поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2019 Җәмгыять

Яз вакытында килерме?

Яз иртә килмәячәк. Синоптикларның фаразлары шундыйрак. Кайчан килсә дә, хәере белән генә килсен. Быел республикада урнашкан 200дән артык авылга су басу куркынычы яный.

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, Европаның үзәк өлешендә кар катламы гадәттә апрельнең беренче ун көнендә эреп бетә, быел да шуннан иртәрәк булмаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та Казан халкына иртә яз вәгъдә итми. Ул республикада март аенда кыш хакимлек итәсен, башкалага язның март ахыры – апрель ба­шында киләсен  фаразлый.
 
Халык синоптикларының фаразлары да шушы тирәдә чуала. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев агач­ларның “сары чыгару”ын көтә. Бу нәрсә дигән сүзме? Бераз җылы­тып алганнан соң, явым-төшемнәр йогынтысында агачларга сары су җыела икән. “Бу күренешне декабрь аенда ук көткән идек. Әмма ул быел соңлады, әле дә күзәтелми. Шуңа күрә язны тиз генә көтмәгез, – дип сөйли Әмир абый, үз сынамышларына таянып. – Быел ул апрельнең беренче яртысында гына киләчәк һәм алдагы еллардагы кебек озын да булмаячак. Ташу да көчлерәк булыр кебек. Майның беренче яртысында коры булыр дип фаразлыйм. Соңгы 2-3 елда ел фасыллары ике атнага бер-берсенә авышып бара. Кыш – язга, яз – җәйгә, җәй көзгә керә. Бу ел 1984 елга охшап тора”.
 
Табигатьнең холкын белеп булмый. Бер көн кар яуса, икенче көнне җебетә, йә киресенчә, яз килә дигәндә, суыта да куя. Шуңа күрә җылы киемнәрне читкә алып куярга ашыкмагыз. Көчле җилләре дә исеп куя. Исеп кенә калмый, зыян да китерә. Бу атнада көчле буран чыгып, Татарстанның 11 районында 5 мең 106 хуҗалык утсыз калды.
 
Яз ташуларсыз да булмас. Бел­гечләр Татарстанда су басу куркынычы янаган авылларның исемлеген ачыклаган. Бу уңайдан Татарстан Министрлар Каби­не­тының боерыгы чыкты. Исемлеккә республикадагы 200дән артык торак пункты кергән. Күбесе Казан тирәсендә (14), Биектау, Лениногорск районнарында (13шәр) урнашкан. Әйтик, Тукай районында Суровка, Калиновка, Новотроицкны су басарга мөмкин. Алабуга шәһәренең берничә урамы һәм берничә авылы эләгергә мөмкин. Узган ел Арча, Лаеш районнары аеруча зыян күргән.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр 14 район һәм 60 торак пунктка су басу куркынычы янаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы язгы ташу вакытында чаралар күрү өчен 430 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Гидротехник корылмалар төзекләндерелгән, ике елганың ярлары ныгытылган, 11 буа чис­тартылган. Ике меңнән артык кешене язгы ташудан саклау өчен тиешле чаралар күрелгән.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.02.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»