлән: 1) битараф төркем (ат-ат уйнау, буйдан-буйга, кара-каршы, кирәк-ярак һ.б.), 2) терминнар (әкәм-төкәм, мал-туар, кием-салым, тимер-бетон, тормыш-көнкүреш һ.б.). Күренә ки, термин функциясенә битараф парлы сүзләр дә җәлеп ителә (гореф-гадәт, киҗе-мамык, тимер-томыр һ.б.) яисә битараф парлы сүзгә иҗтимагый төсмер бирелә (мәсәлән, ипи-тоз кунак каршы алганда тантаналы рәвештә тапшырыла торган бүләк символы атамасына әверелгән). Парлы сүзләр ясала тора (атом-төш, күн-галантария, нефть-химия һ.б.).
   
Шулай да, кабатлап әйтәбез, парлы сүзләр мәгънә төсмерләренең бихисап күплеге белән аерылып тора. Алар гомуми мәгънәле сүзләрнең мәгънә төсмерләрен ачыклау, конкретлаштыру өчен файдаланыла да. Сөйләм барышында аларны кулланып, мәгънәне тулыландыру, ягъни конкретлаштыру берничә юнәлештә бара. Аерым-аерым тукталыйк.
   
Мәгънә төсмерләрен конкретлаштыру.1) Предметны, күренеш яисә вакыйганы белдергәндә: а) мәгънә күләме зурайтылып конкретлаштырыла – предметны атаган гомуми сүзгә конкретрак исем-атама өстәлә (ир-егет, өс-баш, буй-сын һ.б.); предмет, күренешне аңлаткан гомуми сүзгә шул мәгънәгә якын синоним, вариант сүз өстәлә (дан-шөһрәт, бәла-каза, корым-сөрем, таныш-белеш, җан-бәгырь һ.б.); гомуми сүзгә якын мәгънәле, мәгънәләре белән бер-берсенә керешкән сүзләр өстәлә (дәрт-дәрман, гореф-гадәт, белгән-күргән, куак-агач һ.б.); мөстәкыйль мәгънәле төрдәш, гаиләдәш ике берәмлектән бер лексема барлыкка килә (әти-әни, әби-бабай, агалы-энеле, кода-кодагый, нарат-чыршы, кәгазь-каләм һ.б.); гомуми битараф сүзгә мәгънә белдерми торган компонент өстәлеп тә конкрет берәмлек барлыкка килә ала (эңгер-меңгер, малай-шалай, тәм-том, күрше-күлән, карт-коры һ.б.); компонентларның икесе дә мәгънә белдерми торган берәмлекләр булуы ихтимал (ыбыр-чыбыр, ыгы-зыгы һ.б.); капма-каршы мәгънәле сүзләрне (антоним) берләштереп тә конкрет мәгънәле бер лексема ясап була (ут-су, көн-төн, аллы-артлы, керәле-чыгалы һ.б.). Кызганыч, телебезнең шушындый үзенчәлеген без әле тиешенчә файдаланмыйбыз. Мәсәлән: ачлы-туклы, туяр-туймас диясе урынына ярым ач диючеләр, караңгылы-яктылыны ярым караңгы диючеләр очрап тора.
   
Парлы сүзләр ярдәмендә предметның, күренешнең предметлык төшенчәсе генә түгел, башка яклары да тасвирлана: билгесе, сыйфаты (аллы-гөлле, азган-тузган, тимгел-тимгел һ.б.); саны, микъдәре (аз-маз, бер-ике, азлап-азлап, мең-мең һ.б.).
   
Парлы сүзләр ярдәмендә хәрәкәт төсмерләре дә конкретлана: хәрәкәт, эшнең рәвеше (абына-сөртенә, гөлдер-гөлдер, зыр-зыр һ.б.), юнәлеше (өйдән-өйгә керү, каннан-канга күчү һ.б.); урыны (ишекле-түрле йөренү, әрле-бирле сугылу һ.б.); вакытны (азмы-күпме, әледән-әле, көпә-көндез, борын-борыннан һ.б.).
   
Хисси төсмерләрне конкретлаштыру мөмкинлекләре яссылыгыннан да  парлы сүзләр – чын-чыннан бай хәзинә. Хис-тойгы белдергәндә дә алар төрлечә ясала: ике компоненты да синоним, төрдәш йә гаиләдәш хисси сүзләрдән тора (каушау-оялу, кызыгу-көнләшү, айкалу-чайкалу һ.б.); бер компоненты битараф сүз булып, икенчесе хисси берәмлек тәшкил итә (уйлану-моңлану һ.б.). Хис-тойгы белдерә торган грамматик форма да күп. Мәсәлән: кабатлаулар (сызылана-сызлана, леп-леп, ничәме-ничә, тып-тын, иксез-чиксез һ.б.).
   
Сөйләм эшчәнлегендә парлы сүз сыйфатында яңа берәмлек ясау мөмкинлегенең барлыгын да истә тотарга кирәк. Мәгънә һәм хис төсмеренә тәңгәл сүз эзләп табу – иҗади эш бит. Төгәл, конкрет төшенчә табу бурычы кешене тел берәмлекләренә төрле-төрле мәгънә, хис-тойгы төсмерләре эзләргә, тел формаларын үзгәртергә, яңа берәмлекләр ясарга илһамландыра. Неологизмнар, алынма сүзләр, троп-метафоралар менә шулай туа. Менә шагыйрь Шәүкәт Галиев иҗатыннан берничә генә мисал: (“Илһамым, мәхәббәтем” китабыннан, Казан, 1986).
    – Компонентлар синоним, төрдәш, гаиләдәш сүзләрдән тора, башлыча, моңарчы телдә булмаган яисә бик сирәк кулланылган синонимнар парлы сүз ясауга җәлеп ителгән була (ачылу-чишелү, ачылу-чәчелү, бөрешү-чиркану, елау-сыктау һ.б.). Монда ике алым күзәтелә: гомуми мәгънәле сүзне икенче бер гомуми мәгънәле яки конкрет мәгънәле компонент ачыклый, тулыландыра (бүре-ерткыч, боз-сөңге, киенү-бизәнү һ.б.) яисә конкрет мәгънәле берәмлеккә гомуми мәгънәле мәгънәле берәмлек ияреп, яңа мәгънә төсмере барлыкка килә (бакча-урман, онытылу-югалу, кыру-бетерү һ.б.). Бу алым чын-чыннан иҗат итү мөмкинлеге бирә: Тукай-тургай халыкның күңел күгендәге гомерлек җырчысы; Тормыш-келәмнең дә күп очракта җеп очларын күрмибез; Кыз бала яулык-канатын селки.
   
Хис-тойгы төсмере грамматик, лексик чаралар белән бирелә. Менә кайбер чаралар: гомуми сүз хисси, контраст, тәэсирле синоним компонент белән көчәйтелә, конкретлаштырыла (Чыршыны кисеп-үтереп алып кайт та, түреңә куй, нинди бәйрәм булсын инде ул! Пыскып-төтәп яткан йөрәк; черки-черки кар; Каламбур, сүз уйнату, охшашландыру чараларын кулланып, хисси төсмерле сүз ясау (Маңаена миң төрткәндә кыз, икенчесен каярак урнаштырырга, дип тора. Миң-миңлек уянган). Мәгънә төсмере ачык булмаган компонентларны да автор үзенчә ясый ала, моның өчен телдә элек-электән кулланылган үрнәк-калыпларны сайлый яисә үзе ясый (кыек-мыек, чакы-чокы, кәгазъ-мәгазь һ.б.), антоним составлы берәмлекләр ясап була (ачылу-ябылу, дус-дошман, кабыну-сүнү, яхшылык-яманлык һ.б.).
   
Парлы сүзләр белән иҗади эш иткәндә форма төрлелекләре дә барлыкка килә. Мәсәлән, өчле берәмлекләр ясала (гап-гади-гадәти, иксез-чиксез-кырыйсыз, моңлы-сагышлы-үкенүле һ.б.).
   
Парлы сүз – иҗат чыганагы, кабатлау дигән синтаксик фигура кебек үк сурәт-тасвир чарасы да. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай аны бик оста файдаланган. Парлы сүз семантикасының һәм грамматикасының без әле генә санап киткән сыйфат-үзенчәлекләрен Тукай әсәрләрендәгеләрдә ничек чагылуын үзегез анализлагыз әле; “Шүрәле”дә: Кып-кызыл кура җиләк; күз ачып-йомганчы;  аллы-гөлле гөлләр; сап-сары... чәчкәләр; чук-чук итеп сайрый; Кап-кара урманда; Җен-пәриләр бар диләр; Очсыз-кырыйсыз күк бит ул; биш-алты сүз сөйлим әле; барча кош-корт йоклаган; борны кәп-кәкре бөгелгән; ботак- тармак кеби; ялт-йолт киләдер; яп-ялангач, нәп-нәзек; бик төз-төзен; мин карак-угры түгел; уйныйк бераз кети-кети; мин дә көч-ярдәм бирермен;  шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк; атлап адымын ире-ире; хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу; Бүтән әсәрдәрдә: сайрап-сайрап тордыя; ким-хурлык; көлә-көлә үлдия; шәкерт-студент бары; күп-күп сәламнәр; аларның ах-ухлары; егыла-тора алга таба атлыйк; ваз кичик мин-минлектән; газетлар көннән-көн кат-кат күбәйсеннәр; Җилбер-җилбер җил бәрсә дә; утсыз-сузыз, утын-шәмсез тар җирләрдә...; азган-тузган кызлар төсле; аксак-туксак калган кызын; ай-һай тирән ...кәп-кәкрене туры дисәң; ач-ялангачларны белмә; гомрең үтсен рәхәт-рәхәт, ансат-ансат; куян кебек дер-дер тетрәп; чын мәсләкне арлы-бирле бормыйсың син; арлы-бирле атлап йөри; иреннәре дер-дер итеп калтырады; биш-ун тәңкә бирче; Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе,//Тәмле нәрсә  була күбрәк ачы-төче;  әкрен-әкрен югарыга үрләп барам; юк-бар нәрсәләр; йөзеп карый табакта арлы-бирле; еш-еш кына көзгегә бак;  үз-үзеңнән разый булыр; ап-ак чалма чорнар бу; сый-хөрмәтләр күрер бу; Кап-караңгы, уңны-сулны күрмим асны-өсне мин;//Иркәлим дошманны чәнчәм чын-хакыйкать дусны мин; Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми.//Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми; сугыш син һич тә армас-туктамастан; бергә-бер сез; тау-тау миннәте (мактануы) бар;
   
Атаклы шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның тулаем шушы сүз берәмлегеннән торган шигыре “Яшәмик болай” менә шушылай башлана: Китек тә ватык, // кисек тә кысык, кәкре дә бөкре, өзек тә бозык. // Өтек тә көтек, без дә көн иттек// яшәп карадык // иттеләр кызык!
   Шагыйрә һәркайсын аерым, мөстәкыйль мәгънәле берәмлек дип язган аерым-аерым сүзләрне (китек, ватык, кисек, кысык, кәкре, бөкре, өзек, бозык һ.б. без бит парлы сүз дип күреп, ишетеп күнеккәнбез. Менә шул шигырьдәге аерым сүзләрне сүзлекләрдә теркәлгәнчә итеп барлап чыгыйк әле: китек-ватык, кисек-кысык, кәкре-бөкре, өзек-бозык, өтек-көтек, иске-москы, ертык-мортык, шарык-шорык, карык-корык, аксак-туксак, кыек-мыек, әвеш-түеш, чалыш-молыш, мышык-мышык, тишек-тошык, ашык-пошык, урык-сулык, такы-токы, каты-коты, эте-бете, алмаш-тилмәш, фәлән-төгән, сирәк-мирәк, ачлы-туклы, барлы-юклы, ярты-йорты,  сынык-санак, калдык-постык, качу-посу, акыру-бакыру, орыш-кырыш, дөбер-шатыр, ыгы-зыгы, мыгыр-мыгыр, лыгыр-лыгыр, кыштыр-мыштыр, лаштор-лыштыр, әйләнә-тирә, быкыр-чыкыр, чокыр-чакыр, имеш-мимеш, иләс-миләс, үлеш-бүлеш, ызгыш-кычкырыш, тырыш-тырышма. Боларның һәркайсын диярлек әдибәбез сурәт максатында кулланган. Чыннан да телебезнең нинди сәнгати байлыгы бар! (Лена Шагыйрьҗан, Боҗра вә хөҗрә. Казан: Татар.кит.нәшр., 2002, 117–120 б.);
   
Шөкер, аның кадерен белүчеләр табылып тора. Менә янә бер генә мисал: Ярар, кирәк икән – килербез дә,//Китәрбез дә://Килде-китте кеше түгел без!.. (Нияз Акмал. Күзләремнең төсе үзгәрмәде. Шигырьләр.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2004).
   
Неологизм ясалышында парлы сүзләрнең әһәмиятенә игътибар итик. Кыяр-кыймас мисалында. Кыярны без яшелчә атамасы дип кенә беләбез. Кыю нигезле төшенчә бар. Бу мәгънәле кыяр сүзе пассивланган, ә менә аның тискәре мәгьнәсе – кыймауы парлы сүздә сакланган.
   
Гомумән дә, парлы сүзләрне фәнни өйрәнү сөйләм өчен гамәли әһәмиятле нәтиҗәләр бирә. Күренекле галимәбез Ф,Сафиуллина күзәтүләрен истә тотам. Шәкертләре дә бар икән – күптән түгел укытучы Резеда Шакированың шагыйрь Радик Хәкимҗанның “Гомер көлтәсе” җыентыгында кулланылган парлы сүзләрне анализлаган язмасына  да иҗатчылар диккать иткәндер дип уйлыйм.
   
Андый хезмәтләр кирәк. Чөнки бер ук вакытта парлы сүзләрне сөйләмдә куллануның  җитешсез яклары да бар. Без аларны үткән язмаларда да телгә алгаладык. Форсаттан файдаланып, янә кисәтү “чаңы сугып” карыйк әле. Әйтик, парлы сњзлђрнећ бер тљркеменђ књплекне белдерњ хас. Азык-тљлек, мал-туар, тимер-томыр, савыт-саба, бала-чага, явым-тљшем телђсђ кайсы очракта књплекне белдерђ, чын татар аларга берничек тђ -лар/-лђрне љсти алмый. Ђ бит љстилђр! Бу фактор үзенә бер язма сорый.
                                                Илдар Низамов,
                                   филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»