|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: "Кайда күрергә телисез - шунда киләбез"Артист халкы өчен бәйрәмнәр ял итеп күңел ачар вакыт түгел, алар бу чорда, киресенчә, яраткан тамашачыларының күңелен күрер өчен, җиң сызганып эшлиләр. Рафинә Ганиуллина өчен дә бу искәрмә түгел. Җырчы үзенең бәйрәм концертларына чакырып, 8 март бәйрәмнәренә гастрольләр графигын тәкъдим итә. Иң кызыгы, бу көннәрнең берсендә, төгәл итеп әйткәндә 7 март көнендә артистларның кайсы авыл-шәһәргә барачагын тамашачы үзе билгели ала. "7 март - кайда күрергә телисез - шунда киләбез" ди Рафинә Ганиуллина. Башка көннәргә исә җырчыларның планнары болайрак: 8 мартта - Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында, 9 мартта - Лаеш районының Имәнкискә авылында концерт бирәчәкләр.
Концертта Рафинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов кына түгел, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар да катнашачак. "Һәр гаиләнең үз тарихы, маҗаралары, серләре... Бүлешербез" дип ышандыра Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|