|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2019 Авыл
![]() Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләрАпас районының Урта Биябаш авылында авыруны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Шуның өчен Татарстан прокуратурасы авыл башлыгын җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 66 яшьлек авыру хатынның хәле авыр булганга, фельдшер аны ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр җәяү җибәрергә курыккан. Шуңа күрә авыруны трактор чүмеченә утыртып алып барганнар, дип хәбәр иткән идек.
«Күзәтчелек ведомствосы белгечләре массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән. Алар Урта Биябаш авылында юлларны вакытында кардан чистартып бетермәүләрен ачыклаган», - диде Галиев.
Нәтиҗәдә, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеннән барлык хокук бозу очракларын бетерүне, ә гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттеләр, дип язаТатар-информ.
Моннан тыш, аңа карата, юлдагы хәрәкәткә каршылыкларны вакытында бетерү буенча чаралар күрмәгән өчен, административ эш кузгаттылар. Карарны судка җибәрделәр, диде Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|