поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2019 Җәмгыять

"Авылда серле һәм кеше ышанмаслык хәл булды"

Безнең авылның Югары очында, Ринат абыйлардан соң йортлар бетеп, шунда зур гына чирәмлек урнашкан. Бу урын шулкадәр зур, балалар өчен берничә футбол кыры да ясап булыр иде монда, билләһи. ә уйнарга ди­гән­дә безгә куш иде, малай-шалайлар гына түгел, кызлар да бездән уздырып, бергәләп футбол тибү дисеңме, яисә башка хәрәкәтле уеннар уйнарга һич тә ирен­мибез.

Бервакыт эңгер-меңгер чагында, шулай бер уйсыз, күңелле генә уйнап ятканда, кеше ышанмас­лык вакыйга булды. Ничектер искәрмәстән, олы юл ягыннан кинәт кенә бер ак кеше килгәне кү­ренде. Без барыбыз да ап­тырашта, кеше дияр идең, баштанаяк ничек шундый ак төстә булырга мөмкин, йөреше дә ничектер салмак кына, авыл кешеләре кебек җил-җил үтеп ки­тәр­гә уйламый да бу. Болай киноларда, әкиятләрдә генә куркыныч өрәкләр күргән бар анысы, ә монысы бит чып-чын, менә күз алдында, бездән берничә адымда гына. Күбебез әби белән үскәнгә бе­ләбез инде безнең як­лар­да “Кодергали әссә­ләм” генә шундый кыяфәттә булырга мөмкин икәнен, анысын да беребезнең дә күргәне юк, бары тик фаразлау гына. Кайбер кыюрак малайлар кычкырып, сызгырып карасалар да, куркырга исә­бен­дә дә юк моның, балаларга таба килә дә килә. Монда бү­тән чара калмады, балалар чырыйлап кычкырып, шуннан ерак түгел генә урнашкан Фазыйл абыйлар ишегалдына таба чаптылар да, өйнең хуҗасын уятып алып та чыктылар. ә теге ак кеше, килде килде дә, бөтенебез күз алдында, безне гаҗәпкә калдырып, Ринат абыйлар коймасы янына җиткәч, кинәт кенә юкка да чыкты, Фазыйл абый трусиктан гына: “Ну-ка, ну-ка, покажи-ка!” — дип килеп чыкканда, аңардан җилләр искән иде инде.
 
Бу безгә, авылда әллә ни кызыклар күрмәгән бала-чагага, бик зур, серле һәм кеше ышанмаслык хәл булды. Безнең арада тагын шуңа охшаш тагын күп ке­нә вакыйгалар сөйләнде: безнең физрук Рахманов җәмил абыйга да клубка чыкканда асылмалы басмада очраган булган икән ул ак кеше, ә Яку­пов Нәф­катъ абый аны хәтта көтү­дә чыбыркы белән куып та йөргән ди. Без үзебез дә төшеп калганнардан түгел, төрле вакыйгалар уйлап чыгарып, шунда үзебезне дә кертеп, тагын да тулыландырдык бу кеше ышанмаслык хәлләрне. Югары очтагы теге чирәмлектә, бөтен авыл балалары җыелып, саклап ятсак та, бү­тән андый хикмәтләр нишләптер күрен­мәде. Бу вакыйга озак вакытлар серле булып калса да, чишелеше бик кызыклы булды. әлеге чирәм­лектән бер йорт аркылы гына яшәүче Фоат абый, монда уйнаучы балаларның төннәр буе йоклатмавыннан һәм үзенең балаларының вакытында кайтып кермәүләреннән туеп, бераз куркытып алырга булган. Умартачы булып эшли торган ак халатына төренеп, балалар каршысына әкрен генә килеп чыккан да, койма янына җиткәч, халатын тиз генә салып, йомарлап тотып качып та киткән (шул рәвешле юкка чыккан икән бу безнең күз алдында).
 
 
Капчыкка кирпеч салып...
 
Күз алдымда без бә­ләкәй чактагы бер вакыйга тора: алдан капчык күтә­реп Наил абый бара, аның артыннан Камил абый, ә иң арттан, барыргамы-юкмы, әллә елап өйдә генә калыргамы дип, мин атлыйм. Абыйларның мине көйләп торырга вакытлары юк, чөнки авылга алама җыючы килгән, авыл кешеләре, кем нәрсә булдыра: аламамы, сөякме, иске кәгазьме күтәреп, янгын каланчасы янына ашыгалар, кибеттә булмаган бе­рәр дефицит әйбер эләктереп калырга тырышалар. Безнең бару да бушка булмады, аламачы безнең көч-хәл белән генә күтәреп килгән капчыктагы аламаны, сыңар күзен кысып, үлчәүгә күзен төшереп ке­нә алды да, өчебезгә дә таш сыбызгылар тоттырды. әле ул гына түгел, сдачага астында чүпрәк сызгыргычы булган сап-сары чеби дә эләкте. Менә бәхет ичмасам! Ул таш сыбызгылар хайван башларына охшатып эшләнгән, менә миндәгесе, кара төстәгесе бүре имеш, Камил абыйныкы көрән төстә, бусы инде аю булуы ихтимал. Кем аларны шулай “оста” итеп ясый торгандыр, дөресен генә әйткәндә, мин бераз тырышсам, болардан арурак та әвәләр идем әле бу хайван башларын. Аның урынына, никадәр тупасрак булсалар, шулкадәр озакка чыдый ул сыбызгылар, ялгыш таш өстенә төшергәнче, яисә эчендәге төзелешен күрәсе килеп, үзең ватканчы сызгыра әле ул. Теге чынга охшаган чеби түгел инде һәрхәлдә, алып кайткан көнне үк, чиләктәге суны да йөзеп чыга алмады, таралды да бетте, әнә.
 
Үсә төшкән саен, безнең дә аласы әйберләргә ихтыяҗ үзгәрә бара, инде кесә фонарена бәтәрәй, уенчык пистолетлар, пистоннар кирәк була башлый. Ә тора-бара, моңарчы Германиядә хезмәт иткән абыйлар гына алып кайтып, без­­гә эләксә дә, шул шырпы башы кадәр генә эләккән чып-чын ак сагызлар да алып килә башлады аламачы. әгәр дә дөньядагы фломастер дигән иң дефицит әйбер дә эләксә, монысы инде бәхетнең иң югары ноктасы санала. Ләкин боларны алыр өчен күпме алама тапшырырга кирәк шул, шыгрым тулы бер капчыгың гына җитәр микән. Мондый чагында бераз хәйләләмичә дә булмый. Менә минем классташым Илшат та өйдә булган бөтен аламаларны җыеп карый да, үзе кызыккан әйберне алырга җиткерә алмый. Хәзер нишләргә инде, тагын кайчан килә әле ул аламачы. Шунда Илшатның башына бер даһи уй килә. Бер силикат ак кирпеч ала да бу, алама арасына тыгып куеп, шул төргәкне көч-хәл белән күтәреп тапшырырга алып китә. Аламачы бер үлчи теге алама төргәген, тагын бер үлчәп карый, нишләптер үлчәү бик авыр күрсәтә, нишләп болай соң әле бу дип, төргәкне сүтеп карарга була. Сүтеп җибә­рүе була, теге төргәк эченнән бау белән бәйләнгән 4 кило да 200 грамм авырлыктагы силикат кирпеч идәнгә килеп тә төшә һәм шул ук секундта Илшат та күз алдыннан юкка чыга. Ул кирпеч берничә ел шул кабул итү пунктында ятты, аламасының акчасын килеп алсын дип кешеләр аркылы әйттереп караса да, Илшатның анда бүтән эзе дә булмады.
 
 
“Җен тартты”
 
Минем туганнан туган Чәчкә апам бар, кап-кара күзле, матур шундый, үзе бер дә төшеп калганнардан түгел. Матур гәүдәле, бик чибәр Альберт дигән Яхшыбай егетенә кияүгә чыкты. Яшәүләре дә шул авылда, гел әтисенә охшаган малайлары Илһам белән, Чәчкә апаның нәкъ үзенә охшаган кызлары Гөлгенәне үстерәләр. Альберт абый башта тракторда эшләде, аннан соң “Газик” машинасында йөри башлады, гаиләләре бе­лән шул машинага төялеп, безгә кунакка да бик еш киләләр.
 
Шулай Альберт абыйлар чираттагы тапкыр кунакка килгәч, су буендагы гомер буена ашлама күрмәгән бакчага аның машинасы белән тирес кертергә уйладылар. Абзар артындагы зур өеменнән чи тиресне көч-хәл белән каерып аласың да, машина арбасына ыргытасың, арба тулгач Альберт абый юл аркылы чыгып, бу йөкне аскы бакчага бушатып килә. Көзнең иң пычрак, үзе суык вакыты, һич рәхәт түгел, малай, эшләве, бер-ике арба төяү белән, тәмам туйдырды бу мине. Чираттагы йөкне озаткач, чамасын туры китереп, өйгә җылынырга дигән булып, кереп качтым. Тирестә миннән башка да кеше җитәрлек, буталып йөрмәсәң дә бик әйбәт булыр әле. Тик бу җылы өйдә озак утырырга бирерләр микән, ай-һай, ышанасы килми. Берәр хәйләсен табарга кирәктер. Менә әби­гә рәхәт ичмасам, сирт­мә­ле караватына менеп утыр­ган да, бәйләмен бәйләп тик утыра. әбинең алгы өйгә чыгып китүе булды, минем шалт тегенең карават астына чумуым да булды. Безнең әбинең олы ике чемоданы бар, берсе көрән, берсе сары төстә. Алар шушы карават астында гына торалар, ачкычлары да хуҗасының үзендә генә, йозагын да үзе генә ачып бикли. Моны әби генә шулай дип уйлый инде, ә чынлыкта, без Камил абый белән, биш энә ярдәмендә, ул чемоданнарны ачып, әбинең яшереп куйган конфетларын сыпыртып кына торабыз, бик сирәк кенә хәер акчалары да безнең кесәләргә күчә, әз-әзләп кенә инде, әби сизмәслек итеп кенә.
 
Бүген конфет кайгысы юк әле, ятам шулай тыныч кына зур чемоданнар артында, әби дә караватка, кире үзенең урынына килеп утырып бәйләм бәйләвен дәвам итте. Безнең әбинең моңы бар аның, тик бер җыр да белми, бер-ике мөнәҗәтне чиратлап кабатлап җырлый да җырлый. Ничек туймый торгандыр, сүзләре дә бит аның ни тора: “Каберләрем тар булыр, кәфенем кәгазь булыр, бармагым каләм булыр...” — гел кү­ңелгә шом сала торган. Ятам шулай, җылы, рәхәт монда, мине күрүче дә юк, эзләсәләр дә табарлык түгел. Менә әбинең теге җырлары өченче “круг”ка китте, миңа да күңелсез була башлады. Тукта, кызык итим әле мин моны.
 
Әби караватта әкрен генә тирбәлеп бәйләм бәй­ли, бер аягы аскарак төшеп, идәнгә менә тия, менә тиям дип тора. Тоттым да, әкрен генә теге аягыннан тарттым. Безнең әбиләр кызык бит алар, туганнан бирле үлемгә әзерләнәләр, әйтерсең лә гел үләр өчен генә бу дөньяга килгәннәр диярсең, җыен юк-барга, җен-пә­риләргә дә ышанып та куялар инде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Мин тарткан аягын җәһәт кенә тартып алды да: “И-и, Ходаем, җен тартты бугай аягымны!” — дип, кычкырып та җибәрде. Бераз куркуы басыла төшкәч, әби идәнгә төште дә, карават астын карый башлады, аягыннан тарткан җенне күрәсе килде инде моның. Күрер күрмәс күзләре белән җенне түгел, мине дә күрә алмый әле ул, бу олы чемоданнар артына тагын ике-өч малай сыярлык. “Ярар, аягым гына тартышкандыр”, — дип, тагын менеп утырды әби караватына, аякларын гына бу юлы өскәрәк куйды. Бераз шулай утыргач, онытылып китеп, аягын төшергән генә иде, тагын тарттым мин моны. Нәкъ шулвакыт Наил абый өйгә килеп кергән иде, шуңа сөйли хәзер әби: “Улым, ике тапкыр аягымны җен тартты, хәерлегә булсын инде”, — ди. Наил абый комсомол бит инде хәзер, нишләп ышансын ди ул җыен юк-барга, шулай да: “И-и, әби, юкны сөйләмә инде”, — дип, тегенең күңеле булсын дип кенә карават астына иелде. Мин инде бу юлы түзмәдем, пырхылдап көлеп җибәрдем дә, карават астыннан чыгып та чаптым.
 
Менә шулай була ул тик кенә торырга иренсәң, әле ятар идең җылыда, карават астында, хәзер инде чыгасың суыкка, тирес түгәргә. Ярар инде, аның урынына искә төшерерлек кызыклы истәлек булды, белмәссең, бер кырык биш елдан искә төшереп, бәлки язасы да булыр бу турыда.
 
 
Эт чылбыры
 
Без үскәндә Түбән очның Митрәйгә таба киткән ягы — Бәдретдинов Рифкатьләрдән соң бераз бушлык, шунда ук Шакирҗан коесы һәм ындыр капкасы бар иде. Менә шундагы чирәмлектә, Сәкинә апалар астында, яисә ындыр капкасын чыккач иске скважина кырында була иде абыйларның уйный торган урыннары. Абыйларның командасы шул ук зур малайлар да, аларга ияреп йөрүче без “мелкийлар” инде, ә менә кызлары гел үзебезнең очныкылар: Гөлсем, Айсылу, Роза, Нәзилә, Алсу, Зөлфия. Уеннарга килгәндә, күбрәк волейбол, футбол, куышлы, качышлы бик кызык була, без күбрәк танауны тартып, карап утырсак та, кеше җитмәгәндә, командага без дә эләгәбез. Бу кичке уеннар ел да кабатлана, без дә инде хәзер шактый гына үсеп килүче буын һәм дә уеннарда катнашырга тулы хокуклы “егетләр”.
 
Шулай берсендә, уеннар белән мавыгып, кич җиткәнен дә сизми калганбыз, без кайтырга чыкканда инде шактый гына караңгы да төшеп килә. Уйнап арылган булса да сөйләшер сүзләр бетмәгән әле, яшь чак бит, егетләр-кызлар Мирсәет абыйлар капкасы төбендә шактый гына тоткарландык. Кызлар өйләренә таралыштылар, безгә өйгә таба шактый гына атлыйсы әле. Шулай күңелле генә кайтып барганда арттан кемнеңдер куа килүе күренде. Бу Мирсәет абый булып чыкты. Йөгереп килде дә, Илдарның якасыннан эләктереп тә алды, ә без төрле якка качышып та беттек. Мирсәет абый үзенең кызларының үсеп килүләре, алар янына егетләр килергә мөмкин булуы турында бик уйлап бетермәгән, күрәсең, безгә эт чылбыры урларга килгәннәр дип хөкем чыгарды бу, Илдар да җинаять өстендә тотылган булып исәпләнде. Илдар үзе дә бер дә төшеп калганнардан түгел, бер чамасын туры китереп, Мирсәет абыйның кулыннан ычкынды да, карангы тыкрыкка кереп чумды. Ярар, барыбыз да исән калдык бит әле, иртәгә нәрсәләр булып бетәр, анысы өчен һич кенә дә кайгырган юк.
 
Икенче көнне уйнарга дип чыктым, миңа Фәрит белән Мансур да килеп кушылдылар. Нишләптер мәктәп тирәләре күренми әле, кичәге кызык хәлләрне сөйләшеп утырасы килгән иде. Безнең капка төбендә бераз утыргач, Газинурларга таба киттек. Капка төпләрендә сызгырып карыйбыз, чыгучы юк, сеңелләре Раушания белән Миләүшә дә белмиләр абыйлары Илдар белән Газинурның кайда икәннәрен. Бервакыт ишегалларының теге башыннан җи­ңелчә генә сызгырган бер тавыш килде. Кердек без монда, тагын бер кеше дә юк. Тагын сызгырган тавыш, монысы инде өстән ишетелә. әсбан абыйларның өй түбәсендә утыралар икән болар. өй кыегына терәп куйган биек бас­кычтан без дә менеп киттек болар янына. Газинур, Илдар, Илшат өй түбәсенә менеп утырганнар, балта, чүкеч, ломнарны да шунда сөйрәп алып менгәннәр дә, качып утыралар. Беренче сораулары: “Урамда Мирсәет абый күренмәдеме анда?” — булды. “Юк, күрмәдек, ә бу тимерләр нигә соң?” — дип сорагач, “Ничек инде нигә? Мирсәет абзый монда менә башласа, шушы лом белән башына гына бирәбез”, — диләр болар үзләренең тапкырлыклары белән горурланган кыяфәттә.
 
Шуның белән бу вакыйганың дәвамы булмады, монда килүче дә, дәгъва белдерүче дә күренмәде. Хәзергесе көндә, кызганычка, Мирсәет абый да, шулай ук бу вакыйгада исемнәре чыккан малайлар да берсе дә исән түгел инде.
 
Марат ИСХАКОВ. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.02.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»