|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2019 Мәдәният
Казанда "Исәнмесез?!." спектакле премьерасы көтеләКамал театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча "Исәнмесез?!." спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов. Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең драматург Мансур Гыйләҗев белән тандемы утыз ел элек, диплом спектакле «Бичура»ны куйганда ук оеша. Алга таба «Казан егетләре» һәм шул ук спектакльнең дәвамы иҗат ителә. Аннары озак кына иҗади тәнәфестән соң «Курчак туе» куела, менә хәзер «Исәнмесез!?.» Башта пьеса киносценарий буларак языла һәм театр соравы буенча сәхнә өчен яраклаштырып үзгәртелә.
Әсәрнең нигезендә гади татар гаиләсенең тормыш тарихы - еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Геройлар бер өзелгән туганлык җепләрен яңадан ялгый алырмы соң? Әлбәттә, әлеге бер гаилә тарихында җәмгыятьнең, милләтнең бүгенге халәте дә чагылыш таба.
--- |
Иң күп укылган
|