поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2019 Язмыш

"Мине бу авылда бер генә малай да озатмады"

Хәзер кыш көне мәктәп укучылары гына түгел, эш кешеләренең дә күбесе бер отпуск озынлыгындагы яңа ел ялларында рәхәтләнә. Үзем эшләгән чорларда яңа елга бары ике генә, ә укучыларга 10ар көн ял бирелә иде. Укучы вакытта ял итә-итә арып бетәсең, югары классларда укыганда урамда кар атышып, чана шуып та йөрү килешми, ә кич клубка чыгарга ярамый, укытучылар чиратлашып дежурда йөриләр.

Бервакыт, каникулның соңгы көннәрендә, җәяүләп, өч кенә чакрым ераклыктагы авылда яшәүче туганнарыбызга киттем. Сыйланып, кунак булырлык түгел инде тормышлары, безнекеннән дә кайтыш, сугыш ятиме гаиләсе. Миннән бер генә яшькә кече кызлары да бар. Шул кыз белән кич клубка чыктык. Клуб дигәннәре иске генә бер агач йорт. Тәрәзәләренең бер-ике өлгесенә фанера кадакланган. Клуб эчендә дә зәмһәрир суык, бары җиле генә юк. 15ләп кыз, малайлар җыелды. Авылның бердәнбер гармун шыңгырдатучы малае да бүтән авылга кунакка киткән икән. Ә утырып кына торсаң салкын тиячәк. Килгәч- килгәч бераз тузаннарны коясы килә бит инде. Клуб мөдире дигәннәре өч бала әнисе. Бер усалрак кызга ачкычын биреп, киткәндә утларны сүндереп, бикләргә кушып кайтып китте. Клубның суыклыгы... Урамда да 30ар градус суык иде.
 
Без бит әле теге кечкенә авыл клубында. Җитәкләшеп бастык, җырлы уен башланды: “Әлләрияләрия ләрия, гөлләрия ләрия, тимәгез кеше ярына, булсын ияләренә”. Уртага бер кызны чыгардылар. “Уртага чыктың да бастың, кемдә синең уйларың? Кемне уйласаң шуның белән, булсын кызыл туйларың”. Туйлар да сирәк, ару тормышлы гаиләдә генә уздырыла иде. Тагын бер кызга атап җырлыйлар: “Аякларыңда итек, урталарга чыгасың да, торасың матур итеп”. Кыз, чынлап та, килешле, аягында да өр-яңа кара киез итекләр. Ә күп кешедә, шулай ук миндә дә, олтан салынган, абый яки апаңнан калган, кунычлары сәлперәйгән иске итекләр. Тарткалап, йолыккалап дигәндәй бер ару гына егет-малайны уртага чыгардылар. Ычкынмакчы була, йолкына. Ычкынырсың, кечкенәдән эшләп, эләккәндә умырып ипиен, аертылган сөттән генә булса да катыгын ашап үскән авыл кызларыннан! Тикмәгә тыпырчынмаган икән, малайга җыр мондый: “Исемкәйләре Хөсни, чибәр кеше ярдан туймый, яр өстенә яр өсти!” Бу малай үз авылларында да шактый кызны озатып өметләндергән, килгән кунак кызларын да гел бу озата икән. Әтиле малай, өс-баш та ярыйсы гына, чибәрлек, буе-сыны да бар. Инде мине уртага алдылар. Нишләптер куркып, шул салкын клубта аркамнан тир бәреп чыкты. Алай ярамаслык җыр булмады үзе. “Вак кына, куак кына, авыр җырлар җырламагыз, ул бездә кунак кына”. Миннән соң уртага алынган кызны егете ташлаган икән. Аңа җырның мондые булды: “Исемнәре Әлләкем, Әлләкемнәр дә кавышкан, сез дә кавышырсыз бәлкем”.
 
Идән тузаннарын күтәреп, үрле-кырлы сикергәләп җылынышып беттек. Клубны җыештыручылар гел алышынып торды. Хезмәт хакын колхоз түли, ул бик аз иде. Яз-көз, җәйге яңгырларда тубыкка кадәр сазга батып, концерт, кино карарга яки берәр җыелышка килгән халык кайтып беткәч, җыештыручылар клуб идәнен тимер көрәк белән кырып чыгаралар, өйләрендәге эшкә яраклы һәркемне мәҗбүриләп, урам коесыннан су ташып, ярты төнгә кадәр юып, җыештыралар икән.
 
Шунысын да әйтим инде, мине бу авылда бер генә малай да озатмады.
Фото: Пиксабай
 
 

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.02.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»