• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

22.04.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ ГӨЛСӘРИЯ НӘБИУЛЛИНА

Кайдан: Балык-Бистәсе районыннан;

 

Уку/эш: ТДГПУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмалаган, хәзер мәктәптә инглиз теле укыта;

 

Ничә яшьтә яза башлаган: 10 яшьтә;

 

Иҗатка этәргече: табигать куренеше;

 

Кайсы авторга мөкиббән: Нурихан Фәттах , Әмирхан Еники;

 

Яшәү мәгънәсен нидә күрә: Яшәү мәгънәсен аңлауда;

 

Аны борчый: милләтемнең язмышы, киләчәге

 

 

Өмет

 

Кабат кышлар үтеп бара инде

Сафлык китә, аклык иңә күккә

Әллә нигә сине күрер өчен

Сабыр гына карап торам читтән.

Кыюзызлык биләп алды мине,

 Юкса башка берәү булса

Күптән үзенеке иткән иде инде сине

Тик күзләрен кысса.

Юк, ни өчендер сине

Башка берәү алып китмәс кебек.

Ак болытлар белән очып барам

Алга илтә өмет.

 

Тагын бер ел үтеп бара инде

 

Тагын бер ел узды инде

Карлар ява җиргә яңадан,

Шәфәкъ кызыллыгы сүнеп бара

Шәүлә төшә ярык коймадан.

 

Яңа елда әле һаман ялгыз.

Үз парыңны әле тапмаган,

Сагыныплар көткән газиз кешем

Ни өчендер һаман кайтмаган.

 

Ул үткәндә калды бугай инде

Шәфәкъ кызыллыгын таратып

Төн яулады шулай зәңгәр күкне

Ә мин калам сине яратып.

 

Киләчәк бар, димәк очрашырбыз,

Тормыш юлын ялгыз узганда

Тик син ялгыз түгел, парлы инде

Ә мин ... Беләсеңме?

Кызыл шәфәкъ минем юлларда.

 

Күңел халәте

 

Шәһәр гуя тынып калган

Карый кебек тыныч далага,

Кичке шәфәкъ кызызллыгы төшкән

Мең фәрештә иңгән калага.

 

Фәрештәләр иңгән күптән монда

Явыз Иван әле килгәнче,

Вакыт үткән очкан изгелекләр

Аналары әҗерен күргәнче.

 

Шәһәр тынган, гуя батып бара

Сасы, тынчу тирән сазлыкка.

Кемдер дога укый көне буе

Кемдер хәмер чөмерә балчыкта.

 

Бу калага иңгән фәрештәләр

Башка урын әллә тапканнар,

Тарихыңда булган насаралар

Татарыңа тәре такканнар.

 

Шуңа качкан фәрештәләр бездән

Хөкем сөрә илдә һәлакәт.

Бары гөнаһ безне аулап йөри,

Халкыбыздан киткән бәрәкәт.

 

Бары шайтан безне аулап йөри

Иман пәрдәләрен төшереп.

Халкым карый хәзер барысына,

Дөньясына хәтта төкереп

 

Шәһәр тынган гуя йоклый кебек

Карый кебек иркен далага,

Урамына инде төндә килгән

Мен фәрештә иңгән калага...

 

Хисләр ташкыны

 

Ак өметләр, ак кыялар артына китеп юл алгач, җир кышкы аклыгыннан арчыла башлады. Җылы хисләр, язгы һава белән берләшеп, җиһанга нур булып чәчелделәр.

 

Нәкъ менә шул нурлар, адәм балалары, уятып җибәргәндәй итте. Тик һәркайсына ул төрлечә тәэсир ясады шул. Вәсилә, бу дөньядан ваз кичкән кеше кебек, моңаеп йөрде. Аның бернәсәгә дә күңеле тартмады. Ашаса ризык үтмәде, ятса, күзенә йокы кермичә төннәр буе газапланып, саташып чыга иде.

 

Вәсилә кечкенәдән шук, шаян кыз булып үсте. Кешеләр белән дә уртак телне бик тиз тапты. Укуда да ул беренче иде. Нәрсә булды соң әле аның белән соңгы көннәрдә? Егерме биш яшен тутырып килүче кызга бу турыда уйларга кыен иде. Ул үткән көннәр вакыйгасын шактый томанлы хәтерли, тик томан булса да күңелендә калган авыр таш ярасын төзәтүчеләр табылырмы? Менә монысын ул белми иде. Вәсилә бу яраның төзәлүен үзе дә теләмәде кебек, чөнки һаман оныта алмый иде әле ул сөекле Айзатын. Тугры мәхәббәтен саклый-саклый көтте бит ул аны, кечкенәдән яратып йөрде, бер килмәсә бер килер кебек тоелды аңа. Яшерен сөю назына күмелгән якты уйлар белән һәр язы, хуш исле чәчәкләргә төренгән җәе үтте. Университет тәмамлады, эшкә урнашты. Тик кадерлесе һаман килмәде. Айзат Вәсилә уйлаган кебек яхшы егет түгел иде шул. Кыз бары аны үзенең хыялында әүлияләштерде.

 

 Шул яңгырлы көнне, әнисенең әйткән сүзләре һаман колагыннан китмәде.

 

– Беләсеңме, кызым, күрше Айзат өйләнә икән бит. Раниягә. – диде ана.

 

– Булмас, дип кенә әйтә алды Вәсилә.

 

Юк, Рания аның якын дусты бит. Ул гаепле түгел иде. Вәсиләнең шашкын мәхәббәт утында янганын белмәде ул. Белсә, алай эшләмәгән булыр иде.

 

Аяклар үзләре Вәсиләне Фукс бакчасына алып килделәр. Бу бакчага ул бик еш килә иде. Г. Әпсәләмоның “Ак чәчәкләр”ен укыганнан бирле. Күпме хыялый төннәре монда үтте! Күпме шигырь туды монда. Казансу елгасы буйлап зур дамбалар тезелеп киткән. Әсәрдәге Гөлшәһидә йөргән дамба инде алай сокландыргыч серлелек белән яктыртылмаган. Бу дамбалар Вәсиләгә озын бер юл сыман тоелдылар һәм ул аны ялгызы үтәчәгенә шиге юк иде. Чөнки, бердәнбер мәхәббәтен тугры калып, ул үз-үзен корбан итәчәк. Вәсилә холкы белән ышанычлы, тугры, бары берәүне генә сөя алучы кеше. Ул башкача эшли алмый иде шул...

 

Шулай бөтен барлыгы белән эшкә чумды. Гомер агышларны экрен генә ялгызы саный башлады. Ялгыз калды, җавапсыз сөюенә хыянәт итәрдәй көч табылмады Вәсилә күңелендә. Салкын төннәрендә җылытучы, уңышларна горурланып, хозурланып утыручы ялгызлык дигән иптәше бар иде... Бары ЯЛГЫЗЛЫК...

  

12 чакрым юл...

 

Атна саен мин авылга кунакка кайтам. Күгәрчендә  мине  яраткан карт әбием һәм әнием көтеп тора.  Әбием һәрчак безгә нинди дә булса кызыклы вакыйга сөйли. Без аның җыерчык баскан йөзеннән күзебезне дә алмый тыңлап торабыз. Һәр вакыйга саен ниндидер бер галәм киңлекләренә кереп чумабыз кебек.

 

  Тик бу атнаны гына сөйләгән вакыйгасы  гаять кызганыч һәм җан өшеткеч иде. Мин салкыннан туңып кайтып кергәндә әбием, гадәттәгечә, тәрәзәдән минем кайтканны карап йон тетеп утыра. Яше туксаннан узуга карамастан, әбиемнең бер эшсез утырган вакытын күргәнем юк.

 

– И-и минем яраткан төпчек кызым кайткан бит, – дип кочаклап алды ул мине. Ябык кына кечкенә гәүдәсенә килеп сарылгач, карт сөякләр шыгырдап куйды. Үзем дә, әбиемә авырлык китермәдем микән дип, бераз гына шүрләп куйдым. Ә ул исә минем хәлләрне, авылда булган яңалыкларны сөйләргә кереште, үзе кызык хәл булса кеткелдәп куя иде.

 

Әби күпне күргән үз тормышында. Сугыш, ачлык аларны урап үтмәгән. Нәкъ менә сугыш елларында булган вакыйганың берсенә тукталып үтте әбием.

 

1941 елның декабрь ае иде дип башлады ул сүзен. 45 градуслы “мороз”да алмагачлар өшеде, игеннәргә дә хәйран зыян килде. Җирдә кар юк иде. Басуларны капларлык кар юк иде. Сугышның башланган елы. Фашист армиясе инде Мәскәүгә якынлашкач авыл хуҗалыгы рәисе халыкны җыйды. Үзәктән Буа янындагы җирлекләрдә окоп казып, ныгытмалар төзергә дигән әмер килгән. Бер төркем кызлар, ир-егетләр шунда җибәрелергә тиеш иде.

 

Нишлисең, каршы килеп булмый, ризалаштык. Безнең белән уң як күршебез Мәмдуха апа Шәмселхаят һәм Кымшый Фаризының апасы Бәян апа да бар иде.

 

Машина, техника заманасы түгел бит. Җәяү чыгып киттек Буа ягына. Боерган дигән авылга барып җиттек.  Боерганда торабыз, 12 чакрым юлны җәяү үтеп  окоп казырга барабыз.

 

  12 чакрым юл, эх шул 12 чакрым юл... 45 градуслы суыкта бик озак үтелә иде. Аякларда бары иске тузып беткән чабата, иске оеклар. Өстә бердәнбер телогрейка. Торган урын такта белән  алынган барак, салам ягып көн күрдек. Шул юлны үткәндә күп кешләрнең битләре, аяклары өши иде. Белмим, әллә мин ак булгангамы минем тәнем өшемәде, салкын алмады мине. Ә менә һава температурасы 50гә күтәрелгәч, безне берничә көн иске барактан чыгармадылар. Халык гаҗәпсенә башлады. Монда көздән килеп эшләүче кешеләр дә бар иде.

 

– Халыкның өшеп үлүенә түзеп булмый бит, шуңа сезнен эшкә кумыйбыз, – диде башлык.

 

Ярый безнең арада андый мескеннәнр юк иде. Сугыш вакытында, сугышта гына түгел, тылда катып үлүчеләр дә күп иде, балам дип төгәлләп куйды үзенең сүзен әбием.

 

Мин күз карашымны күтәреп әбиемә карарга оялдым, әбиемнең сары йөзеннән күз яшьләре тәгәри иде.

 

Үзем эчемнән генә тәүбә сүзләрен кабатладым.

 

Я Раббым, кайчан да булса бу күркәм затны рәнҗеткән булсам кичер мине, авыр сүзләр әйтеп үпкәләткән булсам гафу кыл, безнең башларга мондый сынаулар җибәрмә.

 

Рәхәтлеккә күнеккән яшьләр бу сынауларны үтә алмас бит? Белмим... белмим, үтә алмабыз кебек.

 

Яз

 

Яз... Дәфтәргә яз, караламага яз... Яз, яз килә. ЯзКазанга килә. Ишеттәгезме, казанлылар, Казанга яз килә! Казансу елгасы эреп бетеп утыра инде, ярның икенче ягына карасаң әле вакланып бетмәгән, элпә кебек кенә боз катламамын чамаларга була. Ул, әйтерсең лә,балыкның чәчелгән уылдыгы хәлендә. Үзе кояш нурларына күмелеп җемелди, үзе яссылыкта ниндидер бер сихри моң, күңелгә сөенеч өстәп куя. Син нәрсә, яз җитә бит, яз, нинди моң турында сүз булырга мөмкин, яз үзенә күрә бер бәйрәм, тантана. Казан халкы башын аска иеп, автобус тукталышына йөгерми инде хәзер, язгы көненең матурлыгына сокланып, язгы шифалы һаваны сулап эшкә соңга калучылар да күбәеп китте.

 

Рамазан күзе белән әнә шул соңга калган кешеләрне тикшереп тора иде.

 

– Тәк монысының премиясен кисәргә, бусын эштән соңрак җибәрергә була, бераз эшләтмичә булмый бу халыкны бөтенләй кулдан ычкындылар бит алайса. Все, Галимҗанга бөтенләй приказ язарга кирәк, акча кирәк булгач йөрмәсен һавадан каргалар санап, быел бик иртә язны каршы ала әле ул.

 

Төзелеш компаниясенең директоры әнә шундый сүзләр беләнбашлап җибәрә үзенең эш көнен, җитәкче инде, ничек кенә карасаң да, усал. Кеше хәленә керә белми торган бер адәм.

 

Гади халык ничек кенә иртә барып җитеп,усал түрәләрнең теленә керми калмыйм дип, иртәдән бирле чаба. Сез белеп тә бетермисез, шәһәр кешесе яхшы яши, авылда яшәргә авыр, шәһәр кешесе иртә тормый дип уйлыйсыз, ә ул исә эшенә барып җитәр өчен авылда сыер савучы апалардан калышмый бит. Иртән тора, күзен ертып эшкә чаба, әле анда да килбәтсез түрәләр җанны ашап аптыраталар...

 

Кемдер эшкә чаба, кемдер әле уянмаган. Казансу елгасы буенда Әминә әби елап утыра. Бу халыкның ник берсе аның ягына борылып карап, аңа ярдәм итәргә ашыксын, һәркемнең үз, юлы үз җыры шул. Елгада юка боз кебек, бозның өстенә су чыккан, әлеге боз Әминә әбинең күз яшьләре кебек ялтырап , су төбендә югалалар. Кайчан чыгып киткәнен дә хәтерләп бетерми инде хәзер, төн иде бугай, исерек улы өйгә кайтып кергәч чыгып качты ул, барыбер кыйный, баребер исән яшәтми дип уйлап йөгерде. Шул боз кисәкләре кебек суда эреп югаласы килде, тик кечкенәдән өйрәтелгән тәрбиясе, иманын аяк чалды, әкрен генә ярдәм сорап мәчеткә таба ашыкты, анда ярдәм итмичә калмаслар ул... Бетте, бер сүрелеп, барысы язгы аклыкка күмелде..

 

Яз... Карга яз, яз барлык галәмгә. Барлык борчуларыңны, шулвакытта яз килү турында да онытма яз, казанлылылар, яз килә, ишетәсезме, яз, яз төрлелеге турында яз...

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (67856) / 17.01.2011 14:23:12

Кытыршы җирләрең шактый.Ни эйтергә теләгәнең аңлашылмый.Алга таба иҗат белән шогыльләнергә теләсәң сиңа бер киңәш:һәрвакытта да үзең бклып кал!Кеше иҗатын урлама!Вконтакте/Мои заметки дигән җирдә "Ә син..."дигән шигырь минем күптәнге иҗат җимешем(Гүзәл Мөхәммәтҗанованыкы).Син мине аңлагансыңдыр дип уйлыйм.Уңышлар сиңа!!!

№9 (54359) / 16.09.2010 21:36:25

нисаналфа,

 

№8 (54356) / 16.09.2010 21:31:53


Шәфәкъ кызыллыгы сүнеп бара,
Шәүлә төшә ярык коймадан...
(Тагын бер ел үтеп бара инде” Гөлсәрия Нәбиуллина)

Шәфәкъ кызыллыгы сүнеп бара,
Шәүлә төшә ярык коймадан...
Тире тама,үзе мыш-мыш килә,
Ярыгына ,ахры,сыймаган.

Яңа елда –ярсыз,тагын ялгыз.
Ул кайтырга никтер кыймаган.
Тик шәүләсе,әнә,шыпан-шыпан
Төшеп килә ярык коймадан.

№7 (45501) / 29.05.2010 12:45:59

b ии жаным галим эйфэнде кубрэк китап укы эле син, галим булганчы

№6 (45497) / 29.05.2010 10:29:09

Бу кызга язучы булганчы бик куп тоз ашарга кирэк, фикерендэ юньлэп яза белми бит, берни анламадым, ни эйтергэ телэгэнен

№5 (45495) / 29.05.2010 08:59:22

Кемдер хәмер чөмерә балчыкта.

Milli futuristka

№4 (42814) / 28.04.2010 19:48:49

http://www.matbugat.ru/smiles/shttp://www.matbugat.ru/smiles/sm35.gif
кул чабабыз һэм шатланабыз,сезнең өчен күңел сөенә.

№3 (42347) / 23.04.2010 11:44:43

Куптэн тугел танышып аралашкач, бик тыйнак кына: "Мин дэ язгалыйм бит", - дигэн иде Голсэрия.Буген анын ижатына сокланып утырам! Афэрин!Башка комментарий була да алмый!

№2 (42345) / 23.04.2010 11:26:46

"Яшьти"ләр һәм "яшьти" булырга теләүчеләр!

leisankb@mail.ru адресына язганнарыгызны көтеп калам.

шигырь булса 12-15.
хикәя - күләменә карап,
+фото,
+үзегез турында кирәк булачак.

№1 (42273) / 22.04.2010 17:13:48

Гөлсәриянең әсәрләрен Белем.ру форумыннан укып танышкан идем инде. Искиткеч әсәрләр. Уңышлар телим үзенә!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте