поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2019 Әдәбият

Зиннур Мансуров Равил Фәйзуллинның альбом-китабы турында: "Бу - шагыйрьнең бәхете"

Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров язучы Равил Фәйзуллинның "Гомер калейдоскобы" китабына югары бәя биреп, Равил аганың бу хезмәтен "әдәбиятта тарихи вакыйга" дип атый:

"Язучы хезмәтенең нәтиҗәсе – китап. Бәяләнү критериен да, әлбәттә, шул ук күрсәткеч билгели. Һәрхәлдә, җәмгыятьтә моңарчы шулай булды. Равил Фәйзуллин да мәҗмуга-җыентыкларны аз чыгармады. Шагыйрьнең бәхете – аның бер генә китабы да укучыларны битараф калдырмады. Алай гына да түгел, күбесе әдәби мохиттә зур резонанс тудырды. Төрлечә кабул иттеләр шагыйрь феноменын: бәхәсләштеләр, хупладылар, тәнкыйтьләделәр... Әмма беркем дә аның әсәрләренә карата игътибарсызлык күрсәтмәде. Матбугатта гына да Равил Фәйзуллин хакында меңгә якын мәкалә дөнья күрде. Соңгы ярты гасырны колачлаган әдәби хәрәкәттә безнең заман шагыйрьләренән иҗаты турында шулкадәр күп язылган бүтән зат юк та бугай.

Моннан 15 еллар элек, шагыйрь Равил Фәйзуллин турында “Заман. Иҗат. Шәхес” (Казан : Татар. кит. нәшр., 2003) дип аталган китап төзегәндә, мин әлеге талантның гадәти генә түгеллеген аеруча тирәнтен аңладым. Аның турында язылган мәкаләләр, рецензияләр өем-өем иде. Аларның кайсыларын кертергә? Ахырда, кабат-кабат сайлагач, бу коллектив җыентыкта 70 ләп авторның хезмәте урын алды. “Мәгариф” нәшриятында басылган ул затлы китап без теләгәнчә дөнья күрде шикелле. Соңрак кайбер язучылар шуңа охшаш җыентыклар әзерләргә тырышты, һәм кайберәүләр чыгарды да. Күрәсең, үрнәк-өлге яхшы булган!
 
Язу, иҗат итү үзе бер татлы-газаплы хезмәт булса, композицион төзек, фикри тырышлык сорый торган нәрсә. Хәтерлим, 1976 елны Равил Фәйзуллинның күпләрне сокландырырлык гаҗәеп бер җыентыгы нәшер ителде. Эче-эчтәлеге дисеңме, тышы-кыяфәте дисеңме! Элгәре классиклардан тыш безнең дәвердәге исән шагыйрьләрнең андый форматтагы китабы басылганы юк иде әле! Дөресен әйтергә кирәк, ул заманда байтак шагыйрьләрнең китап төзү культурасы да чамалы иде. Чорның рәсми таләпләреннән чыгып, автор китап башына иң әүвәл Ленин, партия турындагы шигырьләрен куя, аннан соң җитдиерәк, ягъни гражданлык рухындагы әсәрләрен тезә, соңрак юмор-сатира һ.б. Кабул ителгән шаблон-стандарт иде бу. Ә Равил Фәйзуллинның “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы бөтенләй бүтәнчә төзелгән иде шул. Әйтик, “Мәхәббәтнамә” бүлеге генә дә тулаем 12 бүлекчә рәвешендә бирелгән иде (“Ирек”, “Сафлык”, “Сагыну”, “Син”, “Бәйрәм”, “Гөнаһ”, “Өзгәләнү”, “Каршылык”, “Хушлашулар”, “Төшләр”, “Хатирәләр”, “Юану”). Китапны җәмәгатьчелек яратып кабул итте, һәм ул тиз арада үзенең югары бәясен дә алды. Шагыйрьнең 30 яшькә кадәр язылган әсәрләре 1978 елда, ягъни 40 ел элек, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
 
Ә 1996 елда Равил Фәйзуллинның “Кыска шигырьләр” китабы дөнья күрде. Тиражы – 10 000! Безнең заманда шигырь җыентыгы өчен бу – бик зур сан! Һәм китап таралып та бетте.
 
 
Гомумән, Равил Фәйзуллин – безнең шигърияткә кыска шигырьләргә киң гражданлык хокукы китергән шагыйрь. Дөрес, җыйнак формада элек тә язганнар, әмма Равил Фәйзуллин кебек үҗәтлек һәм эзлеклелек белән түгел. Хәзер кыска шигырьгә тартылучыларның исәбе-саны юк. Арада бар бу жанрны үстерерлек өлеш кертүчеләр, бар эпигоннар, иярүчеләр... Соңгылары күбрәк. Шагыйрьнең “Мәхәббәтнамә” җыентыгы чыккач та, “намә”челәр ишәйде, аналогик исемдәге китаплар яки китапчыклар дөнья күрде. Ничек кенә булмасын, Равил Фәйзуллин яңача нигезләгән шигырь мәктәбе эштә, хәрәкәттә!
 
Миңа шагыйрьнең сүздә бөртекчәнлеге, китап әзерләүдәге таләпчәнлеге, гомумән, иҗат-язу эшчәнлегендәге җаваплылыгы ошый. Ул, китапларын халык хөкеменә чыгарганда, гаепләнүче яки шаһит кебек әзерләнә кебек. Һәр сүз үз урынындамы, җөмлә ятышлымы, аңларга җиңелме, халыкчанмы? Яңа басма әзерләгәндә, ул төзүчеләр, мөхәррирләр белән эшләүгә вакытын да, көчен дә кызганмый. Аның өчен сыйфатлы китап чыгару яхшы шигырь иҗат итүгә бәрабәр шикелле. “Китап ул бала кебек, аның язмышы өчен язучы ахыргача, укучылар күңеленә барып җиткәнче җаваплы”, - ди ул. Бу сүзләргә колак салу кирәктер. Аларны миллионга якын данәдә китап чыгарган шагыйрь әйтә!
 
Иҗат казанышларын бәһали белгән Сибгат Хәкимнең мәшһүр Бакый Урманчега адресланган мондый экспромты бар: “Шаккатам мин безнең Бакыйга – һәрбер эше аның вакыйга!” Минемчә, әлеге сүзләрне шагыйрь Равил Фәйзуллинга да юллап булыр иде. Аңа багышланган бу яңа кита-альбом да әдәбиятыбыз тарихында бер вакыйга рәвешендә кабул ителер дип ышанам".
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»